Пәнҗешәмбе, 18.04.2024, 05:48
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9468
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайтының (http://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына сигез ел булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1435 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2019

2019 нчы елның 23 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне алты укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашырга тантанага укытучылары, әти-әниләре килде.

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1324 | Өстәде: admin | Дата: 23.06.2019

23 нче июнь көнне «Йолдызчык» мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар походка чыктылар. Елгада балык тотып, уха пешереп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Бу лагеребызның соңгы көне булды һәм лагерьда йөрү балаларга бик ошады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 943 | Өстәде: admin | Дата: 23.06.2019

22 нче июнь көне лагеребызда «Хәтер көне» исеме астында үтте. Шул уңайдан авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәлгә бардык һәм сугышта һәлак булган авылдашларыбызның исем, фамилияләре белән таныштык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 774 | Өстәде: admin | Дата: 22.06.2019

21 нче июнь көнне «Йолдызчык» мәктәп яны лагеренда театр елы унаеннан «Көлке көне» булды. Балалар төрле әкият һәм шигырьләрне сәхнәләштерделәр. Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры турында сөйләштек.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 707 | Өстәде: admin | Дата: 21.06.2019

2019 нчы елның 20 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүче балалар Казан шәһәрендә зоопаркта булып кайттылар. Көнебез бик кызыклы һәм файдалы үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 943 | Өстәде: admin | Дата: 20.06.2019

19 нчы июнь көнне «Йолдызчык» мәктәп яны лагеренда Сабантуй бәйрәме уздырылды. Балалар һәр төр уеннарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 627 | Өстәде: admin | Дата: 19.06.2019

18 нче июнь көнне лагеребызда «Сәяхәт итү көне» булды. Шулай ук балалар сабантуена бирнә җыйдык. Ә төшке аштан соң мәктәп бакчасында эшләп керергә дә өлгердек.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 608 | Өстәде: admin | Дата: 18.06.2019

17 нче июнь көнне «Йолдызчык» мәктәп яны лагеренда «Музейлар көне» булды. Арча шәһәрендә «Туган як», «Әдәбият һәм сәнгать» музейларында булдык. Бик күп мәгълүмат белән таныштык. Ә соңыннан стадионга бардык, балалар мәйданчыгында уйнадык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 662 | Өстәде: admin | Дата: 17.06.2019

2019 нчы елның 15 нче июнендә лагеребызда «Очрашулар көне» булды. Авылыбызның машина-трактор паркында, сөтчелек фермаларында һәм кибетләрдә булып андагы һөнәр ияләре белән очрашып, сөйләшеп кайттык. Ә аннан соң һөнәрләр турында кроссвордлар чишәргә, табышмакларга җавап бирергә дә өлгердек.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 855 | Өстәде: admin | Дата: 15.06.2019

14 нче июньдә лагеребызда Светофор фәннәре көне үткәрелде. «Светофорда кунакта» булганнан соң, балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча төрле конкурсларда катнаштылар. Могҗизалар кыры, асфальтта рәсем ясау буенча да алар үзләрен сынадылар. Үзләрен өлгер күрсәтүчеләр грамота һәм дипломнар белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 606 | Өстәде: admin | Дата: 14.06.2019

13 нче июнь – кызыксынучаннар көне. Бүген лагеребыз нәкъ тә шул девиз астында эшләде. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» конкурсы, «математик поезд» дип аталган чаралар балаларның игътибарын җәлеп итте, кызыксынучанлыгын тагын да арттырды. Чаралар арасында балалар хәрәкәтчән уеннар уйнап ял итәргә дә өлгерделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 591 | Өстәде: admin | Дата: 13.06.2019

12 нче июнь көнне «Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Россия көне билгеләп үтелде. «Илебезгә мәхәббәт белән» дигән кичә үткәрелде, Россия символлары белән таныштыру оештырылды. Көн азагында викторина һәм рәсем конкурсы уздырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 833 | Өстәде: admin | Дата: 12.06.2019

1 2 3 ... 7 8 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[14.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең техник хезмәткәре чаңгы ярышында 3 нче урын алды
[19.01.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз онлайн очрашуда катнаштылар
[18.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Казан арты – Әтнә төбәге» бәйгесендә катнаштылар
[17.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[20.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[05.07.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка ун яшь тулды
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Без бергә» фестивалендә 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар
[03.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә балалар иминлеге айлыгы дәвам итә
[16.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә информатика укытучыларының секция утырышы үтте
[06.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[01.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[03.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте
[01.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» җәйге ял лагере ачылды