Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 06:36
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9491
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


23:27
Мәктәбебездә гаиләләр белән очрашу узды

2016 нчы елның 18 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм инглиз теле укытучысы Зарипова Чулпан Әмир кызы тарафыннан «Мәңге дөрлә һәм җылыт син, гаилә учагы!» дип исемләнгән очрашу үткәрелде.

Очрашып бер утырулар,
Гомернең бизәкләре.
Хушлашу мизгелләре,
Өзәдер үзәкләрне.

Очрашуда катнашкан Әйшияз авылыннан Нуриевлар гаиләсе «Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе», Югары Көек авылыннан Сәмигуллиннар гаиләсе «Тырыш, бердәм гаилә», Түбән Көек авылыннан Галиәхмәтова Гөлшат, Аскарова Филсинә, Закирова Гөлназ, Заһидуллина Розалия «Бердәм гаилә» дигән мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Кунаклар үзләренең тормышлары, яшәешләре һәм нинди һөнәр башкарулары турында бик матур итеп сөйләделәр. Бәйрәмебезнең икенче өлешендә төрле уеннарда катнашып көч сынаштылар. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Мондый очрашулар соңгысы булмасын иде, дигән теләкләр белән таралыштык.

Йөрәкләрдә яшәү дәрте,
Яшәү гөле сулмасын.
Җырлашып бер, утырулар,
Тик соңгысы булмасын.

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 885 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/17
Эзләү
Календарь
«  Март 2016  »
ДСЧПҖШЯ
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык территориясе» акциясендә катнаштылар
[20.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Аҗаган–2018» хәрби-спорт уенында I урынны алдылар
[06.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга тугыз ел тулды
[05.07.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унике яшь тулды
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез командасы 1 нче урын алды
[23.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфта «Профсоюз һәм без» темасына сыйныф сәгате уздырылды
[22.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә III урынга лаек булды
[23.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең 110 еллыгы билгеләп үтелде
[20.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[28.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[16.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика атналыгы дәвам итә