Шимбә, 20.04.2024, 04:16
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9475
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2014 нче елның 28 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә Дамир кызы Каюм Насыйри исемендәге XII яшүсмерләр фәнни–тикшеренү укуларының төбәкара этабында катнашып, II урын алды һәм грамота белән бүләкләнде (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 528 | Өстәде: admin | Дата: 01.03.2014



2014 нче елның 28 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Нуриев Альберт Гаяз улы (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы), 8 нче сыйныф укучысы Хафизова Әминә Гомәр кызы (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), 9 нчы сыйныф укучысы Нуриев Альберт Гаяз улы (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) Каюм Насыйри исемендәге XII яшүсмерләр фәнни–тикшеренү укуларының төбәкара этабында актив катнашканнары өчен грамота белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1030 | Өстәде: admin | Дата: 01.03.2014



«Ел укытучысы» бәйгесенең район турында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 557 | Өстәде: admin | Дата: 27.02.2014



2014 нче елның 22 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә патриотик айлык планына кергән «Аҗаган» уены узды. Уеннар ир–егетләребезне Ватанны саклауга әзерлек планында оештырылган иде. 

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 726 | Өстәде: admin | Дата: 24.02.2014



2014 нче елның 20 нче февралендә Әтнә районы Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды. «Театр – яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә» (Г.Тукай) секциясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия Хәмит кызы (җитәкчесе Кадимова Сөмбел Мулланур кызы) һәм «Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» (Г.Тукай) секциясендә 9 нчы сыйныф укучысы Нуриев Альберт Гаяз улы (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы) уңышлы чыгыш ясадылар һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 739 | Өстәде: admin | Дата: 23.02.2014



2014 нче елның 20 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә булды. Кичәдә ир укытучылардан һәм югары сыйныф укучыларыннан торган ике команда көч сынашты.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1016 | Өстәде: admin | Дата: 22.02.2014



2014 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) [15.02.1906 – 25.08.1944] туган көнен искә алып, 5 нче сыйныф укучыларына аның иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Чараны китапханәче Шәрәфиева Гөлфия үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 732 | Өстәде: admin | Дата: 18.02.2014



2014 нче елның 13 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Әфган ачысын татыган авылдашларыбыз» темасы астында әфганчылар белән очрашу-кичә узды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1311 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2014



2014 нче елның 12 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар үтте. Семинарның темасы: «Укучыларның метапредмет белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерү». 1 нче сыйныфта Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы математика, 2 нче сыйныфта Заһидуллина Розалия Әхәт кызы сынлы сәнгать, 3 нче сыйныфта Шакирова Венера Илгизәр кызы әдәби уку, 4 нче сыйныфта Абдуллина Гөлназ Газиз кызы татар теле дәресләре күрсәттеләр. Түгәрәк өстәл артында дәресләргә анализ ясалды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1576 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2014



2014 нче елның 10 нчы февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт атналыгы кысаларында технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы 7–11 нче сыйныф кызлары арасында карвинг буенча конкурс үткәрде. Алар матур итеп яшелчә-җимеш кисү буенча көч сынаштылар.

Бәйге нәтиҗәләре:

1 нче урын – «Остров сокровищ» исемле композиция (8 нче сыйныф);
2 нче урын – «Су асты патшалыгы» исемле композиция (7 нче сыйныф), «Сказочная поляна» исемле композиция (9 нчы сыйныф);
3 нче урын – «В гостях у лягушки» исемле композиция (11 нче сыйныф), «Кояшлы күл» исемле композиция (10 нчы сыйныф).
  

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 860 | Өстәде: admin | Дата: 11.02.2014



2014 нче елның 8 нче февралендә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге IX Республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан Әнәс кызы III урын яулады (җитәкчесе Шакирова Флера Гарифҗан кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1282 | Өстәде: admin | Дата: 10.02.2014



2014 нче елның 6 нчы февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт атналыгы кысаларында технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы 3 нче («Пожарниклар» командасы) һәм 4 нче сыйныфлар («Врачлар» командасы) өчен «Угадай профессию» дигән уен оештырды. 3 нче сыйныфлар өлгерлек күрсәтте, музыкаль тукталышта җырладылар да, җавапларны да дөрес таптылар, алар 1 нче урын алдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 914 | Өстәде: admin | Дата: 08.02.2014



2014 нче елның 5 нче февралендә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр арасында үткәрелгән Кышкы Спартакиада ярышларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы отжимание буенча III урын, Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы дартс буенча II урын, Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы турникта тартылу буенча I урынны алып, район мәгариф бүлегенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 547 | Өстәде: admin | Дата: 06.02.2014

« 1 2 ... 78 79 80 81 82 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[21.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[24.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз атналыгы дәвам итә
[15.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[20.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Казанга экскурсиягә бардылар
[24.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында III урын яулады
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә эрудит уены уздырылды
[27.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия сәгате уздырылды
[19.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезгә шахмат җыелмалары тапшырдылар
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[16.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык ишекләр көне башланып китте
[18.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәяхәт итү көне» узды
[25.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Аҗаган – 2023» хәрби-спорт уены узды
[16.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде