Җомга, 19.04.2024, 17:07
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9473
Статистика

Онлайн барлыгы: 9
Кунаклар: 9
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә шагыйрь Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан шигырь кичәсе булып узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, иҗаты белән тирәнрәк таныштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 963 | Өстәде: admin | Дата: 25.12.2020

2020 нче елның 19 нчы декабрендә «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында милли көрәш бәйгесе узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Шәрипов 1 нче урынны, Закиров һәм Мөхәмәтгалиев Ф. 2 нче урыннарны, Аканашев 3 нче урынны яуладылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1024 | Өстәде: admin | Дата: 21.12.2020

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Кадыйрова «Экология – балалар карашы» Илкүләм проекты» рәсем һәм проектлар республика конкурсының муниципаль этабында 2 нче урын алды һәм диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1038 | Өстәде: admin | Дата: 16.12.2020

«Туган ягым – яшел бишек» ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Әтнә районы оешуының 30 еллыгына багышланган укучылар арасында туган якны өйрәнү буенча төбәкара эзләнү эшләре конференциясендә 3 нче урын алган Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Аканашева (җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы) һәм Йосыфов (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) грамота белән бүләкләнделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1300 | Өстәде: admin | Дата: 11.12.2020

«Туган телем – иркә гөлем» район конкурсында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Кадыйрова III урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 770 | Өстәде: admin | Дата: 11.12.2020

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия һәм Әхмәдуллина Эльмира 3 нче сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1087 | Өстәде: admin | Дата: 08.12.2020

2020 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урнашкан төп гомуми белем мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга унике ел тулды. 2008 нче елның 6 нчы декабрендә урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәкне ачуга Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев килгән иде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1176 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2020

4 нче декабрь көнне күренекле якташ шагыйребез Сибгат Хәкимнең туган көнен искә алу уңаеннан, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә китапханәчеләр 7 нче сыйныф укучылары белән шигырь кичәсе уздырдылар. Китап күргәзмәсе куелды, күзәтү ясалды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 960 | Өстәде: admin | Дата: 04.12.2020

2020 нче елның 25 нче ноябрендә бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында катнашып, җәмгыять белеменнән призер булган Аскаровны (укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы) котлыйбыз.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1117 | Өстәде: admin | Дата: 03.12.2020

1 нче декабрь – Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә тәрбия сәгатьләре үткәрелде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1061 | Өстәде: admin | Дата: 01.12.2020

Әниләрне бәйрәм белән котлап, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең һәр сыйныфы үзенең чыгышын видеога төшерде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1002 | Өстәде: admin | Дата: 30.11.2020

2020 нче елның 19 нчы ноябрендә рус теленнән булып узган Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында катнашкан укучыларыбызның нәтиҗәләре куанырлык:
1. Аскаров – җиңүче,
2. Шакирова – җиңүче,
3. Галиәхмәтова – призер,
4. Йосыфов – призер,
5. Халикова – призер.
Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, алда да зур уңышларга ирешүләрен көтеп калабыз. Аларны әзерләүче рус теле һәм әдәбияты укытучылары Кадимова Сөмбел Мулланур кызына һәм Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызына рәхмәтебезне җиткерәбез.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1132 | Өстәде: admin | Дата: 30.11.2020

2020 нче елның 24 нче ноябрендә мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары «Казан дәүләт энергетика университетында кунакта» дигән онлайн-чарада катнаштылар. Чара Казан Дәүләт энергетика университеты тарафыннан дистанцион рәвештә, онлайн-режимда Zoom мәйданчыгын кулланып үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 948 | Өстәде: admin | Дата: 25.11.2020

« 1 2 3 4 5 6 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[29.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча III урын алдылар
[30.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[27.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез төп мәктәпләр рейтингында унлыкта
[23.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Спартакиаданың быелгысы тәмам, җиңүчеләр билгеле
[24.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышлары үтте
[30.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[17.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз республикакүләм бәйгедә 2 нче урын алды
[02.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язучы Әмирхан Еникинең туган көне билгеләп үтелде
[25.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды
[11.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[06.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде