Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 12:11
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9492
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




Сәнгать атналыгы кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы мәктәп күләмендә букет ясау конкурсы үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 583 | Өстәде: admin | Дата: 13.03.2013



2013 нче елның 11 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызы 4-7 нче сыйныф укучыларын ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950), ТАССРның халык артисты (1964), ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1959) татарның танылган композиторы Мансур Әхмәт улы Мозаффаровның [06.03.1902, Казан — 20.11.1966, Казан] иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 654 | Өстәде: admin | Дата: 12.03.2013



2013 нче елның 11 нче мартыннан 16 нчы мартына кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм Шакирова Флера Гарифҗан кызы сәнгать атналыгы үткәрәләр. Атналыкның беренче көнендә 8-9 нчы сыйныфларның егетләре һәм кызлары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 821 | Өстәде: admin | Дата: 12.03.2013



«Туган якны өйрәнү» номинациясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия I урын (җитәкчесе Шакирова Фаилә Фоат кызы), 8 нче сыйныф укучысы Нуриев Альберт III урын (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), 9 нчы сыйныф укучысы Шәмсиев Гаяз III урын (җитәкчесе Абдуллина Гөлназ Гаяз кызы), «Тарих» номинациясендә 11 нче сыйныф укучысы Васыйлова Эльвира II урын (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), «Декоратив-гамәли сәнгать» номинациясендә 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Энҗе II урын (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы) яуладылар һәм грамота белән бүләкләнделәр. Каюм Насыйри исемендәге төбәкара XI яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларында 9 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), 8 нче сыйныф укучылары Шакирова Дилә (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы), Фәтхрахманов Ильмир (җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы) җиңүче булдылар һәм грамота белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1160 | Өстәде: admin | Дата: 09.03.2013



Укучыларны күренекле галим, тел белгече Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның иҗади мирасы белән таныштыру, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау hәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан 2013 нче елның 27 нче февралендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясендә фәнни-гамәли конференция узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия II урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 707 | Өстәде: admin | Дата: 08.03.2013



2013 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әниләрен бәйрәм кичәсенә чакырдылар. Бәйрәм табын артында балалар чыгышы белән үрелеп барды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 985 | Өстәде: admin | Дата: 08.03.2013



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Хафизова Әминә, «Илемнең киләчәге – минем кулларда» дип исемләнгән республика иншалар конкурсының район этабында 3 нче урынны яулап, грамота белән бүләкләнде (сыйныф җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1318 | Өстәде: admin | Дата: 03.03.2013


Урманче Бакый Идрис улы (Бакый Урманче) [23.02.1897 — 06.08.1990] – Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, графика остасы, бизәүче, балта остасы, агачка уеп ясаучы, сынчы, шагыйрь, җырчы, музыкант, энциклопедияче, телләр остасы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967). Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы уникаль сәләткә ия булган әлеге шәхесне искә алу кичәсе үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 803 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2013



2013 нче елның 26 нчы февралендә Гаяз Исхакыйның [23.02.1878 — 22.07.1954] тууына 135 ел тулу уңаеннан, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 нче сыйныф укучылары өчен, режиссер Рамил Төхвәтуллин тарафыннан Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» пьесасы буенча төшергән фильмын күрсәтүне китапханәче Шәрәфиева Гөлфия оештырды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 673 | Өстәде: admin | Дата: 28.02.2013



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәр елны Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтү күркәм бер традициягә әверелеп бара. Шул уңайдан 2013 нче елның 22 нче февралендә Сабирҗанова Гүзәл Эдуард кызы җитәкләгән 6 нчы сыйныф укучылары ир укытучыларны, егетләребезне бәйрәм белән котлап «Мистер школы» дигән бәйге оештырдылар. Бәйге матур җыр-биюләр, күңелле мавыктыргыч уеннар, шигырьләр белән үрелеп барды. Тагын бер кат ир-егетләребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Эшләрендә, укуларында уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет-шатлык теләп калабыз.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 974 | Өстәде: admin | Дата: 22.02.2013



Патриотик айлык кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Хафизов Гомәр Зариф улы, ОБЖ укытучысы Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы укучылар арасында волейбол, баскетбол, мини-футбол ярышлары уздырдылар. Айлыкны йомгаклап, 2013 нче елның 21 нче февралендә «Аҗаган» хәрби-спорт уены үтте.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 671 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2013



2013 нче елның 21 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Туган тел көне билгеләп үтелде. Шакирова Флера Гарифҗан кызы оештырган чара уен-конкурс формасында бик күңелле узды. 

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 579 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2013



2013 нче елның 11 нче февраленнән 16 нчы февраленә кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле атналыгы оештырылды. Атналыкны башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган «Инглиз теленә сәяхәт» дигән конкурс ачып җибәрде. «Йолдызлы сәгать», «Кем миллионер булырга тели?», «Үз уеным» кебек чаралар укучыларның күңелләрендә якты эз калдыргандыр дип уйлыйбыз. Конкурслардан тыш укучылар үзләренең белемнәрен инглиз теленә кагылышлы викторинада сынадылар. Киләсе уку елында да укучылар фән атналыгында бик теләп катнашырлар дип ышанып калабыз.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 903 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2013

« 1 2 ... 86 87 88 89 90 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[26.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара узды
[10.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Халыкара дуслар көне» узды
[25.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныф укучылары онлайн-чарада катнаштылар
[30.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Татар теле буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[09.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
[06.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[06.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз катнашында викторина үткәрелде
[28.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Әтнә район суды хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очраштылар
[03.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеменнән район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[30.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде
[13.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Сөмбел Мулланур кызы ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
[13.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез пешекчесе чаңгы ярышында 1 нче урын алды
[27.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия сәгате уздырылды