Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Төп бит » 2018 » Март » 25 » Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
19:28 Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте |
|
2018 нче елның 23 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Без бергә» балалар халык иҗаты республика фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабы узды. Районыбызның сәләтле, талантлы балалары җыйналып, сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә көч сынаштылар. Шулай ук кул эшләре күргәзмәсе, «Туган як киңлекләре» фотокүргәзмәсе оештырылды. Фестивальгә йомгак ясап жюри сәләтле балаларны билгеләп үтте. Бүләкләнүчеләр арасында безнең укучылар булу бик куанычлы. Биюче кызыбыз Мөхәммәтгалиева «Хореография» номинациясендә 3 нче урын, Хәкимов «Халык вокалы» номинациясендә 2 нче урын, «Модалар театры» номинациясендә Мөхәммәтгалиева һәм Шакирова 2 нче урын, фотоконкурста Сафина 2 нче урын яуладылар. Кул эшләре күргәзмәсендә Мәрданова, Гыйниятова һәм Мөхәмәтгалиева 2 нче урынга лаек булдылар. Фестивальне оешкан төстә уздырган өчен, район тарафыннан мәктәбебезгә рәхмәт белдерелде. |
«Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабына кагылышлы башка фотолар... (Яндекс.Диск)
«Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабына кагылышлы башка фотолар...
|
Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары |
Карап чыгулар: 1160 |
Өстәде: admin
| Рейтинг: 5.0/42 |
|
|