Шимбә, 20.04.2024, 18:03
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9476
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2018 нче елның 30 нчы мартында Арча районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика укулары узды. «Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы» секциясендә уңышлы чыгыш ясаган укучыбыз Мөхетдиновка Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының сертификаты бирелде (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы). 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1008 | Өстәде: admin | Дата: 02.04.2018

2018 нче елның 21 нче мартында узган чаңгы ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз Әхмәдуллина 1 нче урын, Галиәхмәтова һәм Аканашев 3 нче урыннарны алдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 838 | Өстәде: admin | Дата: 02.04.2018

2018 нче елның 23 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Без бергә» балалар халык иҗаты республика фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабы узды. Районыбызның сәләтле, талантлы балалары җыйналып, сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә көч сынаштылар. Шулай ук кул эшләре күргәзмәсе, «Туган як киңлекләре» фотокүргәзмәсе оештырылды. Фестивальгә йомгак ясап жюри сәләтле балаларны билгеләп үтте. Бүләкләнүчеләр арасында безнең укучылар булу бик куанычлы. Биюче кызыбыз Мөхәммәтгалиева «Хореография» номинациясендә 3 нче урын, Хәкимов «Халык вокалы» номинациясендә 2 нче урын, «Модалар театры» номинациясендә Мөхәммәтгалиева һәм Шакирова 2 нче урын, фотоконкурста Сафина 2 нче урын яуладылар. Кул эшләре күргәзмәсендә Мәрданова, Гыйниятова һәм Мөхәмәтгалиева 2 нче урынга лаек булдылар. Фестивальне оешкан төстә уздырган өчен, район тарафыннан мәктәбебезгә рәхмәт белдерелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1162 | Өстәде: admin | Дата: 25.03.2018

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 12–19 нчы март аралыгында мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында чаралар узды. Мәктәбебез укучылары актив катнаштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 848 | Өстәде: admin | Дата: 19.03.2018

2018 нче елның 15 нче мартында мәгариф бүлеге психологы Фазылҗанова Лидия Рафил кызы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары белән тренинг уздырды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1096 | Өстәде: admin | Дата: 16.03.2018

В рамках Недели добрых дел 13 марта 2018 года в МБОУ «Нижнекуюкская ООШ» Атнинского муниципального района РТ проводился литературный вечер, посвященный 190-летию великого русского писателя Л.Н.Толстого «Человек человечества славен на века». Л.Н.Толстой – человек величайшей нравственности, мудрости, доброты, самоотверженного служения людям. Соприкоснувшись с жизнью и творчеством великого писателя, учащиеся поняли своеобразие личности Л.Н.Толстого. На вечере учащиеся познакомились с интересными фактами из жизни писателя, открыли новые грани его таланта. Также на вечере учащиеся смогли увидеть инсценирование эпизодов известнейших произведений писателя. Подготовлено и проведено мероприятие учителем русского языка и литературы Эльверой Мансуровной Фатхрахмановой.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 972 | Өстәде: admin | Дата: 13.03.2018

2018 нче елның 12 нче мартында мәктәп (Шәрәфиева Гөлфия) һәм авыл китапханәчесе (Әхмәдуллина Эльмира) тарафыннан китапханәдә «Ватаным Татарстан» газетасының нәшер ителә башлавына 100 ел тулу уңаеннан күргәзмә эшләп куелды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 689 | Өстәде: admin | Дата: 12.03.2018

2018 нче елның 6 нчы мартында мәктәп (Шәрәфиева Гөлфия) һәм авыл китапханәчесе (Әхмәдуллина Эльмира) тарафыннан китапханәдә «Күңел җылым – хезмәтемдә» дип исемләнгән очрашу уздырылды. Анда авылыбыз уңганнарының (Фазылҗанова Әлфинур, Шиһапова Нурсия, Әхмәдуллина Гөлниса, Зарипова Рүзия, Заһидуллина Розалия, Хәйруллина Нүрдидә, Хәкимова Фирая) кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Очрашуга алар үзләренең кул эшләре белән кунакка килделәр һәм осталык серләре белән уртаклаштылар. Очрашу бәйрәм табыны артында узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1107 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2018

2018 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 8 нче март – халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Кызлар-йолдызлар» дип исемләнгән могҗизалар кыры уздырылды. Уен-тамашада һәр сыйныфтан кызлар катнашты. Алар бәйрәмгә күчтәнәчләр белән килделәр. Бүгенге бәйрәм башлангыч сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре тарафыннан әзерләнде. Уен концерт номерлары белән тулыландырылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 792 | Өстәде: admin | Дата: 06.03.2018

2018 нче елның 2 нче мартында узган XII Спартакиадада чаңгы ярышы буенча Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы 1 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде. Укучыларыбыз Нуриев һәм Гатиятова II урыннарны алдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 672 | Өстәде: admin | Дата: 05.03.2018

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучы Кадыйрова «Созвездие-Йолдызлык – 2018» 18 нче Республикакүләм телевизион эстрада фестиваленең район турында «Конферанс» номинациясендә дипломант исеменә лаек булды (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы). 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 888 | Өстәде: admin | Дата: 05.03.2018

2018 нче елның 3 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары тарафыннан «Әлифба бәйрәме» үткәрелде. Балалар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, «Әлифба», «Азбука», «Математика», «Әдәби уку» дәреслекләре алып килгән биремнәрне башкардылар. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре һәм 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәм күңелле үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 785 | Өстәде: admin | Дата: 03.03.2018

2018 нче елның 28 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Закиров (җитәкчесе Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы) һәм Кадыйрова (җитәкчесе Заһидуллина Розалия Әхәт кызы) Биектау районы Олы Битаман мәктәбендә язучы Рафис Корбан иҗатын өйрәнүгә багышланган зона күләмендәге бәйгедә катнашып кайттылар. Укучылар сертификат һәм Рафис Корбан шигырьләре китабы белән бүләкләнделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 910 | Өстәде: admin | Дата: 28.02.2018

« 1 2 3 4 5 6 ... 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[05.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Әйләнә-тирә мөхитне саклау көне» узды
[04.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Китап көне» узды
[19.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда 17 нче көн «Хезмәткә хөрмәт» исеме астында узды
[19.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[17.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[05.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[17.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[15.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне искә алынды
[03.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Казанда классик шахмат буенча ТР беренчелеге узды
[18.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[28.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[19.01.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз онлайн очрашуда катнаштылар
[06.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында III урын алдылар