Җомга, 19.04.2024, 00:30
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9471
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2018 нче елның 27 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә, патриотик айлык кысаларында, «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе үтте. Укучы егетләребез төрле ярышларда үзләрен сынадылар. Иң соңыннан аркан тарту булды. Укучы егетләребез ир укытучылар белән дә аркан тартып, бәйрәм бик күңелле рухта тәмамланды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1075 | Өстәде: admin | Дата: 27.02.2018

2018 нче елның 24 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары «23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне»нә багышланган кичә уздырдылар (сыйныф җитәкчесе Хәбибуллин Рамиль Шамил улы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1218 | Өстәде: admin | Дата: 26.02.2018

2018 нче елның 22 нче февралендә XII Спартакиада уеннары кысаларында узган хоккей ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 1 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 685 | Өстәде: admin | Дата: 26.02.2018

Патриотик айлык кысаларында 2018 нче елның 24 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Сугыш чоры җырлары» исеме астында конкурс узды. һәр сыйныф бер җыр башкарды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 766 | Өстәде: admin | Дата: 24.02.2018

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендәге китапханәдә китапханәчеләр Әхмәдуллина Эльмира һәм Шәрәфиева Гөлфия тарафыннан «Тел – күңелнең көзгесе» исеме астында китап күргәзмәсе куелды. Анда түбәндәге китаплар урын алды: И. Низамов «Уем – тел очында», А. Хәйруллина «Тел күрке – сүз», Ф.С. Сафиуллина «Хәзерге татар әдәби теле», Ә. Кәримуллин «Тел – милләтнең сакчысы», Т. Шакирова «Нәниләр тел өйрәнә». 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 994 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2018

2018 нче елның 16 нчы февралендә Әтнә районы Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбендә күренекле якташыбыз мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды. «Туган ягым – яшел бишек» секциясендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Шакирова 2 нче урын алды, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы). «Фән эшлеклеләре» секциясендә уңышлы чыгыш ясаган укучыбыз Габдрахмановка Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының сертификаты бирелде (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы). 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1045 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2018

2018 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Әфган җиле» исемле интернациональ сугышчыларга багышланган чара үтте. Мәктәбебездә белем алган Әфган һәм Чечня сугышы ветераннарын искә алдык. Аларның туганнарына, дусларына, әти-әниләренә язган хатларын туплап, хатлар аша ветераннарыбызның яшьлекләренә кире кайттык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 948 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2018

2018 нче елның 12 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) «Һөнәр сайлау – җаваплы эш» дигән темага ачык тәрбия сәгате узды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1001 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2018

2018 нче елның 3 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Хәбибуллин Рамиль Шамил улы) тарафыннан студентлар белән очрашу кичәсе уздырылды. Килгән кунаклар үзләренең уку йортлары турында, чын студент тормышын тәфсилләп аңлаттылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 955 | Өстәде: admin | Дата: 03.02.2018

2018 нче елның 25 нче гыйнварында XII Спартакиада уеннары кысаларында узган волейбол ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең кызлар командасы 3 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 955 | Өстәде: admin | Дата: 29.01.2018

2018 нче елның 25 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «География дәресләрендә укучыларга системалы эшчәнлекле якын килү» дигән тема астында семинар узды. Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 5 нче сыйныфта география фәненнән «Урында ориентлашу. Горизонт якларын компас һәм җирле билгеләр ярдәмендә табу» дигән тема буенча ачык дәрес уздырды. Соңыннан фикер алышулар һәм ТДИ, БДИ биремнәре буенча практик өлеш каралды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 884 | Өстәде: admin | Дата: 25.01.2018

2018 нче елның 23 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зарипова Чулпан Әмир кызы 6-9 нчы сыйныфлар өчен Джордж Гордон Байрон [22 нче гыйнвар, 1788 нче ел — 19 нчы апрель, 1824 нче ел] тууына 230 ел тулуына чара үткәрде. Укучылар Байронның иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар. Укучылар кызыксынып өйрәнделәр, сорауларга төгәл җаваплар бирделәр. Чара мавыктыргыч, файдалы булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1052 | Өстәде: admin | Дата: 23.01.2018

2018 нче елның 22 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Экономика һәм без» дип аталган чара уздырды. Чарада 6-8 нче сыйныф укучылары командаларга бүленеп ярыштылар, экономия белән бәйле мәсьәләләр чиштеләр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 997 | Өстәде: admin | Дата: 22.01.2018

« 1 2 3 4 5 6 7 ... 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере эшен башлап җибәрде
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[03.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
3 нче июнь «Мин – дизайнер» исеме астында узды
[09.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәче Шәрәфиева Гөлфиягә Мактау кәгазе тапшырылды
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[17.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[16.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[21.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык күгәрчене» акциясендә катнаштылар
[16.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[05.07.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка тугыз яшь тулды
[17.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз республикакүләм бәйгедә 2 нче урын алды
[26.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Корней Чуковскийның туган көне билгеләп үтелде
[27.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды