Пәнҗешәмбе, 18.04.2024, 22:49
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9471
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




2012 нче елның 23 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Һөнәр – кеше канаты» исеме астында төрле һөнәр ияләре белән очрашу үткәрелде. Очрашуга үз һөнәрләре белән дан казанган шәхесләр чакырылды. 7 нче сыйныф җитәкчесе технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы оештырган бу очрашуда һөнәр сайлауның кеше тормышында мөһим булганлыгы ассызыкланды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1311 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2012



2012 нче елның 24 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче Шәрәфиева Гөлфия, балалар шагыйрәсе, журналист, Татарстан Мәдәният министрлыгының А.Алиш исемендәге әдәби бүләге иясе Йолдыз Шәрәпованың 50 яшьлек юбилее уңаеннан, 1-6 нчы сыйныф укучылары белән «Йолдыз исемле шигъри йолдызлык» дип аталган әдәби кичә уздырды.  

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 650 | Өстәде: admin | Дата: 25.04.2012



Районыбызның инглиз теле укытучылары 2011 нче елның сентябреннән дистанцион рәвештә EF мәктәбендә белемнәрен күтәрәләр. Уку нәтиҗәләре буенча безнең район укытучылары республика күләмендә 1 нче урынга лаек булдылар. 2012 нче елның 23 нче апрелендә Казан шәһәренең 177 нче мәктәбендә Әтнә районы инглиз теле укытучыларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ә 5 укытучы (Бәширова Р., Госманова З., Сабирҗанова Г., Хәсбиуллина Г., Хашимова И.) Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Гыйльметдинов Альберт Харис улы, EF мәктәбенең директоры һәм Мәскәүдән килгән кунаклар белән кичке ашка бардылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 499 | Өстәде: admin | Дата: 24.04.2012



2012 нче елның 16 нчы апреленнән 21 нче апреленә кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле атналыгы булып үтте. Атна чараларга, конкурсларга бай булды. 9-11 нче сыйныф укучылары "Англо-говорящие страны” дигән темага стенгазета чыгардылар. 3 нче сыйныф укучылары "Who wants to be a millionaire?”, ә 8 нче сыйныфлар "One’s Own Game” уенында катнаштылар. Шулай ук башлангыч сыйныф укучыларына 5-6 нчы сыйныфлар башкаруында инглиз телендә "Колобок” әкияте күрсәтелде. Тәнәфес араларында укучылар белдерү тактасындагы биремнәрне эшләп, үзләренә билгеләр алдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 593 | Өстәде: admin | Дата: 23.04.2012



2012 нче елның 20 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия Хәмит кызы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы җитәкчелегендә Кукмара районында булып узган Р.И. Үтәмышев исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашып, мактау грамотасы белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 535 | Өстәде: admin | Дата: 21.04.2012



2012 нче елның 18 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Хәбибуллин Шамил Вәли улы һәм Хәбибуллин Рамил Шамил улы тарафыннан Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннарны саклау көне билгеләп үтелде. Бу көннең килеп чыгу тарихы, дөньядагы үзенчәлекле һәйкәлләр, республикабыздагы тарихи урыннар турында чыгышлар яңгырады. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды.


Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 622 | Өстәде: admin | Дата: 19.04.2012



2012 нче елның 12 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә космонавтика көненә багышланган «Галәм киңлекләрендә» исемле дәрес-конференция үтте. Конференциядә космонавтика турында чыгышлар, ә тәнәфестә Марсианин белән очрашу булды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 811 | Өстәде: admin | Дата: 13.04.2012



Район күләмендә 6-8 нче сыйныфлар арасында үткәрелгән олимпиадада катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия (укытучысы Кәбирова Г.С.) татар әдәбиятыннан 1 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1213 | Өстәде: admin | Дата: 13.04.2012



А.Гыйләҗев әсәре буенча күрсәтелгән «Бибинур» кинофильмына карата язылган сочинениеләр конкурсында кечкенәләр төркемендә беренче урын алган Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Хафизова Әминә һәм өченче урын алган 5 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 651 | Өстәде: admin | Дата: 13.04.2012



2012 нче елның  9 нчы апрелендә Әтнә район беренчелегенә булып узган  милли көрәш буенча ярышта Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гыймранов Ришат 40 кг га кадәрле үлчәүдә III урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде (тренеры Хәбибуллин Рамил Шамил улы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 563 | Өстәде: admin | Дата: 11.04.2012



2012 нче елның 4 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф кызлары башкалабызга экскурсиягә барды. Алар Казан шәһәренең күп кенә истәлекле урыннарында булганнар: Кол Шәриф мәчете, Кол Шәриф музее, кинотеатр, балавыздан эшләнгән сыннар музее. Бу экскурсия укучылар өчен бик тә мавыктыргыч, кызыклы, файдалы узган.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 620 | Өстәде: admin | Дата: 08.04.2012



2012 нче елның 2 нче апрелендә районның 3 нче һәм 4 нче сыйныф укытучылары арасында, компьютер технологияләрен иң яхшы белүчене ачыклау максатыннан, конкурс узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы III урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 584 | Өстәде: admin | Дата: 05.04.2012



2012 нче елның 26 нчы мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Ашыт» тыюлыгы инспекторы Әхмәтова Ләйсән Рәшит кызы белән очрашу узды. 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында «Тере табигать» темасына КВН узды (укытучы Шакирова Ф.Г.).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 728 | Өстәде: admin | Дата: 27.03.2012

« 1 2 3 4 5 ... 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз грамота белән бүләкләнде
[26.06.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[13.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Сөмбел Мулланур кызы ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Без бергә» фестивалендә I дәрәҗә дипломант булды
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең 110 еллыгы билгеләп үтелде
[28.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Әтнә район суды хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очраштылар
[15.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика атналыгы башланды
[25.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде
[19.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты
[01.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Тамчы-шоу» уенында катнаштылар
[16.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[07.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды