Җомга, 29.03.2024, 03:33
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9426
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог

Агымдагы елның 15 нче июлендә Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан язучылар берлеге белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, республикабыз министрлыклары, Фонда ярдәм итәргә теләк белдергән башка юридик һәм физик затлар ярдәме белән Арча муниципаль районында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәреләчәк.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 280 | Өстәде: admin | Дата: 29.06.2021

Сәламәтлегебезне кайгырту - безнең төп бурычларыбызның берсе. Күп кенә чирләр һәм гадәтләр буыннан-буынга геннар аша тапшырылып килсә дә, без бик еш кына үзебезнең сәламәтлекне үзебез бозабыз. Әмма, сәламәтлеген тиешенчә кайгыртып, геннар аша тапшырылган чирләрне җиңүчеләр дә юк түгел.

#СӘЛАМӘТИРТӘ проекты шундый үзеңне үзең кулга алу һәм сәламәтлегеңне кайгырту проекты. Проект кысаларында үзеңдә яхшы гадәт - иртән иртү торып йөгереп кайту гадәтен формалаштырырга һәм сәламәтлекне ныгытырга мөмкин.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 270 | Өстәде: admin | Дата: 22.06.2021

"Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) проекты 2020 елның языннан алып елга бер мәртәбә үткәрелә башлады, ул туган ягыбызны кадерләү, табигатен саклау, авылларны яхшырту, авылда туып-үскән шәхесләрне таныту максатыннан оештырыла. Проектта татар авылында туып үскән, дөньяның төрле почмагында яшәүче интернет-кулланучылар катнаша ала.

Бәйгенең төп оештыручысы: Татнетны үстерү фонды, идея авторы - Раил Галиев.

Быел әлеге онлайн-марафон Инстаграм социаль челтәрендә #сәламәтиртә проекты белән параллель рәвештә 11 майдан 31 майга кадәр үткәрелде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 277 | Өстәде: admin | Дата: 16.06.2021

2017 елда нибары 30-35 финалисты булган #ӘДӘБИМАРАФОН проекты быел тулы бер стадион җыячак. #ӘДӘБИСАБАНТУЕ дип исемләнгән бүләкләү тантанасына быел 3 меңнән артык кеше чакырулы. Алар арасында XIV һәм XV Дөньякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары, V Россиякүләм #сәламәтиртә проекты финалистлары, II Россиякүләм #авылымгүзәллеге онлайн-проекты финалистлары бар.

Тантана Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан 15 нче июль көнне Арча шәһәре стадионында үткәреләчәк, әдәби Сабан туеннан соң кунаклар өчен Габдулла Тукай музей комплексына (Яңа Кырлай авылы), Габдулла Тукай музеена (Кушлавыч авылы), Мөхәммәт Мәһдиев музеена (Гөберчәк авылы), «Казан арты» тарихи-этнографик музеена һәм "Әлифба" музеена (Арча шәһәре) экскурсияләр оештырылачак. Тантана татар халкына хас милли Сабан туе уеннары белән бергә үрелеп барылыр, дип көтелә.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 224 | Өстәде: admin | Дата: 06.06.2021

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр һәм Татнет кулланучылары!

1-21 апрельдә үткәрелгән XV #әдәбимарафон проектының финалистлары билгеле. Әлеге исемлеккә бәйгенең кагыйдәләрен үтәгән, игътибарлы һәм максатчан булган, 21 көн дәвамында татар китап/журналларын кулына тотып укыган һәм алардан кызыклы өзекләр белән үз аккаунтларында уртаклашкан кулланучылар үтте.

Исегезгә төшерәбез, XV #әдәбимарафонда катнашырга 2300 дән артык гариза кабул ителгән иде. Финалга алар арасыннан 2019 марафончы гына барып җитте (бу әле тулы исемлек түгел, якын көннәрдә, 1 майга кадәр, әлеге исемлеккә техник сәбәпләр аркасында эләкми калган кулланучылар өстәлергә мөмкин). Финалистлар исемлеге белән таныштырабыз һәм XV #әдәбимарафон финалына уңышлы килеп җитүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 239 | Өстәде: admin | Дата: 30.04.2021

Әдәби марафон (#әдәбимарафон) ел саен 1 нче гыйнвар, 1 нче апрель, 1 нче июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 нче октябрьдә башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара; марафонда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала. XV #әдәбимарафон үткәрелү вакыты: 2021 елның 1-21 апреле.

