Җомга, 29.03.2024, 15:43
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Бүлекләр
Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9427
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Каталог статей


80 оя, бер урман – барысын да булдырган Габдуллаҗан!

Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов тормыш иптәше Илсөяр ханым белән мәктәптә таныша. Алар бер коллективта эшли. Габдуллаҗан абый география һәм хезмәт дәресләрен укыта. Илсөяр апа исә башлангыч мәктәптә белем бирә. 4 елга якын бергә эшләгәннән соң гына егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Бергә алар 3 бала тәрбияләп үстерә. Бер кызлары һәм бер уллары да укытучы һөнәрен сайлый, әмма хәзер мәктәптә укытмый.

Нигъмәтҗановларның 5 оныгы бар. Алар да бабалары кебек үк табигать белән кызыксынучан. Габдуллаҗан ага утырткан агачлыкны да алар “бабай” урманы дип атаган. Бу хакта соңрак, чөнки урман – Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов шөгыльләренең бары бер кечкенә өлеше генә.

“Мондый кешене күргәнегез юктыр әле?”

Габдуллаҗан абый Югары Көек авылында яшәүче барлык кешеләрнең дә шәҗәрәсен төзегән шәхес. Авыл җирендә барысы да бер-берсенә туган, гадәттә. Әлеге авылда да барлыгы 5 нәсел агачы булуы ачыкланган. Тик Габдуллаҗан ага аны агач формасында түгел, ә цифрлар ярдәмендә билгеләгән.
- Бөтен авыл халкының шәҗәрәсен төзегән кешене күргәнегез юктыр әле сезнең, ди ул шаяртып.

1716 елны авылда 6 хуҗалык, 20 кеше була. Шәҗәрәдә шуларның хәзергә кадәр буыннары кертелгән. Моннан тыш Габдуллаҗан абый авылдагы мәчетләр, атамалар, төрле шәхесләр хакында да бай материал туплаган. Шуларның барысын бергә ул авыл тарихы китабына берләштерергә хыяллана.
Кызганыч, әмма авылда мәктәп беткән. Берничә ел инде укучылар Түбән Көек мәктәбенә барып укый. Анда да 9 еллык кына мәктәп калган. “Авыл зур булса да, узган ел да, өченче ел да 1 бала да тумады. Быел берәү булырга тиеш”, - ди Габдуллаҗан ага.
Югары Көектә 110 еллык бинаны да очратырга мөмкин. Башта мәчет, аннары мәктәп, хәзер клуб ролен үти ул. Авылда бер кибет, бер мәчет бар. Сирәк кенә булса да яңа салынган таш өйләр дә очрый...

“Бабай урманына ничә яшь?”

Авыл картайса да, Габдуллаҗан абыйның урманы яшь. Быел аңа 41 нче ел. Менә дүртә дистә ел инде Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов агачлар утырту белән шөгыльләнә. Беренче агачны 1976 елда утырткан идем, шуннан алып, яз-көз ел саен агач утырмый калган юк, ди элеккеге укытучы.

- Узган ел санап караган идем, 1600 төп агач утыртканмын. Үсентеләрен төрле җирләрдән алып кайтам. Юл буендагы “посадка”дагы кечкенә, яңа чыккан үсентеләрне дә, урмандагы яшь үсентеләрне дә утырткалыйм. Сирәк очрый торган агачларны исә питомниклардан сатып алам, - ди агач утыртучы. Хәзер аның “урманында” 60 төрләп агач һәм куакны очратырга мөмкин. Талның гына да 10 төре бар биредә. Мисал өчен, өянке, кызыл тал, сары тал, кәҗә талы һ.б.

“Әтидән калган мирас”

Агач утырта башлавының сәбәбе – Габдуллаҗан абыйның аңа әтисеннән мирас булып калган чишмәдә. Салих ага да табигатьне яратучы кеше була. Шуңа да ул өйләреннән ерак түгел генә тау астаннан чыккан чишмәне карап, тәрбияләп тора. Аның вафатыннан соң бу эш төпчек малай Габдуллаҗанга күчә.
- Әти вафатына 30 ел булды инде. Әмма мин чишмәне ташламадым, гел карап, тирәсен чистартып тордым. Агачларны да чишмә буена килүчеләргә матур, рәхәт булсын дип утырта башладым, ди Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов.  

Урманын ул дендрарий (күп төрдәге агачларның бер урында үсүе – Л.Л.) дип атый. Кайсы да булса авылда дендрарий булуын ишеткәнем юк әле, ди.
- Чишмәнең суы мул булса да, аннан су алучылар сирәгәйде инде. Авыл картайды, 80 яшьлек әбиләр чишмәгә суга йөрми, чөнки суы өйгә кертелгән. Ә шәһәрдән кайтучылар еш кына шешәләргә тутырып алып китә, ди Габдуллаҗан ага.

