Гыйнвар аеның беренче өч атнасында ВКонтакте һәм Инстаграм челтәрләрендә барган #әдәбимарафон проектында актив катнашкан 43 китап укучы "марафончы"га 17 нче февраль көнне бүләкләр тапшырылачак! Шулай ук, марафончылар Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән яңа китаплар белән танышачаклар, күренекле язучылар һәм шагыйрьләр – китап авторлары белән очрашачаклар. Тантана Татарстан китап нәшрияты кибетендә (Казан шәһәре, Бауман урамы, 29) үткәрелә.
Чараны оештыручылар – Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды. Проектның идея авторы – Раил Гатауллин.
...
Дәвамын укырга »