XV #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:

1) Бәйгенең нигезләмәсен игътибар белән (!) укып чыгыгыз: tat-i.net/tt/adabimarafon-15.
2) Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе яңалыкларына язылыгыз: vk.com/adabimarathon.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 257 | Өстәде: admin | Дата: 30.03.2021

Проектта катнашырга теләк белдергән 1500 дән артык кеше арасыннан дөньяның төрле почмагыннан 1300 дән артык кеше XIV #әдәбимарафонның финалына барып җитә алды!

XIV #әдәбимарафон 2021 елның 1 нче гыйнварыннан алып 21 нче гыйнварга кадәр дәвам итте. 21 көн дәвамында катнашучылар кулларына китап һәм журналлар алып татарча әдәби әсәрләр, шигырьләр укыдылар һәм алардан иң кызыклы һәм файдалы, мәгънәле һәм уйландыра торган өзекләрне үзләренең аккаунтларында ВКонтакте һәм Инстаграмда #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бардылар. Яңа елның беренче көненнән үк әдәби марафончылар, китап уку кебек яхшы гадәт тәрбияләү белән беррәттән, тайм-менеджментка (китап укырга вакыт табарга), игътибарлылыкка, гаделлеккә, төгәллеккә өйрәнделәр, тормышка карашларын киңәйттеләр, Интернет челтәрендә яңа дуслар һәм фикердәшләр таптылар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 295 | Өстәде: admin | Дата: 03.02.2021

Татар әдәбиятын сөйгән һәм татар әдәбияты белән кызыксынып барган интернет-кулланучылар өчен без "әдәби марафончылар күзлегеннән язучылар рейтингы"н урнаштыруыбызны дәвам итәбез.

2020 елның 1 нче октябреннән алып 21 нче октябренә кадәр #әдәбимарафон проектында катнашып, марафонның финалына узган интернет-кулланучылар арасында без сораштыру үткәрдек. Ул гадәттәге анкета тутыру кысаларында оештырылды.

"Финал тантанасында кайсы шәхесләрне күрергә телисез?" - дип бирелгән сорауга нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

Рабит Батулла - 388 кулланучы,
Зифа Кадырова - 207,
Данил Салихов - 188,
Факил Сафин - 143,
Нәбирә Гыйматдинова - 137,
Гөлсинә Галимуллина - 124,
Айгө ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 228 | Өстәде: admin | Дата: 17.11.2020

Татар халкының асыл өлеше - татарча китап/журналлар укып үзләренең һәм балаларының эрудицияләрен һәм тел байлыкларын арттыручы, заманча интернет-технологияләрне куллана белгән һәм үзләре дә Интернет челтәренең татар өлешен үстерүдә өлеш керткән татар халкы 20 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә чакырулы. Алар - XIII Дөньякүләм #әдәбимарафон һәм XI Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесе финалистлары.

«Белем җәүһәрләре» дөньякүләм файдалы татарча интернет-проектлар бәйгесе 2010 елдан бирле ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылып үткәрелеп килә. Шушы дистә елдан артык вакыт эчендә аның оештыручылары саны да, катнашучылары саны да нык артты. 2020 елда әлеге дөньякүләм бердәнбер шундый татарча IT-бәйгедә катнашырга теләк белдереп 169 гариза (98 интернет-проект һәм 71 википедияче хезмәт ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 184 | Өстәде: admin | Дата: 14.11.2020

Татнетны үстерү фонды LiveInternet статистикасы нигезендә аналитика ясавын һәм Интернет челтәренең татар сегментын күзәтеп торуын дәвам итә. Түбәндәге таблицада Казан регионы буенча кулланучылар саны (TOP-250) киселештә бирелә (апрель/ноябрь, 2020). 2020 елның 1 нче ноябренә, шул ук елның апрель ае белән чагыштырганда, күп кенә татар телле ресурслар кулланучылар санын югалткан.

Яшел төс белән үсештәге, ә кызыл төс белән кулланучылар санын нык югалткан (кулланучылар саны ике тапкырдан да ныграк кимегән) сайтлар күрсәтелгән.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 254 | Өстәде: admin | Дата: 04.11.2020

« 1 2 ... 8 9 10 11 12 ... 20 21 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[06.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унике ел тулды
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[17.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[17.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызлы сәгать» уены узды
[27.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия сәгате уздырылды
[12.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[11.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Ачышлар сәгате» дәвам итте
[24.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз атналыгы дәвам итә
[12.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Россия көне» узды
[13.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә әфганчылар белән очрашу узды
[25.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Олимпиада нәтиҗәләре
[25.06.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[19.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты