Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли.
Сезгә иминлек, озын гомер, сәламәтлек теләп кала. 2014 нче ел сезгә бары тик шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар алып килсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен.
Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. |
...
Дәвамын укырга »
|
| Мәктәбебез Яңа ел бәйрәменә әзерлекне сыннар эшләүдән башлады. Барлык сыйныф укучылары да бу эшкә бик теләп катнаштылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 24 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә һәм 10 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия Казан милли эзләнү технология университеты (КНИТУ) уздырган «Вперед – в прошлое - 2013» конкурсының «Минем ачышларым» номинациясендә катнашып, зурлар төркемендә I урын алдылар (җитәкчеләре Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы).
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 21 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата «Утлы еллар поэзиясе» темасы астында 1-7 нче сыйныф укучылары катнашында шигырь кичәсе үткәрелде һәм китапханәче Шәрәфиева Гөлфия тарафыннан презентация күрсәтелде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачылуга биш ел тулды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1960), РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970) Сибгат Хәкимнең (Хәкимов Сибгат Таҗи улы) туган көнен искә алып китү уңаеннан Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе Шәрәфиева Гөлфия күргәзмә эшләп куйды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 30 нчы ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Сингапур методикасын кулланып, ачык дәресләр бирү башланды. Ул 3 нче сыйныфтан (укытучысы Шакирова Венера Илгизәр кызы) һәм 10 нчы сыйныфта рус теле дәресләреннән (укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы) башланып китте.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе Шәрәфиева Гөлфия «Батырларның даны мәңгелек» дигән күргәзмә эшләп куйды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 29 нчы ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә ОБЖ һәм физкультура укытучыларының район семинары булып узды. Семинарның темасы: "ОБЖ һәм физкультура дәресләрендә яңа технологияләр куллану”. Дәресләрне 5 нче сыйныфта физкультурадан Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы һәм ОБЖдан 11 нче сыйныфта Хафизов Гомәр Зариф улы үткәрделәр. Соңыннан дәресләргә анализ ясалды һәм фән укытучыларына яңалыклар җиткерелде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Әниләр көне уңаеннан Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе Шәрәфиева Гөлфия күргәзмә эшләп куйды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 25 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр көненә багышланган концерт булды. Бәйрәмгә һәр укучының да әнисе чакырылган иде. Бәйрәм программасын 6 нчы сыйныф укучылары төзеде (сыйныф җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы). Һәр сыйныфтан да концерт номерлары куелды. Концерт бик матур булды. Әниләр бәйрәмнән канәгать калдылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 25 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» үтте. Һәр сыйныф ныклы әзерлекле иде. Иң күп акчаны 7 нче сыйныф укучылары эшләде (сыйныф җитәкчесе Муллагалиева Зөһрә Наил кызы).
|
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 80 81 82 83 84 ... 103 104 »
|
|