Җомга, 19.04.2024, 12:22
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9472
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


09:54
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде

2016 нчы елның 20 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә бәйрәм моның белән генә тәмамланмады. «Илен сөйгән ир булган» исеме астында узган очрашудан соң, «Туган тел көне»нә багышланган, 2 команда арасында «Тамчы-шоу» интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде. Ярыш 6-7 нче сыйныфлар арасында барды. «Тукай оныклары» һәм «Батырлар» командалары ихлас күңелдән ярыштылар. Командалар 36:34 очко җыйнап шоу-уен тәмамланды. Залда утырган балалар да сорауларга җавапларны табып командалар өчен җан атып утырдылар. Кыска гына вакыт эчендә телгә бәйләнеше булган бик күп мәгълүматлар белән таныштык. Бәйрәмнән барыбыз да күңел күтәренкелеге белән өйләргә таралыштык.

«Тамчы-шоу» интеллектуаль-күңел ачу уенын татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы, Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы һәм мәктәп китапханәчесе Шәрәфиева Гөлфия оештырдылар.

Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе китапханәсендә мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан Туган тел көненә карата стена газетасы чыгарылды, күргәзмә эшләп куелды.

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1247 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/21
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2016  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
29
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[25.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[13.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңа автобуслы булды
[09.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Халыкара дуслар көне» узды
[10.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Күлле Киме мәктәбендәге Сибгат Хәким музеенда булдылар
[10.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Казан милли ярыммарафонында катнашты
[17.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызлы сәгать» уены узды
[27.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез төп мәктәпләр рейтингында унлыкта
[05.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең техник хезмәткәре чаңгы ярышында 3 нче урын алды
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
23 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[10.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызга медальләр тапшырылды
[01.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[20.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шәүкәт Галиевның туган көне билгеләп үтелде
[30.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды