Җомга, 19.04.2024, 23:52
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9475
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


23:55
Мәктәбебездә Габдуллаҗан абый белән очрашу уздырылды
Һәр якның, һәр төбәкнең матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдыручы шәхесләр алар. Безнең Түбән Көек төп мәктәбенең, авылыбызның шундый мәртәбәле шәхесләреннән берсе – Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы белән 11 нче октябрь көнне очрашу уздырылды. Бу очрашуда ул үзенең тормыш юлы, укытучы һөнәрен сайлавы турында сөйләде. Фенологик күзәтүләр алып баруы, туган як тарихын өйрәнүе, хәбәрче буларак та мәкаләләр язуын искәртте. Бу очрашуда аның тирә-якка даны таралган дендрариесында үскән 60лап агач һәм куакның төрләреннән ясалган гербариеннан күргәзмә оештырылды. 

Татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булуын истә тотып, Югары Көек авылының шәҗәрәләрен туплау эше белән шөгыльләнүен аерым атап үтте. Бүгенге көндә аның бу хезмәте 5 китап итеп бастырылып дөнья күргән. Очрашу барышында Габдуллаҗан абый укучыларның һәрберсенең нәсел шәҗәрәләренең үзәк тармагын ясап бүләк итте. Кичә җыр-биюләр белән аралаштырылып барылды, соңыннан укучылар үзләре кызыксынган сорауларга да җавап алдылар. Һәрбер кешегә дә файдалы булган бу кичә күтәренке рухта тәмамланды. 

Габдуллаҗан абый белән очрашуга кагылышлы башка фотолар... 

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1320 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/87
Эзләү
Календарь
«  Октябрь 2018  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдуллаҗан абый белән очрашу уздырылды
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[30.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[30.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урын алды
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыларыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[21.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык күгәрчене» акциясендә катнаштылар
[27.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды
[19.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә мәрхәмәтлелек атналыгы үтте
[08.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә катнашты
[24.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Технология буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды
[27.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Физик тәрбия буенча район олимпиадасында укучыбыз призёр булды
[25.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!