Җомга, 29.03.2024, 13:31
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9427
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


23:00
Габдуллаҗанова Гөлия Илдус кызының якты истәлегенә багышлана

Бәхилләшү сүзе

Көз аена туры килде
Гөлия, синең китүең.
Сентябрьнең 14ендә
Туктап калды йөрәгең.

Синең яшьлегең үзе бер матур дөнья иде. Япь-яшь килеш тормыштан ямь табып, аны колачлап сөеп, олыларча зирәк караш белән яши башлаган идең. 14 нче сентябрь иртәсе туганнарыңа, авылдашларга, сине белгән һәр кешегә кара кайгы алып килде. Торналар да синең кайгыңны уртаклашты. Туктаусыз яуган яңгыр да, кара болытлар да таралды ул көнне, чөнки җир-анабыз сине үзең кебек елмаеп торган кояш, йомшак җиле белән каршылады. Син – оҗмах баласы.
Тирә-юньдәгеләрнең өметен аклап, кечкенәдән зирәк булдың, уен-көлке яраттың. Көләч йөз, тәмле сүз белән һәр кешенең күңеленә юл таптың. Әти-әниеңә игътибарлы, өлкәннәргә итәгатьле, олысына-кечесенә ярдәмчел булдың. Гаиләдә бердәнбер бала булсаң да син  әниеңә  игелекле бала, әби-бабаңа таяныч, иптәшләреңә үрнәк дус, күршеләреңә хөрмәтле, безгә-укытучыларга – горурланырлык укучы идең.

Теләкләрең зур иде, укырга, белемле булырга кечкенәдән омтылдың. Авырлыкларны җиңәргә тешең-тырнагың белән тырыштың Син! Кечкенә генә Әйшияз мәктәбендә узган чаралар синең сөйләмеңнән, җыр-биюләреңнән башка узмады. Син һәрвакыт башлап йөрүче идең, чөнки бер каршылыктан да курыкмадың. Эчкерсез, ышанучан, киң күңеллелегең белән күңелебезне яуладың. Алай гынамы соң? Урта мәктәптә дә дилбегәне үз кулыңда тоттың, сыйныфташ егетләрне дә үз кубызыңа биеттең. Зур уку йортыннан кайткан группадашларың, кураторың, кафедра җитәкчең синең хакта озак сөйләделәр. Ә бүлмәдәш кызларың, Гөлия кебек булып булмый, ул үзе бер генә диеп, искә алдылар.
Гөлия! Укучыбыз, сеңелебез! Без сине сагынырбыз, юксынырбыз, матур елмаюың белән безнең йөрәкләрдә яшәрсең. Каберең нурлы, йөзләрең иманлы булсын. Игелекле гамәлләрең оҗмахка озата барыр.

Урының җәннәтнең түрендә, җаның тыныч, каберең йомшак булсын. Безнең кылган изге догаларыбыз сиңа барып ирешсен! Хәтер төпкелләрендә син мәңге яшь, матур булып калырсың!


Сине яратып, сагынып «Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы.

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1242 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/124
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2015  »
ДСЧПҖШЯ
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[26.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[28.11.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[23.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Дәрдмәнднең туган көне билгеләп үтелде
[27.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» ял лагере грамота белән бүләкләнде
[22.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Профсоюз укулары» оештырылды
[28.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең 110 еллыгы билгеләп үтелде
[14.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[21.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде
[10.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
[23.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре узды
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[07.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды