Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
| 2013 нче елның февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә язучы һәм драматург, Татарстанның халык шагыйре (2001), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1995), М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры (1988) Фәнис Гатаулла улы Яруллинның [9 нчы февраль, 1938 нче ел, Татарстан, Баулы районы, Кызылъяр авылы — 9 нчы декабрь, 2011 нче ел, Казан] тууына 75 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары «Баз бакасы» пьесасын сәхнәләштерделәр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 16 нчы февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызы бөек поляк астрономы Николай Коперникның [19.02.1473 – 24.05.1543] тууына 540 ел тулу уңаеннан чара үткәрде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 15 нче февралендә Биектау районы Айбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән V Республикакүләм экологик-туган якны өйрәнү фестивалендә катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Василова Эльвира II урын (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), 7 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан III урын (җитәкчесе Шакирова Флера Гарифҗан кызы) алды. 7 нче сыйныф укучысы Сафина Резедә (җитәкчесе Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы) грамота белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) [15.02.1906 – 25.08.1944] туган көне искә алып үтелде. Китапханәче Шәрәфиева Гөлфия оештырган чарада 5-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Шигырь сөйләү бәйгесе белән шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы презентацияне карау бергә алып барылды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 14 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә авылдаш әфганчыларыбыз белән очрашу үткәрелде. Әйшияз авылыннан Сәхибуллин Рәфхәт Шәүкәт улы һәм Шакиров Илһам Рәфкать улы укучыларны борчыган сорауларга җавап бирделәр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 13 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авыл халкы өчен концерт куйды. Барлыгы 3150 сум акча җыйналды. Авыл халкы укучылар чыгышыннан бик канәгать калдылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 8 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы Россия фәне көненә багышланган чара үткәрде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 29 нчы гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Рәфинә Фаил кызы рус язучысы, тәрҗемәче Василий Андреевич Жуковскийның [29.01.(09.02.)1783 – 12(24).04.1852] тууына 230 ел булу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 30 нчы гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы бөек рус художнигы Василий Иванович Суриковның [12(24).01.1848 – 06(19).03.1916] тууына 165 ел булу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрде. Ул В.И. Суриковның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды.
|
|
| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфларның дәфтәр күргәзмәсе узды. Монда иң чиста-пөхтә, матур язучы укучыларның дәфтәрләре куелды. Мондый күргәзмә киләчәктә дә уздырылачак.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның гыйнвар аенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шакирова Фаилә Фоат кызы физика атналыгы уздырды. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 25 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы инглиз математигы, физигы, астрономы Исаак Ньютонның [04.01.1643 – 31.03.1727] тууына 370 ел булу уңаеннан чара үткәрде.
|
|
| 2013 нче елның 24 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы галим, тел белгече, сүзлекләр авторы Дмитрий Николаевич Ушаковның [12(24).01.1873, Мәскәү – 17.04.1942, Ташкент] тууына 140 ел булу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 87 88 89 90 91 ... 103 104 »
|
|