Чәршәмбе, 24.04.2024, 10:44
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9490
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2018 нче елның 17 нче гыйнварында XII Спартакиада уеннары кысаларында узган волейбол ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 1 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 991 | Өстәде: admin | Дата: 22.01.2018

2018 нче елның 17 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы Википедиянең туган көне уңаеннан 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен чара уздырды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1123 | Өстәде: admin | Дата: 17.01.2018

2018 нче елның 16 нчы гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан күренекле якташыбыз мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең (Шиһабетдин бин Бәһәүтдин Мәрҗани) [16 нчы гыйнвар, 1818 нче ел — 15 нче апрель, 1889 нчы ел] тууына 200 ел тулу уңаеннан «Шиһабетдин Мәрҗанинең тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән әдәби чара уздырылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1098 | Өстәде: admin | Дата: 16.01.2018

15 нче гыйнвардан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Ачык ишекләр көне башланып китте. График буенча әти-әниләр дәресләр карыйлар. Соңыннан класста әти-әниләр белән 2 нче чирек нәтиҗәләре һәм сыйныфтагы  проблемалар хакында сөйләшүләр үтә. Беренче көнне 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләренә Ачык ишекләр көне уздырылды. Әти-әниләр информатика, география һәм рус теле фәннәреннән дәресләр карадылар. 16 нчы гыйнварда 5 нче сыйныф әти-әниләре кунакка килделәр. Алар математика һәм инглиз теле дәресләрен карадылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1220 | Өстәде: admin | Дата: 16.01.2018

2018 нче елның 5 нче гыйнварында Арча шәһәре стадионында кызлар һәм егетләр командалары арасында Арча муниципаль районы беренчелегенә чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Эстафетада Иске Кырлай, Ашытбаш, Арчаның 1 нче, 6 нчы, 7 нче мәктәпләре һәм Әтнә районы командалары катнашты. Составына Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Әхмәдуллин, Аканашев һәм Аканашева кергән командалар 3 нче урыннарны яуладылар, «Арча» спорт мәктәбеннән медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 995 | Өстәде: admin | Дата: 09.01.2018

«Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында Кыш бабай призына милли көрәш буенча бәйге узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Закиров 3 нче урын яулады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1095 | Өстәде: admin | Дата: 09.01.2018

Татар теле буенча үткәрелгән олимпиаданың район турында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Галиәхмәтова (укытучысы Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы) җиңүче булды. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1001 | Өстәде: admin | Дата: 26.12.2017

Технология фәне буенча үткәрелгән олимпиаданың район турында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Мөхәммәтгалиева (укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы) призер булды. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 800 | Өстәде: admin | Дата: 24.12.2017

2017 нче елның 23 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 6-9 нчы сыйныф укучылары катнашында яңа ел бал-маскарады үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 928 | Өстәде: admin | Дата: 23.12.2017

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.

Яңа 2018 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 894 | Өстәде: admin | Дата: 23.12.2017

2017 нче елның 13 нче декабрендә XII Спартакиада уеннары кысаларында узган баскетбол ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 1 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1048 | Өстәде: admin | Дата: 18.12.2017

2017 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга тугыз ел тулды. 2008 нче елның 6 нчы декабрендә социаль үзәкне ачуга Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев килгән иде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1071 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2017

Математика фәне буенча үткәрелгән олимпиадада Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аскаров (укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) призер булды. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 912 | Өстәде: admin | Дата: 05.12.2017

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[20.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[04.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[21.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[25.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[30.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Эрудит–Клуб» интеллектуаль уены үткәрелде
[24.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Казанда «IT-чемпион» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр
[05.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
5 нче июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, экологлар бәйрәме
[05.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Әтнә район Советының Рәхмәт хаты тапшырылды
[11.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз грамота белән бүләкләнде
[23.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Лагерьга йөрүчеләр походка чыктылар, соңыннан лагерь ябылды
[03.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте
[06.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде