Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 22:23
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9426
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




Мәктәп яны бакчасында җәй буена эш гөрләде. Укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән мул уңыш үстерелде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 872 | Өстәде: admin | Дата: 04.08.2012



Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайтының Интернет челтәрен гизә башлавына бер ел булды.

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 788 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2012



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләрнең иң яраткан шөгыле - оригами эшләү.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 816 | Өстәде: admin | Дата: 14.06.2012



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләр мәктәп музеенда булдылар һәм авылыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән таныштылар. Мәктәп музее тарихи истәлекләргә, экспонатларга бик бай. Музей 4 бүлектән тора: милли хәзинә, күңел бизәкләре, хезмәт кораллары, мәгърифәт нуры. Шулай ук анда авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләрнең үз почмагы булдырылган.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 886 | Өстәде: admin | Дата: 10.06.2012



2012 нче елның 8 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләр автобус белән Кала тавына Изгеләр чишмәсенә юл алдылар. Балалар каберлекләрне карадылар, сәдакалар салдылар, белгән догаларын укыдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 789 | Өстәде: admin | Дата: 08.06.2012



Ял итү белән беррәттән укучыларыбыз мәктәп яны участогында да актив эш алып баралар. Алар су сибү, чүп утау эшләрендә бик теләп катнашалар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 787 | Өстәде: admin | Дата: 07.06.2012



Лагерь планында төрле экскурсияләр булу балаларда тагын да күбрәк кызыксыну уята. 2012 нче елның 6 нчы июнендә балалар Казан шәһәренә юл алдылар. Алар зоопаркта булганнар, Бауман урамы буенча йөргәннәр һәм балаларның иң яраткан урыны – Макдоналдска кереп, тамак ялгаганнар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 776 | Өстәде: admin | Дата: 06.06.2012



4 нче июнь – чишмәләрне саклау көне. Бу көннең иң истә калган моменты – ветеран укытучы Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы белән очрашу. Бу очрашу балаларга бик файдалы булгандыр дип уйлыйбыз, чөнки алар файдалы белемнәр туплау белән беррәттән, күңел дә ачтылар һәм файдалы үләннәр белән тамак та ялгап алдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 784 | Өстәде: admin | Дата: 04.06.2012



3 нче июнь балаларның хәтеренә Сабантуй бәйрәме оештыру белән кереп калгандыр. Алдагы көндә бирнә җыю йоласын уздырдылар, ә инде 3 се көнне, барлык кагыйдәләрне истә тотып, лагерьның Сабантуе оештырылды. Анда уеннар да, җырлар да, биюләр дә күп булды. Ахырдан барысы да кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 818 | Өстәде: admin | Дата: 03.06.2012



2012 нче елның 1 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагере эшен башлап җибәрде. «1 нче июнь – балаларны яклау көне» уңаеннан асфальтта төсле бурлар белән рәсем ясау оештырылды. Балалар отрядларга бүленделәр, исем, җыр сайладылар, девиз уйладылар һәм лагерьны ачу тантанасында катнаштылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1174 | Өстәде: admin | Дата: 02.06.2012



2012 нче елның 26 нчы маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш бәйрәме уздырылды. Театральләштерелгән чыгыш белән конкурска нигезләнгән бу чара аша 4 нче сыйныфлар башлангыч мәктәп белән хушлаштылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 971 | Өстәде: admin | Дата: 26.05.2012

 

2012 нче елның 25 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 580 | Өстәде: admin | Дата: 25.05.2012



2012 нче елның 23 нче маенда Олы Әтнә мәдәният һәм спорт үзәгендә сәләтлеләр җыены узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучылары Кадимова Надия Хәмит кызы һәм Шәмсиев Гаяз Фәрит улы, укытучылар Абдуллина Гөлназ Гаяз кызы, Хәбибуллин Рамил Шамил улы, Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы чакырылган иде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 564 | Өстәде: admin | Дата: 24.05.2012

1 2 3 ... 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[28.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[16.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез илнең генераль өмәсенә кушылды
[11.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз грамота белән бүләкләнделәр
[29.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең район этабы үтте
[10.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Иминлек көне» узды
[27.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Физик тәрбия буенча район олимпиадасында укучыбыз призёр булды
[25.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[24.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үтте
[16.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык ишекләр көне башланып китте
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[27.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз баскетбол буенча III урын яулады
[19.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезгә шахмат җыелмалары тапшырдылар