Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
2012 нче елның 2 нче февраленнән Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Әтнә районы Мәшгульлек үзәге» белән берлектә пенсионер һәм инвалидлар өчен компьютерга өйрәтү курслары башланды.
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия «Киләчәккә билет» республика конкурсының муниципаль турында «Минем киләчәк һөнәрем» номинациясендә җиңү яулады һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 30 нчы гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәресләрдән соң «Ел укытучысы - 2012» конкурсының мәктәп туры үткәрелде. «Үзем турында үзем», «Эш портфолиосы», «Мастер-класс», «Педагогик ситуацияләр» этапларын уңышлы узып Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы җиңү яулады һәм район турының I этабына тәкъдим ителде.
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 25 нче гыйнварында районның 1 нче сыйныф укытучылары арасында, компьютер технологияләрен иң яхшы белүчене ачыклау максатыннан, конкурс узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шакирова Венера Илгизәр кызы III урынга лаек булды һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 25 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфлары арасында классик музыка буенча «Эрудит» уены үткәрелде. Иң күп баллны 5 нче сыйныф укучылары җыйды.
Фазылҗанов Рәфис 2010-2011 нче уку елында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлады. Хәзер ул укуын Арчада дәвам итә. Сезгә аның «Мәктәбем» шигырен тәкъдим итәбез. Мәктәбем
Юксынулар кисәк биләп алды Хатирәләр басты йөрәгем. Ни хәлләрдә икән сез дусларым? Ничек яши икән мәктәбем? Озатсаң да безне, әй мәктәбем, Юксындыра синсез яшәве. Тыңгы белмәс көмеш кыңгыравың Һаман дәресләргә дәшәме? Дулкынланып иртән юлга чыктым, Юлым сиңа иде, мәктәбем, Букетымны кысып кулларыма Хәтеремдә атлап кергәнем. Дөньяны син яңа яктан ачтың, Төшендердең белем серләрен. Классташлар, яңа дуслар таптым Синең ярдәм белән, мәктәбем.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Фәтхрахманов Ильмир «Милый счетчик», Әскәрова Диләрә «Рәхмәт энергетикларга» шигырьләре һәм Галиәхмәтова Дилә «Берегите энергию» рәсеме белән «Энергия Детства» конкурсында катнаштылар.
2012 нче елның 16 нчы гыйнварыннан 20 нче гыйнварына кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде.
Көн тәртибе: 1. «Балаларга әхлак тәрбиясе бирү үзенчәлекләре» темасына чыгыш. 2. II чирек нәтиҗәләре. Җыелышларга кадәр, әти-әниләр балаларының дәресләрендә дә булдылар.
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең Интернет-сайтлары арасында уздырылган V республика конкурсының икенче турына узды. 17 сеннән 23 нче гыйнварга кадәр узачак интернет–фестивальдә катнашып, Сез безнең һәм башкаларның сайтларына карата фикерләрегезне белдерә аласыз. Рәхим итегез...
«Шәфкатьлелек операциясе» эшен кышкы ялда булсак та дәвам иттек. Укучыларыбыз Шәмсиев Гаяз һәм Нияз ялгыз яшәгән Гөлсәгыйдә апаның, Кадимова Надия һәм Шакирова Энҗе Каримова Мөкәррәмә апаның каралты-курасын кардан чистарттылар.
2012 нче елның 2 нче гыйнварыннан 8 нче гыйнварына кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе яны «Йолдызчык» кышкы ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләде. Укучылар районыбыз үзәгендә урнашкан Боз шәһәрчегендә, Сибгат Хәким музеенда, Әтнә дәүләт драма театрында булдылар, чана-чаңгыда шуып, төрле спорт ярышларында катнашып, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
Кышкы каникул вакытында 6-8 нче сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбиятыннан, табигать фәннәреннән район олимпиадасында катнашып кайттылар.
2012 нче елның 5 нче гыйнварында Казан кремлендәге Бөек Ватан сугышына багышланган музей-мемориал җитәкчесе Михаил Черепанов җитәкчелегендәге «Хәтер маршы» безнең мәктәбебездә булып китте. Алар укытучылар һәм укучылар белән очраштылар, Казан хәрби дан клубы тарафыннан кайда күмелгәннәре ачыкланган 58 якташыбызның исемлеген тапшырдылар.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 96 97 98 99 100 ... 103 104 »