Җомга, 29.03.2024, 15:11
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9427
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




КФУда узган яңа белем стандартлары шартларында хезмәт тәрбиясе бирү темасы кысаларында II Бөтенроссия фәнни-практик конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызы Диплом белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 590 | Өстәде: admin | Дата: 14.12.2012



2012 нче елның 14 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында «Туган тел көне» узды. Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, сүзләр уйлап яздылар. Уен «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 682 | Өстәде: admin | Дата: 14.12.2012



2012 нче елның 13 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгының 4 нче көне Спорт көне буларак билгеләп үтелде. Ул физкультура укытучысы Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы белән берлектә оештырылды. Спорт көне иртә белән зарядка ясау белән башланып китте. Укучылар тәнәфесләрдә уеннар уйнадылар, биеделәр. Күңелле стартлар үтте.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 551 | Өстәде: admin | Дата: 13.12.2012



2012 нче елның 12 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгының 3 нче көне узды. Укучылар «Математик поезд»га утырып Математика иленә сәяхәт иттеләр. Укучылар ребуслар, математик табышмаклар, башваткычлар, кроссвордлар чиштеләр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 984 | Өстәде: admin | Дата: 13.12.2012




Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары яңа елны каршы алырга әзерләнәләр. Алар үз куллары белән төрле кар бөртекләре ясарга өйрәнделәр һәм кабинетларын бизәделәр. Шулай ук әти-әниләренә яңа ел бүләкләре әзерләделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 522 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2012



2012 нче елның 11 нче декабрендә башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның (1852-1912) 160 еллыгына багышланган иҗади кичә узды. Укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштылар. «Как жила была последняя муха» әкиятеннән өзек күрсәттеләр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 563 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2012



2012 нче елның 10 нчы декабреннән Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. 15 нче декабрь көнне аңа йомгак ясалачак. 10 нчы декабрь көнне «Табышмаклар кичәсе» үзды. Укучылар бик актив катнаштылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1686 | Өстәде: admin | Дата: 11.12.2012



«Шәфкатьлелек декадасы» кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәр укучысы «Яңа ел бүләге» операциясендә катнашты. Укучыларыбыз Дәрвишләр бистәсендәге интернат-мәктәп балалары өчен уку кирәк-яраклары, җылы бияләй, оекбашлар, чәпәли һәм носкилар алып килделәр.

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 483 | Өстәде: admin | Дата: 10.12.2012



2012 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачылуга дүрт ел тулды.

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 463 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2012


Технология (кызлар) буенча уздырылган бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль турында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Энҗе Әнәс кызы җиңүче булды. Җитәкчесе технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 703 | Өстәде: admin | Дата: 29.11.2012



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче Шәрәфиева Гөлфия драматург Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан кичә уздырды.  


... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 503 | Өстәде: admin | Дата: 29.11.2012



2012 нчы елның октябрь башыннан Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә әзерлек төркеме балалары белән эшчәнлек башланып китте. Башлангыч сыйныф укытучылары Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы җитәкчелегендә 11 бала, Абдуллина Гөлназ Газиз кызы җитәкчелегендә 4 бала шөгыльләнә. Алар һәр атнаның җомга көнендә мәктәптә булалар. Әйшияз һәм Югары Көек авылы балалары FIAT Ducato автобусы белән йөртелә.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 512 | Өстәде: admin | Дата: 28.11.2012



2012 нчы елның 26 нчы ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Шәфкатьлелек ярминкәсе узды, Әниләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмне 8 нче сыйныф укучылары һәм аларның җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы оештырды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 713 | Өстәде: admin | Дата: 26.11.2012

« 1 2 ... 89 90 91 92 93 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[09.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз театр бәйгесенең җиңүчесе булдылар
[21.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде
[26.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында кубок алды
[31.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар
[14.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[06.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга тугыз ел тулды
[21.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[24.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында III урын яулады
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Әтнә район Советының Рәхмәт хаты тапшырылды
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
«Яз» коллективы 1 нче дәрәҗә дипломант булды
[20.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Казанга экскурсиягә бардылар
[15.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апаны 95 яше белән котлыйбыз
[22.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
22 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады