Чәршәмбе, 24.04.2024, 01:53
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9489
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


22:09
Мәктәбебездә «Туган якка солдат сәламе» исемле кичә үткәрелде

...Ә аналар, нечкә күңеллеләр,
Көн дә хатлар көтә улыннан.
Хәер-догаларын укып көтә,
Күзен алмый киткән юлыннан.

Аналарның хәер-фатыйхасы
Юлдаш булсын солдат улларга.
Көч вә кодрәт бирсен, куәт бирсен
Иминлеген илнең сакларга!

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Туган якка солдат сәламе» дип исемләнгән солдат аналары белән очрашу кичәсе уздырылды. Кичәбезнең кадерле кунаклары итеп бүгенге көндә Ватанны саклаучы егетләребезне дөньяга тудырган һәм тәрбияләп үстергән әниләр – Солдат Аналары чакырылды.

Россия армиясе – дөньядагы иң зур армия. Анда миллионнан артык солдат хезмәт итә. Шул солдатлар арасында безнең якын-тирә авыллардан да 4 егетебез бар. Менә алар: Шиһапов Айназ, Сәхибуллин Рифат, Галимуллин Рәмис һәм Лотфуллин Альфредлар. Ә менә Гайнуллин Айназ белән Мөхетдинов Инсаф яңа гына исән-сау, ныгып, армия сафларында хезмәт итеп кайттылар.

Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар. Нишлисең бит, ананың бөеклеге дә әнә шунда – ул илебезнең, һәр почмагында намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, тырыш, сәләтле, илһамлы балаларын үстереп Ватаныбыз кулына тапшыра. Аннан соң?! Аннан соң, сабыр гына кош теледәй генә булса да бер хат көтә, изге хәбәр көтә ана. Кадерле әниләрнең йөрәк түренә күпме җылылык, наз, яхшылык сыйган! Кичәбездә шушы аналарга мәдхия җырланды. Кичәне 9 нчы сыйныф җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы алып барды. Җыр, биюләр белән үрелеп барган кичә укучыларга патриотик тәрбия бирүнең бер үрнәге булды.

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 873 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/24
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2017  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгать Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[15.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апаны 95 яше белән котлыйбыз
[09.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Бөек Җиңүнең 75 нче язы
[10.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Хоккей фестивалендә катнаштылар
[27.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия сәгате уздырылды
[24.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Сугыш чоры җырлары» бәйгесе үтте
[21.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Түбән Көек авылыннан Сабантуйга бирнә җыйдылар
[01.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[08.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә катнашты
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[29.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
«Кар фантазиясе – 2020» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[12.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз билбау көрәше буенча ярышта катнашты