Сишәмбе, 17.07.2018, 04:31
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 4788
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Санагыч
счетчик посещений скачать

Керү формасы
Язмалар архивы
Төп бит » Архив материалов

2012 нче елның 12 нче февралендә Әтнә районы мәдәният һәм спорт үзәге каршында «Россия чаңгы юлы-2012» узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Кадимова Сөмбел Мулланур кызы җитәкче хатын-кызлар арасында III урынга лаек булды.

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 484 | Өстәде: admin | Дата: 14.02.2012

«Эрудит-клуб»ның «Классик музыка» темасына багышланган турында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы I урын яулады һәм диплом белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 359 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2012


2012 нче елның 8 нче февралендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең Интернет-сайтлары арасында уздырылган V республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты III дәрәҗә дипломга лаек булды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 494 | Өстәде: admin | Дата: 09.02.2012

2012 нче елның 2 нче февраленнән Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Әтнә районы Мәшгульлек үзәге» белән берлектә пенсионер һәм инвалидлар өчен компьютерга өйрәтү курслары башланды.
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 300 | Өстәде: admin | Дата: 07.02.2012

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия «Киләчәккә билет» республика конкурсының муниципаль турында «Минем киләчәк һөнәрем» номинациясендә җиңү яулады һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 475 | Өстәде: admin | Дата: 01.02.2012


2012 нче елның 30 нчы гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәресләрдән соң «Ел укытучысы - 2012» конкурсының мәктәп туры үткәрелде. «Үзем турында үзем», «Эш портфолиосы», «Мастер-класс», «Педагогик ситуацияләр» этапларын уңышлы узып Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы җиңү яулады һәм район турының I этабына тәкъдим ителде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 913 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2012

2012 нче елның 25 нче гыйнварында районның 1 нче сыйныф укытучылары арасында, компьютер технологияләрен иң яхшы белүчене ачыклау максатыннан, конкурс узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шакирова Венера Илгизәр кызы III урынга лаек булды һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 480 | Өстәде: admin | Дата: 26.01.2012

2012 нче елның 25 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфлары арасында классик музыка буенча «Эрудит» уены үткәрелде. Иң күп баллны 5 нче сыйныф укучылары җыйды.
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 366 | Өстәде: admin | Дата: 25.01.2012

Фазылҗанов Рәфис 2010-2011 нче уку елында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлады. Хәзер ул укуын Арчада дәвам итә. Сезгә аның «Мәктәбем» шигырен тәкъдим итәбез.


Мәктәбем

Юксынулар кисәк биләп алды
Хатирәләр басты йөрәгем.
Ни хәлләрдә икән сез дусларым?
Ничек яши икән мәктәбем?

Озатсаң да безне, әй мәктәбем,
Юксындыра синсез яшәве.
Тыңгы белмәс көмеш кыңгыравың
Һаман дәресләргә дәшәме?

Дулкынланып иртән юлга чыктым,
Юлым сиңа иде, мәктәбем,
Букетымны кысып кулларыма
Хәтеремдә атлап кергәнем.


Дөньяны син яңа яктан ачтың,
Төшендердең белем серләрен.
Классташлар, яңа дуслар таптым
Синең ярдәм белән, мәктәбем.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 762 | Өстәде: admin | Дата: 24.01.2012


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Фәтхрахманов Ильмир «Милый счетчик», Әскәрова Диләрә «Рәхмәт энергетикларга» шигырьләре һәм Галиәхмәтова Дилә «Берегите энергию» рәсеме белән «Энергия Детства» конкурсында катнаштылар.

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 392 | Өстәде: admin | Дата: 23.01.2012

« 1 2 ... 82 83 84 85 86 ... 91 92 »
Эзләү
Вакыт
Календарь
«  Июль 2018  »
ДСЧПҖШЯ
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Тәрбия
Вакыт агышы
Бәйге
Белем җәүһәрләре-2014 V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе © 2018
Сделать бесплатный сайт с uCoz

Сайт 2011 нче елның июль аенда дөнья күрде. Мәктәпнең элеккеге сайты http://tkoek.narod.ru
Сайттагы материалларны файдаланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.