Пәнҗешәмбе, 18.04.2024, 22:43
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9471
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


Татнетны үстерү фонды инде 2017 елның көз айларыннан башлап интернет челтәрендә #Әдәбимарафон проектын оештырып бара һәм, һәр марафон тәмамланган саен, үзе өчен интернетта татар әдәбияты үсешенә аналитика ясый.

XXI #әдәбимарафон проекты тәмамлангач та, Татнетны үстерү фонды хезмәткәрләре китап укучыларның кайсы авторларны күбрәк укуларын анализлап чыктылар. Әлеге марафонның нәтиҗәләре белән сезне дә таныштырабыз.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 147 | Өстәде: admin | Дата: 11.12.2022

Татар әдәбиятын сөйгән һәм татар әдәбияты белән кызыксынып барган интернет-кулланучылар өчен без "әдәби марафончылар күзлегеннән язучылар рейтингы"н урнаштыруыбызны дәвам итәбез.

2020 елның 1 нче октябреннән алып 21 нче октябренә кадәр #әдәбимарафон проектында катнашып, марафонның финалына узган интернет-кулланучылар арасында без сораштыру үткәрдек. Ул гадәттәге анкета тутыру кысаларында оештырылды.

"Финал тантанасында кайсы шәхесләрне күрергә телисез?" - дип бирелгән сорауга нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

Рабит Батулла - 388 кулланучы,
Зифа Кадырова - 207,
Данил Салихов - 188,
Факил Сафин - 143,
Нәбирә Гыйматдинова - 137,
Гөлсинә Галимуллина - 124,
Айгө ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 230 | Өстәде: admin | Дата: 17.11.2020

Татнетны үстерү фонды LiveInternet статистикасы нигезендә аналитика ясавын һәм Интернет челтәренең татар сегментын күзәтеп торуын дәвам итә. Түбәндәге таблицада Казан регионы буенча кулланучылар саны (TOP-250) киселештә бирелә (апрель/ноябрь, 2020). 2020 елның 1 нче ноябренә, шул ук елның апрель ае белән чагыштырганда, күп кенә татар телле ресурслар кулланучылар санын югалткан.

Яшел төс белән үсештәге, ә кызыл төс белән кулланучылар санын нык югалткан (кулланучылар саны ике тапкырдан да ныграк кимегән) сайтлар күрсәтелгән.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 261 | Өстәде: admin | Дата: 04.11.2020

Татнетны үстерү фонды Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 350 гә якын баланың һәм яшүсмернең XI #әдәбимарафон барышында укыган китап/әсәрләрен барлап чыкты һәм аларны киң катлам укучыга тәкъдим итәргә булды.

2020 елның 1-21 апрель көннәрендә үткәрелгән XI Әдәби марафонда 6-16 яшьлек мәктәп укучылары барлыгы 1306 әсәр/китап укыган. Без алар арасыннан иң еш укылганнарын гына (кимендә 2 тапкыр исемлектә очрый) сайлап алдык һәм җәйге каникулларда уку өчен балаларга һәм аларның әти-әниләренә тәкъдим итәргә булдык.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 225 | Өстәде: admin | Дата: 03.06.2020

Хөрмәтле дуслар! Татнетны үстерү фонды бүгеннән үзенең татар интернеты үсешен анализлау эшләрен янә торгызып җибәрә. Без бүген (25 нче апрельдә) актуаль булган LiveInternet статистикасын алдык һәм аны 2018 елгы статистика белән чагыштырдык.

Нәтиҗәләр бик кызыклы. LiveInternet'ның TOP-250 исемлегенә 2018 елда 22 татар сайты гына кергән булса, быел андый популяр татар сайтларының саны 34 кә җиткән (диаграммада бирелгән)!  Ә ике телдә (татар һәм рус телләрендә) эшли торган сайтларның саны 54 тән 80 гә кадәр арткан! Димәк, шушы 2 ел эчендә яңа файдалы татар сайтлары булдырылган һәм алар үз кулланучыларын тапкан, дигән сүз. Әгәр министрлыкларның һәм башка күп кенә татар сайтларының LiveInternet счетчигы булса, әлеге исемлек әле тагын дистәләгән сайт белән тулыланыр иде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 227 | Өстәде: admin | Дата: 27.04.2020

Татар әдәбияты, татар дөньясы белән кызыксынучы дуслар!

