Пәнҗешәмбе, 18.04.2024, 06:17
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9468
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог

Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар!

Быел 6 ноябрьда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры нигез салынуга — 90 ел. Шушы юбилей датасы уңаеннан Татнетны үстерү фонды Тинчурин театры белән үзара хезмәттәшлек итә башлый. 

Бүген, 1 октябрьда, XXV #ӘдәбиМарафон старт ала. Кәрим Тинчурин әсәрләрен укырга теләгән катнашучыларга, язучы, драматург Кәрим Тинчурин әсәрләрен укып, алардан кызыктыргыч өзекләрне #әдәбимарафон #КәримТинчурин #Тинчуринтеатры хэштеглары белән үз аккаунтларында урнаштырып барырга кирәк булачак.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 83 | Өстәде: admin | Дата: 01.10.2023

Бу көннәрдә тәрҗемәче-волонтерлар көче һәм Татнетны үстерү фонды ярдәме белән ВКонтакте социаль челтәренең татарча интерфейсы Beta-режимнан чыкты һәм тулы көченә эшли башлады. Бу турыда ВКонтакте социаль челтәре интерфейсын татар теленә тәрҗемә итүчеләрнең координаторларының берсе - Татнетны үстерү фондының башкаручы директоры Раил Гатауллин үзенең аккаунтында хәбәр итте.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 83 | Өстәде: admin | Дата: 30.09.2023

Сәламәт иртә марафонында катнашучылар һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар быел 2023 елгы VII #Сәламәтиртә сезонын ябу проектында катнаштылар - 22-24 сентябрьда һәр иртә иртән торып 3 көн дәвамында барлыгы 10 км дистанция үттеләр. Проектта Татарстаннан гына түгел, Башкортостан Республикасыннан, Омск өлкәсеннән, Санкт-Петербург шәһәреннән дә марафончылар катнашты.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 95 | Өстәде: admin | Дата: 25.09.2023

«Рәхмәтем сиңа, Остазым!» («Спасибо тебе, мой Наставник!») Республикакүләм бәйгесе 2017-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында һәм 2023 елның Россиядә педагог һәм остаз елы буларак игълан ителү уңаеннан үткәрелә. Конкурс барышында һәр катнашучы үзенең Укытучысына/Остазына багышлап әсәр иҗат итә һәм аны Конкурсның Оештыру комитетына юллый ала.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 128 | Өстәде: admin | Дата: 03.09.2023

Гыйнвар, апрель, июль айларында узган XXII-XXIV әдәби марафон финалистлары, 11 август көнне, Апаста «Әдәби Сабан туе»на җыелды. Татнетны үстерү фондының җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, «Әдәби Сабан туе»ның Апаста үткәрелүе юкка түгел, иң күп китап укый торган Каратун мәктәбе укучылары районның йөзек кашы булып тора.

«Әдәби Сабан туе» Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелә һәм ул елдан-ел киң колач ала бара. Быел әлеге бәйрәм өченче мәртәбә оештырылды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 81 | Өстәде: admin | Дата: 13.08.2023

Әдәби Сабан туенда сәхнәдә китап укучылар кайсы язучыларны күрергә тели? Кемнәр белән селфи төшәргә, кемнәрдән автограф алырга, кемнәрнең китапларын сатып алырга?

Әлеге сорауны без инде берничә ел дәвамында Әдәби марафонда катнашучыларга биреп киләбез һәм нәтиҗәләрен Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында урнаштырабыз.

2023 елда #әдәбимарафон проектында катнашкан марафончылар да әлеге сорауга бик теләп җавап бирделәр.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 92 | Өстәде: admin | Дата: 08.08.2023

Бүген Татарстан Язучылар берлегендә “Әдәби марафон” кысаларында үткәрелгән Әдәби көрәшнең беренче туры нәтиҗәләре билгеле булды. Илсөяр Иксанова, Газинур Морат һәм Раил Гатауллин составындагы жюри әгъзалары әдәби көрәшчеләрнең эшләрен бәяләде. Түбәндәге финалистлар 11 август көнне Апас районында үткәреләчәк Әдәби Сабан туенда көч сынашачак.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 106 | Өстәде: admin | Дата: 01.08.2023

Хөрмәтле әдәби марафончылар, #авылымгүзәллеге һәм #сәламәтиртә проектлары финалистлары!

Сезне, сезнең якын туганнарыгызны, Татнетны үстерү фонды проектлары белән кызыксынып торучы һәм якын итүчеләрне, шагыйрьләр һәм язучыларны, драматургларны, күренекле шәхесләрне, журналистларны, Фондка һәрдаим ярдәм итеп торучы спонсорлар һәм партнерларыбызны 11 август көнне Апас районы Апас шәһәр тибындагы поселогы янында урнашкан Сабан туе мәйданында үткәреләчәк "Әдәби Сабан туе" чарасына чакырабыз.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 97 | Өстәде: admin | Дата: 01.08.2023

Агымдагы 2023 елның 1-21 июль көннәрендә #Әдәбимарафон проекты 24 нче мәртәбә үткәрелде. Белгәнегезчә, #Әдәбимарафон проекты һәр кварталның беренче өч атнасында үткәрелә, җәйге каникуллар вакытында анда 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнаша. Быел яшь категориясе бераз киңәйтелде һәм проектта 20 яшькәчә әдәбият сөючеләр катнаша алды.

Әлегә барлык катнашучылар да финалист анкетасын тутырмады, шулай да, булган кадәр мәгълүматны - финалистлар исемлеген сайтка урнаштыра башлыйбыз.

XXIV #Әдәбимарафон проектының барлык финалистларын да 11 август көнне Апас районында үткәреләчәк #ӘдәбиСабантуе чарасында көтеп калабыз!!!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 96 | Өстәде: admin | Дата: 26.07.2023

Мөхтәрәм дуслар!

Татнетны үстерү фонды партнерлык шартларын яңартты. "Татнетны үстерү фонды партнеры" статусына ия булган физик һәм юридик затларга бүгеннән башлап Фонд үзенең хезмәтләрен тәкъдим итә башлаячак.

Татар интернетын үстерү һәм ныгытуга өлеш кертегез һәм безнең белән бергә сез дә ныгыгыз!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 68 | Өстәде: admin | Дата: 25.07.2023

« 1 2 3 4 5 ... 20 21 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[13.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез пешекчесе чаңгы ярышында 1 нче урын алды
[30.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[19.01.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз онлайн очрашуда катнаштылар
[31.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар
[14.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Шимберем – олы тарих эзләрендә
[05.07.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка ун яшь тулды
[06.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[16.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә информатика укытучыларының секция утырышы үтте
[25.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Саннар дәресе» үтте
[17.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
XII Спартакиада нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде
[02.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәп ачылуга 10 ел тулу уңаеннан, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм укытучыларны очрашуга чакырабыз
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[05.07.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унике яшь тулды