Җомга, 29.03.2024, 17:43
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9427
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




Казан милли тикшеренү технология университеты уздырган «Вперед – в прошлое - 2012» иҗади конкурсында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары Әхмәдуллина Диләрә, Гарипов Рәсим, Кадимов Нәзир, Мөхетдинов Илфир, Шакирова Азалия сертификат алдылар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр (җитәкчесе Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 533 | Өстәде: admin | Дата: 30.04.2012



2012 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә биология укытучыларының зона семинары үткәрелде. Семинарда биология укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызының ачык дәресе һәм 5-6 нчы сыйныфлар арасында «Тере планета. Биологик КВН»ы уңышлы узды. Мәгълүмати-методик үзәк методисты Бадыкова Гөлназ Шамил кызы җитәкчелегендә Арча районы Яңа Кенәр лицееннан килгән биология укытучылары Садыйкова Нурсия Камил кызы, Әхмәтгалиева Әминә Хәйдәр кызы катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 655 | Өстәде: admin | Дата: 27.04.2012



2012 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче Шәрәфиева Гөлфия, Габдулла Тукай туган көнне искә алып, 1-11нче сыйныф укучылары катнашында «Яз, Тукай, шигърият» дип аталган шигырь бәйрәме уздырды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 622 | Өстәде: admin | Дата: 27.04.2012



Казан милли тикшеренү технология университеты уздырган «Вперед – в прошлое - 2012» иҗади конкурсында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары Әскәрова Диләрә, Галиәхмәтова Дилә, Закирова Язилә «Әкияти әверелеш» номинациясендә II дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 626 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2012



2012 нче елның 23 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Һөнәр – кеше канаты» исеме астында төрле һөнәр ияләре белән очрашу үткәрелде. Очрашуга үз һөнәрләре белән дан казанган шәхесләр чакырылды. 7 нче сыйныф җитәкчесе технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы оештырган бу очрашуда һөнәр сайлауның кеше тормышында мөһим булганлыгы ассызыкланды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1308 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2012



2012 нче елның 24 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче Шәрәфиева Гөлфия, балалар шагыйрәсе, журналист, Татарстан Мәдәният министрлыгының А.Алиш исемендәге әдәби бүләге иясе Йолдыз Шәрәпованың 50 яшьлек юбилее уңаеннан, 1-6 нчы сыйныф укучылары белән «Йолдыз исемле шигъри йолдызлык» дип аталган әдәби кичә уздырды.  

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 647 | Өстәде: admin | Дата: 25.04.2012



Районыбызның инглиз теле укытучылары 2011 нче елның сентябреннән дистанцион рәвештә EF мәктәбендә белемнәрен күтәрәләр. Уку нәтиҗәләре буенча безнең район укытучылары республика күләмендә 1 нче урынга лаек булдылар. 2012 нче елның 23 нче апрелендә Казан шәһәренең 177 нче мәктәбендә Әтнә районы инглиз теле укытучыларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ә 5 укытучы (Бәширова Р., Госманова З., Сабирҗанова Г., Хәсбиуллина Г., Хашимова И.) Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Гыйльметдинов Альберт Харис улы, EF мәктәбенең директоры һәм Мәскәүдән килгән кунаклар белән кичке ашка бардылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 496 | Өстәде: admin | Дата: 24.04.2012



2012 нче елның 16 нчы апреленнән 21 нче апреленә кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле атналыгы булып үтте. Атна чараларга, конкурсларга бай булды. 9-11 нче сыйныф укучылары "Англо-говорящие страны” дигән темага стенгазета чыгардылар. 3 нче сыйныф укучылары "Who wants to be a millionaire?”, ә 8 нче сыйныфлар "One’s Own Game” уенында катнаштылар. Шулай ук башлангыч сыйныф укучыларына 5-6 нчы сыйныфлар башкаруында инглиз телендә "Колобок” әкияте күрсәтелде. Тәнәфес араларында укучылар белдерү тактасындагы биремнәрне эшләп, үзләренә билгеләр алдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 591 | Өстәде: admin | Дата: 23.04.2012



2012 нче елның 20 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия Хәмит кызы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы җитәкчелегендә Кукмара районында булып узган Р.И. Үтәмышев исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашып, мактау грамотасы белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 534 | Өстәде: admin | Дата: 21.04.2012



2012 нче елның 18 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Хәбибуллин Шамил Вәли улы һәм Хәбибуллин Рамил Шамил улы тарафыннан Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннарны саклау көне билгеләп үтелде. Бу көннең килеп чыгу тарихы, дөньядагы үзенчәлекле һәйкәлләр, республикабыздагы тарихи урыннар турында чыгышлар яңгырады. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды.


Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 621 | Өстәде: admin | Дата: 19.04.2012



2012 нче елның 12 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә космонавтика көненә багышланган «Галәм киңлекләрендә» исемле дәрес-конференция үтте. Конференциядә космонавтика турында чыгышлар, ә тәнәфестә Марсианин белән очрашу булды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 809 | Өстәде: admin | Дата: 13.04.2012



Район күләмендә 6-8 нче сыйныфлар арасында үткәрелгән олимпиадада катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия (укытучысы Кәбирова Г.С.) татар әдәбиятыннан 1 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1206 | Өстәде: admin | Дата: 13.04.2012



А.Гыйләҗев әсәре буенча күрсәтелгән «Бибинур» кинофильмына карата язылган сочинениеләр конкурсында кечкенәләр төркемендә беренче урын алган Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Хафизова Әминә һәм өченче урын алган 5 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 647 | Өстәде: admin | Дата: 13.04.2012

« 1 2 ... 93 94 95 96 97 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[13.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез пешекчесе чаңгы ярышында 1 нче урын алды
[18.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез сайты III урын алды
[27.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар
[22.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнаштылар
[11.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз грамота белән бүләкләнделәр
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[22.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш бәйгесендә III урын яулады
[07.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[03.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеменнән район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[07.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[23.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[18.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[08.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!