Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
| 5 нче сыйныф укучысы Хафизова Әминә "Парклар маршы - 2011" акциясенең иҗади эшләр конкурсында катнашып, диплом белән бүләкләнде.
|
|
|
26 нчы апрель көнне 7 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия район укучылары белән Казанда Габдулла Тукайга 125 ел тулу уңаеннан үткәрелгән шигырь бәйрәмендә булып кайтты. Бәйрәм тантанасы турындагы хисләрен сыйныфташлары белән дә уртаклашты.
|
|
13 апрель көнне мәктәбебездән 3 укучы шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашуга бардылар. Очрашуда 9 нчы сыйныф укучысы Фазылҗанов Рәфиснең "Теләк" шигыре уңай бәяләнде.
|
12 апрель - Космонавтика көне. Нәкъ 50 ел элек Юрий Гагарин, галәмгә очып, бөтен дөньяга таныла. Безнең мәктәбебездә дә физика укытучысы Шакирова Ф.Ф. бу көн уңаеннан "Кеше галәмдә" дигән кичә үткәрде, викторинага нәтиҗә ясады.
|
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан "Китап - юл күрсәтүче маяк ул" дигән әдәби кичә уздырылды. Анда әзерлек төркеме балалары да катнаштылар.
|
27 нче март сәнгать укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы белән берлектә театр көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне һәр сыйныф бер спектакльдән күренеш тәкъдим итте. Укучыларга бигрәк тә музыкаль күренешләр ошады.
|
| 7 нче сыйныф укучысы Фәтхрахманов Ильмир Л.Н.Толстой исемендәге IX республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең район этабында эзләнү эше белән катнашып 2 нче урын алды. Укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы.
|
|
Район күләмендә 6-8 нче сыйныфлар арасында үткәрелгән олимпиадада катнашып, 6 нчы сыйныфтан Сәмигуллина Нүрзилә (укытучысы Галиәхмәтова Г.Н.) татар теленнән 1 нче урын, 7 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия (укытучысы Кәбирова Г.С.) татар теленнән 2 нче урын, татар әдәбиятыннан 3 нче урын алдылар.
|
2011 нче елның 31 нче мартында Түбән Көек урта мәктәбендә педагогик укулар узды. Анда Күәм, Күлле-Киме, Комыргуҗа урта мәктәпләре укытучылары, чыгышлар тыңлау белән бергә, мастер-класслар карадылар.
...
Дәвамын укырга »
|
2011 нче елның 28 нче мартында 5 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан районда экологик конференциядә "Түбән Көек авылы биоиндикациясе" дигән темага чыгыш ясап, 2 нче урын алды һәм грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе биология укытучысы Шакирова Ф.Г.
|
| 14 нче марттан 19 нчы мартка кадәр мәктәптә "Төгәл фәннәр атналыгы” үтте. Атналыкта "Математика утравында соңгы герой” (5 һәм 6 нчы сыйныфлар), 7-8 нче сыйныфлар арасында "Математик ярыш”, "Алтын бишлек” (физикадан интеллектуаль бәйге), "Информатик уен” (7-11 нче сыйныфлар), "9 нчы сыйныфлар өчен математик уен”нарда Садриев Ислам (5 нче сыйныф), Фазылҗанов Рәфис (9 нчы сыйныф), 7 нче сыйныф укучылары, "Атомнар” командасы җиңү яуладылар.
|
|
| 7 нче сыйныф укучылары, 8 нче март бәйрәме белән котлау өчен, әниләрен кунакка чакырдылар. Бергәләп ярышып, күңелле итеп табын артында бәйрәмне тәмамладылар.
|
|
| 2011 нче елның 5 нче мартында 5 нче сыйныф кызлары һәм аларның әниләре "Әниләр алтын, кызлар - ялкын” дип исемләнгән кичәдә үзара ярыштылар. Нәтиҗәдә "дуслык” җиңде.
|
|
|
|