Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 07:29
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9491
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:04
100 дән артык укучы #әдәбимарафон проектында катнашачак!

Бүген #әдәбимарафон проектының сигезенче бәйгесе башланып китте! Җәй айларында оештырылып үткәрелә торган #әдәбимарафон бары тик мәктәп укучылары өчен генә оештырыла. Күп санлы сораулар буенча бу юлы җәйге әдәби марафонга I-III курс студентлары өчен дә катнашу мөмкинлеге ачылды.

Әлеге моментта 100 дән артык мәктәп укучысы катнашырга теләк белдереп гариза язып калдырды инде. Катнашырга теләк белдереп гариза калдыруы бик җиңел. Моның өчен #әдәбимарафон төркеменә https://vk.com/adabimarathon адресы буенча кереп теркәлергә һәм беркетелгән яңалыктагы комментарийларда бүген 22:00 кадәр катнашу теләген белдерергә ("+" куярга, ФИОны язарга һәм кайдан булуыгызны хәбәр итәргә) кирәк. 

Ә инде аннары 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмый кулга татарча китап алып укырга һәм укыган китаптан иң кызыклы өзекләрне үзегезнең ВКонтакте яисә Инстаграм аккаунтыгызда #әдәбимарафон һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырып барырга кирәк. Китап Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән булса #татарстанкитапнәшрияты, башка нәшриятта нәшер ителгән булса - әлеге
нәшрият хэштегын, шулай ук китап/әсәр/шигырь авторы хэштегын (мәсәлән, #ГабдуллаТукай #АбдуллаАлиш) урнаштырырга тәкъдим итәбез.

Финал тантанасына бары тик 20 яисә 21 көн катнашкан укучылар гына чакырылачак. Тантанада балалар язучылары белән очрашырга, алар белән бергә истәлеккә фотога төшәргә, алар кулыннан истәлекле дипломнар һәм бүләкләр алырга мөмкин булачак.

Ә инде балалар өчен оештырылган #әдәбимарафон проектын оештырырга ярдәм итәргә теләсәгез, безнең белән элемтәгә керә (http://tat-i.net/tt/address) яисә онлайн режимда акчалата ярдәм күрсәтә аласыз: http://tat-i.net/tt/blago.

Белем.ру порталы барлык катнашучыларга да уңышлар теләп кала!

PS. Марафончылар укыган китаплар/әсәрләр белән #әдәбимарафон хэштегы буенча күчеп танышып барып була.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/164

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 270 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/7
Эзләү
Календарь
«  Июль 2019  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[06.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга тугыз ел тулды
[12.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык территориясе» акциясендә катнаштылар
[28.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Пенсия фондының Әтнә район бүлеге хезмәткәре белән очраштылар
[01.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде
[23.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[11.03.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
5 нче сыйныф өчен мәктәп музеенда тәрбия сәгате үткәрелде
[23.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
[05.07.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Сайтка сигез яшь тулды
[21.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[13.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңа автобуслы булды
[25.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[25.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды
[18.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады