Шимбә, 20.04.2024, 04:16
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9475
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




Бүгенге көн «Иләкләп, чиләкләп, пәрәмәчкә, коймакка ...» дигән девиз астында үтте. Яңгыр турында төрле ритуаллар өйрәндек, легендалар һәм риваятьләр укыдык. Көнебезне «Кояш көлеп карый безгә» дигән темага рәсем конкурсы төгәлләде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1148 | Өстәде: admin | Дата: 13.06.2013



Шулай итеп лагерьның 10 нчы көнен дә төгәлләдек. Бу көн укучыларның хәтеренә Иске Казанга сәяхәткә бару белән кереп калыр. Иске Казан музее тарихи истәлекләргә, экспонатларга бик бай. Музей 4 бүлектән тора: милли хәзинә, күңел бизәкләре, хезмәт кораллары, мәгърифәт нуры. Музейдан соң без Изгеләр чишмәсенә юл алдык: анда чишмәдән су эчтек, теләкләр теләдек, сәдака салдык. Сәяхәт барыбызның да күңеленә хуш килде!

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1052 | Өстәде: admin | Дата: 12.06.2013



Бүгенге көн «Тизрәк, биегрәк, көчлерәк – Универсиаданы каршылап» дип аталган девиз астында үтте. Чөнки көннең күпчелек өлеше эстафеталар, зоологик йөгерешләр, комик ярышлар һәм бик җитди ярышларга багышланган иде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1008 | Өстәде: admin | Дата: 11.06.2013



Лагерь планында төрле экскурсияләр булу балаларда тагын да күбрәк кызыксыну уята. Шул максат белән без Казан шәһәренә юл алдык. Без анда кинода булдык һәм балаларның иң яраткан урыны – Макдоналдска кереп, тамак ялгадык.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 510 | Өстәде: admin | Дата: 10.06.2013



2013 нче елның 7 нче июнендә иртәнге аштан соң барыбыз да, башларыбызга яулык һәм түбәтәйләр киеп, автобус белән Кала тавына Изгеләр чишмәсенә юл алдык. Анда каберлекләрне карадык, сәдакалар салдык. Балалар белгән догаларын сөйләделәр. Бу сәяхәттә берничә тапкыр булуларына карамастан, балаларга ул бик ошады.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 621 | Өстәде: admin | Дата: 07.06.2013



Шулай итеп лагерьның алтынчы көнен йомгакладык. Көнебез иртәнге линейка һәм зарядкадан башланып китте. Көн яңгырлы булу сәбәпле, бүгенге планлаштырган чаралар бина эчендә үтте. Иртәнге аштан соң, спортзалга «Күңелле стартлар» ярышына җыйналдык. Йөгереп, уйнап арыгач, өстәл уеннарына чират җитте. Кемдер шашка-шахмат уйнады, кемдер өстәл теннисын үз итте. Рауза апаның тәмле пилмәннәрен авыз иткәч, авылыбыз мәчетенә юл алдык. Анда без коръән китабы белән таныштык, вәгазь тыңладык һәм авылыбыз имамыннан дин дәресләренә йөрүгә чакыру алдык. Без бу чакыруга бик теләп ризалаштык һәм алдагы көннәрдә гарәп каллиграфиясенә төшенәчәкбез! Бүгенге көн белән без бик канәгать.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 672 | Өстәде: admin | Дата: 06.06.2013



Шулай итеп лагерьның дүртенче көне үтеп китте. Безне бүген план буенча мавыктыргыч уеннар, күңел ачулар көтә иде. Көнебез иртәнге линейка һәм зарядкадан башланып китте. Иртәнге аштан соң барыбыз да яшелчә бакчасына юнәлдек. Алда безне бик файдалы һәм үзенчәлекле шөгыль көтә иде. Егетләребез Гомәр абый белән бадминтон уйнау серләренә төшенделәр, ә кызларыбыз Гүзәл апай белән төрле төсле ленталардан үзләренә җаны теләгән бижутерияләр әзерләде: чәч резинкасы, заколка, брошь һ.б. Калган вакытта без яратып өлгергән татарча мультфильмнар карадык.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 515 | Өстәде: admin | Дата: 04.06.2013



Тагын яңа көн туды. Барыбыз да лагерьга җыйналдык. План буенча бүген безне Кушлавычка сәяхәт көтә иде, ләкин техник сәбәпләр буенча сәяхәтебез күчерелде. Аңа карап күңелебез төшмәде, чөнки безне күп төрле шөгыльләр көтә иде. Көнебез иртәнге линейка һәм гимнастикадан башланып китте. Тамак ялгап алгач, барыбыз да күмәкләшеп отряд эшләрен башкардык: девиз, җырлар өйрәндек. Ял лагеры булса да, без әле инглиз теленнән белемнәребезне ныгытырга да өлгерәбез. Лагерьда ял итү бик күңелле һәм рәхәт! Рәхмәт җитәкчеләребезгә.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 531 | Өстәде: admin | Дата: 03.06.2013



Бүген якшәмбе... көн шундый матур: талгын гына җил исә, ягымлы итеп кояш кыздыра! Балалар күтәренке кәеф белән лагерьга җыйналдылар. Көн музыка астында иртәнге зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң, укучылар 2 отрядка: «Тамчы» һәм «Теремкәй»гә бүленделәр. Үзләренә җыр, девиз, капитан сайлап куйдылар һәм тырышып отряд почмагын ясарга керештеләр. Ял итү белән беррәттән укучыларыбыз мәктәп яны участогында да актив эш алып баралар. Бүген алар су сиптеләр, чүп утау эшләрендә бик теләп катнаштылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 455 | Өстәде: admin | Дата: 02.06.2013



2013 нче елның 1 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге сәламәтләндерү ял лагере чираттагы эшен башлап җибәрде. «1 нче июнь – балаларны яклау көне» уңаеннан асфальтта төсле бурлар белән рәсем ясау оештырылды. Балалар отрядларга бүленделәр, исем, җыр сайладылар, девиз уйладылар һәм лагерьны ачу тантанасында катнаштылар. Быелгы смена тагын да кызыклырак, файдалырак, мавыктыргыч булыр. Чөнки 21 көн дәвамында укучыларны төрле-төрле экскурсияләр, уен-конкурслар, очрашулар көтә!

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 905 | Өстәде: admin | Дата: 01.06.2013



2013 нче елның 25 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 562 | Өстәде: admin | Дата: 28.05.2013



2013 нче елның 15 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары полосага экскурсиягә чыктылар һәм «Универсиаданы каршылап» темасы астында спорт көне үткәрелде. Эстафета уеннарында барлык укучылар да актив катнашты. Һәркемнең йөзендә бәйрәм төсмере сизелеп торды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 539 | Өстәде: admin | Дата: 16.05.2013



2013 нче елның 14 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), 11 нче сыйныф укучысы Василова Эльвира (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы) Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча VI республикакүләм конкурсның 2 нче турында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 710 | Өстәде: admin | Дата: 15.05.2013

« 1 2 3 4 ... 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[08.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[24.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[03.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә җәйге ял лагере тантаналы ачылды
[29.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең район этабы үтте
[20.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелде
[24.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз атналыгы дәвам итә
[22.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Хәтер көне» узды
[24.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең 8 нче сыйныфында ачык дәрес узды
[22.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз театраль фестивальдә катнаштылар
[24.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында III урын яулады
[19.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезгә шахмат җыелмалары тапшырдылар
[18.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәяхәтләр көне» узды