15 ноябрь көнне X Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе финалистларын тәбрикләү белән беррәттән Казанда IX #әдәбимарафон проекты финалистларын бүләкләү тантанасы да үткәреләчәк!

Тантананы оештыру уңаеннан 907 марафончыга "Финал тантанасында кайсы язучы яисә шагыйрьне күрергә телисез?" дигән сорау бирелде һәм бу сорауга бары тик өч кандидатураны гына тәкъдим итәргә ярый иде. Соңгы марафоннарда тантанага нәкъ менә китап укучылар иң күп сораган язучы һәм шагыйрьләрне чакыру гадәткә кереп китте. Гадәттә, әлеге мәгълүматны без үзебезнең эш өчен генә файдаланабыз. Әмма әлеге статистика күпләрне уйга салыр, язучылар һәм шагыйрьләрне китап укучылар белән ешрак аралашырга мәҗбүр итәр, дип санап, анкета нәтиҗәләре белән һәркемне дә таныштырырга булдык.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 421 | Өстәде: admin | Дата: 07.11.2019

Татар интернеты сулышы белән кызыксынып торучы хөрмәтле дуслар, татар сайтлары авторлары!

Татнетны үстерү фонды LiveInternet мәгълүматлары нигезендә Татнет үсешен күзәтүне дәвам итә.

Сентябрь ае - инде кулланучылар ял итеп кайтып, компьютер артына кереп утырган вакыт. Һәм инде татар интернеты халәтен тулырак күзалларга мөмкинлек бар, дигән сүз. Аеруча укытучылар һәм укучылар интернет челтәрендә күп мәгълүмат эзли башлыйлар. Түбәндәге мәгълүмат Татнетны үстерү фондының 30 сентябрь көненә булган статистикасын нигез итеп алып тәкъдим ителә. ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 432 | Өстәде: admin | Дата: 04.10.2016

Татнетны үстерү фондының LiveInternet рейтингында булган татар сайтларына анализ ясауны 2015 елның сентябрь аеннан башлап көн саен алып барганын инде хәбәр иткән идек. Даими мәгълүмат җыя башлаган вакыттан алып төгәл бер ел узды, дияргә була. Тулы статистикага бер еллык күзәтү ясарга, яңа статистик ел башланыр алдыннан башлангыч күрсәткечләрне алыр вакыт.

Иң элек, гадәттәгечә, бүгенге көнгә татар сайтларының рейтингын билгелик. Бирелгән статистик киселеш 2015 елның 15 нче феврале өчен гадел. Анда LiveInternet рейтингында булган 25 татар телле яисә татар версияләре булган татар интернет-проектын кулланучылар саны (Казан өчен) һәм әлеге санның никадәр процент алып торуы күрсәтелгән. ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 384 | Өстәде: admin | Дата: 31.08.2016

2016 ел - татар дөньясы өчен күренекле, истәлекле даталарга бай ел. Әле февраль аенда гына татар халкы каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен (тууына 110 ел) билгеләп үткән иде. Апрель аенда исә татар дөньясы, бик зур чаралар үткәреп, күренекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

Әлбәттә, әлеге чаралар интернет челтәрендә дә яктыртыла, булган мәгълүмат кайвакыт вирус тизлеге белән төрле татар сайтларында урын ала һәм күп кенә кулланучыларның игътибарын җәлеп итә. Еш кына андый вакытларда интернет челтәренең татар сегментында да яңадан-яңа интернет-проектлар дөнья күрә.

Габдулла Тукайның тууы белән бәйле чаралар һәм Габдулла Тукай шәхесе татар интернетына (Татнетка) ничек тәэсир итте соң? Татар интернетына игътибар никадәр артты? Габдулла Тукайның үзенә игътиба ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 891 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2016

1946 елның 14 февралендә халыкка иң беренче мәртәбә реаль эшли торган электрон компьютерны тәкъдим иткәннәр. Әлеге компьютерның исеме – ENIAC I (Electrical Numerical Integrator And Calculator).

Димәк, быел февраль аенда компьютерның юбилее, аңа – 70 яшь, дигән сүз! ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 551 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2016

1 2 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[28.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Әтнә район суды хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очраштылар
[30.06.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[07.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[13.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
12 нче декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне
[25.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[01.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелде
[20.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгына сәяхәт
[01.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[04.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
4 нче июнь көнне «Китап көне» узды
[22.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Башваткыч» уенында катнаштылар
[30.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучылар әниләрен бәйрәмнәре белән котлады
[11.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз грамота белән бүләкләнде