Сишәмбе, 23.04.2024, 18:58
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9488
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе лагерьда укучыларның буш вакытын мавыктыргыч, туган якны өйрәнүне яхшы оештырган өчен район мәгариф бүлегенең грамотасы белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 605 | Өстәде: admin | Дата: 27.08.2013



2013 нче елның 24 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышы узды. Анда Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.


Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе турында тулырак...

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 733 | Өстәде: admin | Дата: 26.08.2013



2013 нче елның 19 нчы һәм 20 нче август көннәрендә Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында педагогларның август конференциясе секцияләре эшләде.

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 470 | Өстәде: admin | Дата: 25.08.2013



Район мәктәпләреннән килгән бер төркем укытучылар мәгариф бүлеге җитәкчелегендә мәктәпләрнең тәҗрибә участокларына анализ ясады. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе бакчасында җәй буена эш гөрләде. Укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән мул уңыш үстерелде.



Мәктәп яны тәҗрибә участокларына анализ турында тулырак...
... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 662 | Өстәде: admin | Дата: 29.07.2013



Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан мәктәп тәҗрибә участоклары арасында үткәрелгән бәйгедә 2012 нче ел нәтиҗәләре буенча Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе тәҗрибә участогы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы грантына ия булды.



Белем бирү учреждениеләре өйрәнү-тәҗрибә участокларының республика конкурсы нәтиҗәсе турында тулырак...

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 604 | Өстәде: admin | Дата: 28.07.2013



Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайтының (http://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына ике ел булды.

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 669 | Өстәде: admin | Дата: 03.07.2013



Шулай итеп, тынгысыз, шау-шулы 21 көн артта калды. Әле кайчан гына лагеребыз балаларның тавышы белән яңгырап торса, бүген инде «саубуллашу көне». Барыбызның да йөзләре моңсу, беребезнең дә аерылышасы килми. Шушы вакыт эчендә барыбыз тагын да дуслашып-туганлашып өлгергән идек. Көнебез тантаналы лагерь сменасын ябу линейкасы белән башланып китте. Линейкада бүгенге көннең планлаштырган эшләре белән таныштык. Алда безне пенсионер укытучы, сугыш арты баласы һәм күп еллар пионер вожатый булып эшләгән Зәлфирә апа белән очрашу, шашлык көтә иде. Зәлфирә апа очрашуга бик зур әзерлек белән килгән. Ул мәктәп музеена пионериянең символлары – кызыл галстук һәм күп төрле значоклар бүләк итеп калдырды. Без алдан ук Зәлфирә апага сораулар әзерләдек, ул аларга бик теләп җавап бирде. Ул безнең белән яшьлегенә әйләнеп кайтып, хәтирәләрен яңартты. Зәлфирә апа безгә кушылып пионер җырларын җырлады, уеннар уйнады. Бу очрашу барыбызның да күңелләрендә тирән эз калдыргандыр дип уйлыйм.
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 724 | Өстәде: admin | Дата: 24.06.2013



Бүген 22 нче июнь. Лагерьда бүгенге көн Хәтер көне дип игълан ителде.

Июнь ае. Кызлар печән җыя.
Пакуслары очсыз-кырыйсыз.
Офыкларда – афәт балкышлары,
Кызлар, юкка бәхет юрыйсыз,
Карамагыз, кызлар, ул якка.   
Күз яшьләре көтә сезне таңда,
Аерылышулар көтә озакка.


1941 нче ел. 22 нче июнь таңы. Бөтен кеше татлы йокыда. Менә шундый тыныч иртәдә илебезнең чигенә дошман бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана. Көнебезнең беренче өлешендә бу темага бик күп сөйләшенде, сугышта булган әби-бабаларыбызны искә алдык, презентация  һәм кинофильм карадык. 
... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1635 | Өстәде: admin | Дата: 22.06.2013



Көннәр аккан судай сизелмичә үтеп бара. Шулай итеп, лагерьның 19 нчы көнен йомгакладык. Көнебез гадәттәгечә иртәнге линейка һәм музыка астында гимнастикадан башланып китте. Алда безне мәктәп яны тәҗрибә участогында эш көтә иде. Без бик теләп суган, кишер, чөгендер түтәлләрен чүп үләннәреннән арындырдык, чәчәклекләргә су сиптек, кабак, борыч төпләрен өйдек.  