Агачлар яхшы үссен өчен Габдуллаҗан абыйдан 2 киңәш:

1. Агачларның тамырына зыян килмәсен өчен аларны туфрак белән бергә казып алырга кирәк.
2. Иң мөһиме – агачны дөрес урынга утырту. Мисал өчен, наратны күләгәгә утыртып, көн саен су сипсәң дә, үсмәячәк, чөнки ул яктылык ярата. Ә зиреккә су, дымлы урын кирәк. Агачның кайсы коры җир яратуын, кайсы күләгәне үз итүен, кайсы сазлыкта яхшы үсүен беләм, шуңа да аларны туры килә торган урыннарга утыртырга тырышам, ди Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов.
3. Мин агачларны кәзе белән алып кайтам. Чокыр казыйм да, шунда утыртам. Башка ул агач янына килмим дә. Яңгыр сулары аларга җитә, су сибеп йөргәнем юк.
4. Ылыслы агачларны һәм имәнне Габдуллаҗан агай орлыктан үстерә. Имәннәрнең барысы да тишелеп чыга диярлек. Наратларның исә ким дигәндә 25 проценты үсенте бирә. Аннан минем урманымны баетырга кошлар да булыша. Алар төрле агачларның орлыкларын ояларына алып кайта. Еш кына төшереп калдыра яки тизәкләре белән дә җиргә эләгә, ди әңгәмәдәшебез.

Елга – бер дистә

Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов урман утырту белән генә түгел, ә сыерчык оялары ясау белән дә шөгыльләнә. Мисал өчен, быел ул 10 сыерчык оясы ясаган.

- Сыерчык ояларын шул агачларны утырта башлаганнан бирле ясыйм. Узган ел, мисалга 13 не ясап элдем. Минем 3 балам, килен-кияүләр, оныклар белән бергә без барыбыз 13 кеше. Шуңа да 13не ясаган идем.
Габдуллаҗан абый ояга сыерчык килсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеген дә әйтте.
- Оя ясый торган агач шомартмаган булырга тиеш. Андый ояга кошлар әйбәт оялый. Сыерчык оясы түбәсеннән чери. Соңгы елларда, оя тиз искермәсен өчен, такта өстеннән калай кагып куям. Алай озаграк чыдый. Ояларны агачка комбайннарда кулланыла торган резина каеш белән эләм. Шулай эшләгәндә, оя тузганчыга кадәр агачтан егылып төшми.

Габдуллаҗан ага сүзләренчә, бер оя, ярылмаган очракта, 10 елга җитәргә мөмкин. Ярылудан саклау өчен оста аларның ян-ягына да калай кагып, беркетә башлаган. “Бабай” урманында хәзер барлыгы 80 оя бар, аларның барысына да ел саен сыерчыклар оялый, ди урман “хуҗа”сы.

Бар табигать – бер дәфтәрдә

Югары Көекнең әлеге үзенчәлекле шәхесе табигатьне баетып кына калмыйча, анда барган үзгәрешләрне карап, фенологик күзәтүләр дә алып бара. Күзәтүләр дәфтәрендә беренче күбәләкләр кайчан күренә башлаудан алып, көзге яфраклар кайчан коела башлавы, 200 ләп үсемлекнең кайчан чыкканы, чәчәк атканы, хайваннарда нинди үзгәрешләр бара – барысы да бергә тупланган.
Мисал өчен, Югары Көеккә сыерчыклар быел 21 мартта килгән. Узган ел 26 мартта, 2015 елда 27 мартта килгән. Кайбер елларны 4 апрельдә, 5 мартта  да сыерчыклар килүе теркәлгән ул дәфтәрдә.

Габдуллаҗан абый сынамышлары

Табигать шулай ярашкан, бер үсемлек икенчесе артыннан чәчәк ата. Әгәр берсе чәчәкне соңрак атса, анардан соң чәчәк атарга тиешле үсемлекләрдә дә бу процесс соңара, ди Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов.
Аның тагын бер сынамышы каргалар белән бәйле. Әгәр дә каргалар җылы яктан килүгә оя төзи башласа, көн җылыта. Әгәр дә юк икән, һава тиз генә җылынмаячак.
Быел җир җиләге күп булачак, ди Габдуллаҗан ага. Бу төньяктан булган бураннарга, кояшка каршы якта карның күп ятуына да бәйле. Димәк, җирдә дым күп була, җиләк тә уңарга тиеш, диде күзәтүче.
Быел кар күп яуды, җәй яңгырлы була диләр. Бу күренешләрне минем күзәткәнем бар. Ел елга туры килми. Әгәр дә кешеләр табигатькә карап кына һава торышының нинди булачагын алдан белә алса, күпкә җиңелрәк булыр иде. Монда бөтен факторларны да исәпкә алырга кирәк, ди Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов.

Лилия ЛОКМАНОВА. Александр ЭШКИНИН фотолары

Чыганак: http://intertat.ru/

Категория: Табигать, тарих… | Өстәде: admin (22.04.2017)
Карап чыгулар: 887 | Рейтинг: 5.0/57
Эзләү
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[06.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга ун ел тулды
[22.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
22 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[22.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез сайты дипломант булды
[25.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[15.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды
[29.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
«Кар фантазиясе – 2020» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
[26.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Татар теле буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Югары Көек авылында документаль фильм төшерделәр
[14.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында III урын яулады
[28.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[09.08.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Бөек Җиңүнең 73 нче язы
[15.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Мәктәп спорт клублары уеннарында катнашты