Сишәмбе, 23.10.2018, 13:53
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 4892
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Санагыч
счетчик посещений скачать

Керү формасы
Язмалар архивы

Блог

Төп бит » 2018 » Сентябрь » 15 » Игътибар! "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү 3 көннән тәмамлана!
23:46
Игътибар! "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү 3 көннән тәмамлана!

Хөрмәтле татнетчылар, татар сайтлары һәм ВКонтакте социаль челтәрендә татар төркемнәре администраторлары!

"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән IX Дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү 15 сентябрь көнне тәмамлана! Сайтларыгызның яхшыртыр урыннарын яхшыртып, урнаштырасы материалларны урнаштырып шушы бер-ике көндә бәйгедә катнашу өчен гаризаларыгызны тапшыруыгызны көтеп калабыз.

Бәйгедә быел 10 номинация буенча катнашып була:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-проектлар катнаша ала. 
"Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-проектлар катнаша ала.
"Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-проектлар катнаша ала.
"Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-проектлар катнаша ала.
"Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары, фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары катнаша ала.
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-проектлар катнаша ала.
".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-проектлар катнаша ала.
"Күренекле татар җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.
"Җәүһәрләр галәме" номинациясе. Әлеге номинациядә бөтен дөньяга сибелеп яшәгән халкыбызны берләштереп, татар халкын, татар телен һәм мәдәниятен саклап торган татар оешмалары/берләшмәләренең рәсми сайтлары катнаша ала.
"ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә ВКонтакте социаль челтәрендә оештырылган, кулланучылары/язылучылары саны 1000 кешедән арткан, зур әһәмияткә ия булган һәм файдалы татарча төркемнәр катнаша ала.

Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан үткәрелә. Бәйгенең быелгы махсус партнеры - ВКонтакте социаль челтәре! Җиңүчеләрне бүләкләүгә тантанага быел ВКонтакте вәкилләре дә киләчәк!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/145

Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 47 | Өстәде: admin | Рейтинг: 0.0/0
Эзләү
Вакыт
Календарь
«  Сентябрь 2018  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Бәйге
Белем җәүһәрләре-2014 V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Үткәндә калдылар
[05.07.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка алты яшь тулды
[17.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 15 нче көн
[25.10.2014][2014/2015 нче уку елы яңалыклары]
V дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы
[29.11.2014][2014/2015 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы Газизова Динә грамота белән бүләкләнде
[14.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы «Сөмбелә – 2017» исеменә лаек булды
[13.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә П.П. Семёновның туган көне искә алынды
[21.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә танылган тарихчы Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова белән очрашу кичәсе булды
[15.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әфган җиле» исемле чара узды
[04.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә 5-7 нче сыйныфлар өчен тәрбия сәгате үтте
[12.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия сәгате үтте

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе © 2018
Сделать бесплатный сайт с uCoz

Сайт 2011 нче елның июль аенда дөнья күрде. Мәктәпнең элеккеге сайты http://tkoek.narod.ru
Сайттагы материалларны файдаланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.