Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 11:42
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9424
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


15:15
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Г. Камал театрында үткәрелә (+ рәсми чакыру)

"Белем җәүһәрләре - 2017" VIII Бөтендөнья файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашкан хөрмәтле кулланучылар, сайт авторлары!

Жюри әгъзалары һәм экспертлар күптән түгел быелгы бәйгегә нәтиҗәләр ясадылар һәм җиңүчеләр исемлеге алар өчен инде билгеле. Әмма аларның исемнәре башка кешеләр өчен әлегә сер булып калачак. Бәйгедә кемнәр җиңеп чыккан булуын бары тик тантана барышында гына белү мөмкин булачак.

Шул сәбәпле, бәйгенең оештыру комитеты "Белем җәүһәрләре - 2017" VIII Бөтендөнья файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен генә түгел, ә анда катнашкан һәрбер сайт авторын яисә хуҗасын бәйге тантанасында көтеп кала.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшыру тантанасы җырчыларның һәм артистларның чыгышлары белән бергә үрелеп барылачак. Тантанада Татнетны үстерү фонды җитәкчесе, "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, Россия һәм Казахстан интернет-премияләренең жюри әгъзасы Раил Гатауллиннан "Заманча татарча сайт ясау һәм аны таныту" темасына махсус мастер-класс көтелә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында үткәрелә. Башлану вакыты: 11:00 сәг.

PS. Мәктәп укытучылары һәм укучылары өчен рәсми чакыру хаты түбәндә беркетелгән. 

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/140

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 410 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/2
Эзләү
Календарь
«  Октябрь 2017  »
ДСЧПҖШЯ
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.03.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
5 нче сыйныф өчен мәктәп музеенда тәрбия сәгате үткәрелде
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы дипломант исеменә лаек булды
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез командасы 1 нче урын алды
[22.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз театраль фестивальдә катнаштылар
[21.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[10.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Иминлек көне» узды
[12.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча IV урын алдылар
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы узды
[24.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
24 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[02.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере ачылды
[25.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде
[22.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очраштылар
[24.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз атналыгы дәвам итә