Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 15:11
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9425
Статистика

Онлайн барлыгы: 4
Кунаклар: 4
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Лагерьда 7 нче көн. «Балалар куркынычсызлыгы көне» уңаеннан «Юл кагыйдәләрен беләсеңме?» исеме астында конкурс-викторина узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан «Оста куллар» түгәрәгендә канәфер чәчәкләре ясадык. Мәктәп яны тәҗрибә участогында да эшләп, мускулларыбызны ныгыттык.

 

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 626 | Өстәде: admin | Дата: 09.06.2014

Лагеребызның 6 нчы көне – Александр Сергеевич Пушкин көне. Бу көнне Пушкин әкиятләре буйлап сәяхәт иттек. Мәктәп китапханәчесе белән берлектә китап укучылар конференциясе үткәрдек.

 

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 760 | Өстәде: admin | Дата: 07.06.2014

Лагерьның 5 нче көне дә килеп җитте. Бүгенге көн «Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне» буларак истә калыр мөгаен. Шушы уңайдан презентация карадык, башваткычлар чиштек, шигырьләр укыдык. Соңыннан шушы темага рәсем конкурсы узды. Молодцы, балалар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 976 | Өстәде: admin | Дата: 06.06.2014

4 нче көн – 4 нче июнь. Лагерь балаларның шат авазларыннан гөрләп тора. Балкыган йөзләренә тагын да ямь өстәп Сибгат Хәким (Хәкимов Сибгат Таҗи улы) музеена юл тоттык. Луиза апага бик зур рәхмәт.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1280 | Өстәде: admin | Дата: 04.06.2014

«Йолдызчык» мәктәп яны лагереның 2 нче көне дә истә калырлык булып үтеп китте. Балаларны яклау көне уңаеннан районда «Күңелле стартлар» булды, шунда бик теләп катнаштык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 638 | Өстәде: admin | Дата: 02.06.2014

2014 нче елның 1 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» мәктәп яны лагере чираттагы эшен башлап җибәрде. 1 нче көн – 1 нче июнь. Көнебез тулаем «Балаларны яклау көне»нә багышланды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 662 | Өстәде: admin | Дата: 01.06.2014

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 970 | Өстәде: admin | Дата: 24.05.2014

2014 нче елның 12 нче маеннан 16 нчы маена кадәр «Байтик» балаларны сәламәтләндерү компьютер лагере базасында «Яшь программист» XVIII Республика конкурсының (XVIII Республиканский конкурс «Юный программист» среди учащихся общеобразовательных организаций и обучающихся профессиональных образовательных организаций Республики Татарстан) өченче этабы узды. Анда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия Хәмит кызы (җитәкчесе Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы) «Программа продуктлары» номинациясендә чыгыш ясады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 717 | Өстәде: admin | Дата: 17.05.2014

2014 нче елның 8 нче маенда үткәрелгән «Марш Парков - 2014» конкурсында катнашып, «Лукоморье» әдәби эшләр номинациясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Фәтхрахманов Илмир Рәшит улы 2 нче дәрәҗә диплом белән (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), рәсем ясау номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Марданова Лилия диплом белән бүләкләнде (укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 575 | Өстәде: admin | Дата: 11.05.2014

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан сугыш ветераннарына өчпочмаклы хатлар язылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 955 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2014

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, 2014 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Соңыннан башлангыч сыйныф укучылары авылдагы бердәнбер сугыш ветераны Наҗия апа белән очраштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 729 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2014

2014 нче елның 25 нче апрелендә авыл һәм мәктәп китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары катнашында шигырь бәйрәме үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 776 | Өстәде: admin | Дата: 25.04.2014

2014 нче елның 16 нчы апрелендә Бәрәскә, Олы Мәңгәр, Күәм, Күлле Киме һәм Түбән Көек мәктәп командалары катнашында КВН уен булды. Бәрәскә һәм Түбән Көек командалары финалга үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 876 | Өстәде: admin | Дата: 19.04.2014

« 1 2 3 4 ... 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[16.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз пляж волейболы буенча уздырылган ярышта катнаштылар
[19.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезгә шахмат җыелмалары тапшырдылар
[06.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[06.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында III урын алдылар
[11.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 2 нче урынны яуладылар
[01.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Тамчы-шоу» уенында катнаштылар
[10.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары 2 нче урынны яуладылар
[17.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Википедиянең туган көне билгеләп үтелде
[17.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз республикакүләм бәйгедә 2 нче урын алды
[01.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» җәйге ял лагере ачылды
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды
[17.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
XII Спартакиада нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде
[02.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язучы Әмирхан Еникинең туган көне билгеләп үтелде