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә − эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.


План буенча бүгенге көн «Минем пионериям!» темасына багышланган иде, ләкин очрашуга кунагыбыз килә алмау сәбәпле, аны 23 нче июньгә күчердек. Бакчадан арып-талып, сусап кергәннән соң, ашханәгә кереп тамак ялгадык һәм калган вакытта пионериягә багышланган җырлар җырладык!!!
... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1049 | Өстәде: admin | Дата: 21.06.2013



Балаларга тәрбия бирүдә туган якны өйрәнү алыштыргысыз зур урын алып тора. Билгеле булганча, туган илгә мәхәббәт, хакыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, гомумән укучыларда милли үзаң, уңай караш тәрбияләүдә музейлар зур әһәмияткә ия. Чөнки аларда һәркемнең күңеленә якын булган тарихи экспонатлар, халкыбызның рухи һәм матди культурасы, бүгенгесен һәм данлы үткәнен чагылдыручы кыйммәтле материаллар туплана. Әнә шул хәзинәләрне тәрбияви максатта уңышлы файдалану − музейларның мөһим бурычы. Шул уңайдан без дә район үзәгендә урнашкан «Туган якны өйрәнү музеенда» булдык. Үзебезгә бик күп файдалы мәгълүмат тупладык.
... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1383 | Өстәде: admin | Дата: 20.06.2013



Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Татар халкының гореф-гадәтләренә тугъры калып, без дә үзебезнең мәктәп лагерында бу бәйрәмне оештыруны күркәм бер традициягә әйләндереп барабыз. Татар халкы бу бәйрәмне болыннар, урман аланнары, яшел чирәмле матур җирләрдә үткәрә. Бәйрәм буласы мәйданны матур итеп бизибез. Ярышның һәр төре өчен урынны алдан ук әзерлибез. Бәйрәмдә төрле ярышлар оештырыла. Без дә чын Сабантуйдан калышмадык, барлык уен төрләрен оештырырга тырыштык: чүлмәк вату, катыктан акча эзләү, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, кул көрәштерү һәм башкалар. Кыскасы, бәйрәмебез бик күңелле рухта узды. Килгән кунакларыбыз бәйрәмнән канәгать булып киткәннәрдер дип ышанып калабыз.
... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1000 | Өстәде: admin | Дата: 19.06.2013



Туган як – сандык, зәңгәр күк –
Өстендәге сырмасы…
Сандыкта яткан сөлгеләр –
Һәркайсы бер җыр башы, – дип язган Сибгат Хәким (Хәкимов Сибгат Таҗи улы) үзенең туган ягы турында. Без дә укучылар белән якташыбызның туган авылы Күлле Кимедә һәм мәктәп бинасында урнашкан музеенда булдык. Без аның турында бик күп төрле яңалыклар белдек, ул үзен «Җир кешесе» дип атый торган булган. Без моның ачык мисалын аның шигырьләрендә күрә алабыз:

Бөтенләем белән Җирнеке мин,
Минем барлык нәсел-нәсәбем –
Игенчеләр. Җирдән төртеп чыга
Һәрбер юлым, һәрбер әсәрем.

Без музейдан туган ягыбыз белән горурлану хисләре белән әйләнеп кайттык!!!


... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 2074 | Өстәде: admin | Дата: 18.06.2013



Бүгенге көнне тулаем Сабантуйга әзерлек эшләренә багышладык. Иртәнге линейка һәм гимнастикадан соң, тамак ялгадык һәм авыл буенча бирнә җыярга чыгып киттек. Җырлар җырлап, теләкләр теләп шактый гына бүләкләр җыйдык һәм 19 нчы июньдә булачак Сабантуйга авыл халкын да чакырдык.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 563 | Өстәде: admin | Дата: 17.06.2013

« 1 2 ... 83 84 85 86 87 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[23.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[27.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[25.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[16.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз район бәйгесендә 2 нче урын алды
[15.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
«Россия Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы узды
[27.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[21.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Түбән Көек авылыннан Сабантуйга бирнә җыйдылар
[03.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол турнирында III урын алдылар
[04.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[02.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Уку елының беренче дәресе тынычлык темасына багышланды
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Габдуллаҗан абыйга «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды
[26.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[09.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Бер күрешү − бер гомер» исемле очрашу кичәсе узды