Җомга, 19.04.2024, 01:56
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9471
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы 2019 нчы елның 22 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә мәгърифәтче, тарих фәннәре кандидаты (1982), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002) Яңа Шимбер авылында туган якташыбыз Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова белән бик матур очрашу кичәсе узды. Тәэминә апаның сөйләгәннәрен тын да алмый тыңлап утырдык. Ул укучыларны татар халкының тарихы белән тирәнтен таныштырды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1558 | Өстәде: admin | Дата: 24.03.2019

2019 нчы елның 21 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә укучылар өчен Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Аны 5 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары әзерләделәр (сыйныф җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы). Балалар «Кыш»ны озатып «Нәүрүз»не каршыладылар, язга багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук тәмле коймак белән дә сыйландылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 692 | Өстәде: admin | Дата: 21.03.2019

Всероссийский конкурс юных чтецов «Живая классика» – соревновательное мероприятие по чтению вслух (декламации) отрывков из прозаических произведений российских и зарубежных писателей. В рамках Конкурса участникам предлагается прочитать вслух на русском языке отрывок из выбранного ими прозаического произведения. Целью конкурса является повышение интереса к чтению у школьников. Конкурс решает следующие задачи:

  • развивающие, в том числе формирование привычки к чтению, развитие эмоционального интеллекта, читательского вкуса, навыков выразительного чтения на основе глубокого осмысления текста;
  • образовательные, в том числе расширение читательского кругозора детей через знакомство с произведениями русской литературы XVIII-XXI вв., с современной русской детской и подростковой литературой, с зарубежной и региональной литературой;
  • социальные, в том числе поиск и поддержка талантливых детей, создание социального лифта для читающих детей, формирование сообщества читающих детей;
  • инфраструктурные, в том числе знакомство школьников с возможностями современных библиотек, создание сетевой среды, пропагандирующей чтение как ценность. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1032 | Өстәде: admin | Дата: 19.03.2019

2019 нчы елның 12 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Без бергә» республика балалар сәнгате фестиваленең муниципаль этабы узды. Районыбызның сәләтле, талантлы балалары җыйналып, сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә көч сынаштылар. Фестивальгә йомгак ясап жюри сәләтле балаларны билгеләп үтте. Бүләкләнүчеләр арасында безнең укучыбыз Шакирова да бар. Ул 3 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. 
«Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабын оешкан төстә уздырган өчен, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективына Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарипов Ленар Тәлгать улы рәхмәт белдерде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1071 | Өстәде: admin | Дата: 13.03.2019

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучы Кадыйрова «Созвездие-Йолдызлык – 2019» 19 нчы Республикакүләм телевизион эстрада фестиваленең район турында «Конферанс» номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (җитәкчесе Гайнуллина Лилия Сәлих кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 926 | Өстәде: admin | Дата: 11.03.2019

2019 нчы елның 7 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Ягез әле, кызлар» дип аталган бәйге үткәрелде. Бүген безнең уенда эшкә уңган, тапкыр, зирәк, төскә матур, сылу кызларыбыз катнашты. Кызларыбыз шигырь дә яздылар, дәртләнеп җырладылар, өздереп биеделәр, аш-су пешерү серләре белән дә уртаклаштылар, милли киемнәр турында да чыгыш ясадылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1004 | Өстәде: admin | Дата: 07.03.2019

Бүген, 6 нчы март – Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан, мәктәп һәм авыл китапханәчеләре тарафыннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән Абдулла Алиш премиясе лауреатларының шигырьләрен кычкырып уку уздырылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1217 | Өстәде: admin | Дата: 06.03.2019

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе һәм авыл китапханәчеләре берлегендә 2 нче март көнне язучы, журналист, тәрҗемәче, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1984) Әмирхан Еникинең (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев) тууына 110 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Күңел карурманнарының тургае» дигән китап күргәзмәсе куелды һәм күзәтү ясалды. Укучылар язучының тормыш юлына багышланган материаллар һәм язучының әдәби әсәрләре белән таныштылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1100 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2019

2019 нчы елның 28 нче февралендә патриотик айлык кысаларында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Аҗаган–2019» хәрби-спорт уены үткәрелде. «Динамит» һәм «Торнадо» командалары көч сынашты. Ярыш «Торнадо» командасы җиңүе белән тәмамланды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1164 | Өстәде: admin | Дата: 28.02.2019

22 нче февраль көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Ягез әле, егетләр» дип аталган конкурс үткәрелде. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» диләр. Егетләребез дә бу көнне төрле яктан сыналды: прическа да ясадылар, суган да әрчеделәр, шигырь дә яздылар, табышмакка да җавап эзләделәр. Сынатмадылар! Кемдер өздереп биеп күрсәтте, кемдер мәзәк сөйләп көлдерде, кемдер җыр сузды! Афәрин, егетләр, сынатмадыгыз!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1023 | Өстәде: admin | Дата: 24.02.2019

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә 21 нче февраль – Туган тел көне уңаеннан мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан «Тел – күңелнең көзгесе» темасы астында күргәзмә эшләнеп куелды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 729 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2019

2019 нчы елның 15 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты герой-шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) [15.02.1906 – 25.08.1944] туган көнен искә алдылар. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 971 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2019

2019 нчы елның 13 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Әфган сугышы ветераннары белән очрашу булды. Очрашуга мәктәбебездә белем алган, бүгенге көндә районыбызның әфганчылар советы җитәкчесе Кәбиров Ленар Наил улы, Абдуллин Фердинант Зиннур улы, Шакиров Илһам Рәфкать улы килде. Алар белән якыннан очрашып сөйләшү балаларга патриотик тәрбия бирүдә зур ярдәм булып тора. Очрашу ахырында укучылар Зөлфәт Зиннуров башкаруында Ленар Кәбиров сүзләренә язылган җыр тыңладылар.   

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1056 | Өстәде: admin | Дата: 13.02.2019

« 1 2 3 4 5 6 7 8 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[07.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз рәхмәт хаты белән бүләкләнде
[17.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Музейлар көне» узды
[21.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[30.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Татар әдәбияты буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Ш. Мәрҗани исемендәге республика укуларында катнашты
[23.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча II урын алдылар
[01.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[25.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары проект эшләре якладылар
[01.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[28.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[27.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия сәгате уздырылды
[21.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Түбән Көек авылыннан Сабантуйга бирнә җыйдылар