Шимбә, 20.04.2024, 12:06
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9476
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:04
Казанда 100 дән артык #әдәбимарафон финалистын бүләкләделәр

Бүген, 9 ноябрь көнне, Казан шәһәре, Бауман урамы, 51 нче йортта урнашкан ГУМ сәүдә үзәгендә V Россиякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектында уңышлы катнашкан татар китапларын укучыларны бүләкләү тантанасы үтте.

Әлеге проектның максаты - киң катлам укучыда татар әдәбиятына кызыксыну уяту, татар әдәби мирасын популярлаштыру, үзеңдә китап уку кебек файдалы гадәт тәрбияләү. Проект Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырылып үткәрелә.

Бу юлы китап укучылар белән очрашуга тантанага шактый дәрәҗәле язучылар чакырулы иде. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Марсель Галиев, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш премияләре лауреаты Ленар Шәех, "Ел китабы - 2014" республика конкурсы лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Галимҗан Гыйльманов, "Бәллүр каләм" иясе Гөлсинә Галимуллина, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләге иясе Гөлүсә Батталова, "Бәллүр каләм - 2018" премиясе лауреаты Гөлүсә Закирова, йөзләгән җыр сүзләре авторы Гөлнур Айзәтулла һәм шагыйрә Лилия Фәттахова ("Көмеш кыңгырау") тантанага килгән китап укучыларга (117 кешегә!) дипломнар һәм автографлы китапларын тапшырдылар. Кайбер язучылар, мәсәлән, Гүзәл Галләмова үзе үк марафонда актив катнашты, ә Айгөл Әхмәтгалиева исә киләсе марафонда катнашырга теләген белдерде.

Татарстан китап нәшриятының директор урынбасары Айдар Гыймадиев башлап җибәргән тантана ахырда әдәбият сөючеләр өчен рухны ныгыта торган тренинг белән тәмамланды.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/150

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 309 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/5
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2018  »
ДСЧПҖШЯ
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы узды
[22.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Хәтер көне» узды
[07.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[12.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Россия көне» узды
[13.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[26.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[19.01.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз онлайн очрашуда катнаштылар
[27.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[24.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында III урын яулады
[14.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр светофорда кунакта булдылар
[19.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[12.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбызга II дәрәҗә диплом тапшырылды