Шимбә, 20.04.2024, 16:20
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Бүлекләр
Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9476
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Каталог статей


Галиҗанәп бай күңелле, үзе серле, үзе сөйкемле...

Сүзем, еллар узган саен үзенең һөнәрләре, егәрлеге белән шаккаттырып, дөньяның ямен йөрәге белән тоеп, кылган гамәлләренә кеченә балалардай сөенеп, куанып, Югары Көек авылында гомер итүче Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан турында.
Ул безнең Түбән Көек төп мәктәбенең, авылыбызның шундый мәртәбәле шәхесләреннән берсе. 39 ел гомерен мәктәп тормышына багышлый, география һәм хезмәт фәннәрен укытып, "Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы" исеменә лаек булган кеше. ”Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән мәкальгә туры килгән, ихтирамга лаеклы өлкән ир заты. Исән кеше кемгәдер кирәк, үзеннән соң килгән буынга искә алып сөйләрлек эш калдыра ала икән, бу бик зур батырлык. Гомер дигәннәре бит бик тиз үтә. ”Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми”, дигән борынгылар.
1970 елдан башлап метео һәм фенологик күзәтүләр алып бара. Ул үзенең остазы итеп, туган ягының тарихын өйрәнү белән бергә, 1924 елдан бирле фенологик күзәтүләр дә алып барган укытучы Крупчатников Семен Ивановичны (Атамыш мәктәбендә укыткан) саный. Габдуллаҗан абый үз күзәтүләрен системага салу буенча зур эш алып бара, кайбер кызыклы нәтиҗәләрен районда чыга торган «Әтнә таңы» газетасында да бастыра.
Габдуллаҗан Сәлихҗан улы – 2011 елда басылып чыккан «Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы географиясе» китабы авторларының берсе дә. Күз алдына китерегез Габдуллаҗан абыйның хезмәтләрен. Бертуктаусыз архивларда казынып, эзләнеп, Югары Көек авылында яшәүче барлык кешеләрнең дә, үз авылындагы һәр гаиләнең – 12 буынга кадәр шәҗәрәсен төзегән шәхес. Авыл җирендә барысы да бер-берсенә туган. Әлеге авылда барлыгы 5 нәсел агачы булуы ачыкланган. Тик Габдуллаҗан ага аны агач формасында түгел, ә цифрлар ярдәмендә билгеләгән. (Китапчык итеп чыгара).
Габдуллаҗан абый ял иткән арада укучылар сәламләү җырлары яңгыратып, вакытның үткәнен дә сизми калдылар.
Сүзлекләрдә дендрарийның мәгънәсе: “Бакча яки ял итү урыны” дип бирелә. Анда тикшерү, эзләнү һәм матурлыкны таныту өчен утыртылган агачлар, куаклар утыртыла дип әйтелә. Борын-борын заманнан бакчаларны зәвыклы бизәү, үсентеләрне урнаштыру күп осталык һәм чыгымнар сораган. Габдуллаҗан абый бернинди чыгымнарсыз, үз көче белән, үзенең бакча башындагы тау астына, чишмә янындагы сукмакка, 1976 елдан бирле агач утырта башлый. Моның сере шунда: әйләнә-тирә яшеллеккә күмелсен, матур булсын дигән теләк.
Тора-бара агачларны инешнең ике ярына, ерым кырыйларына утырта башлый. Баштагы чорда тополь, өянке ботакларын утыртса, соңрак чишмә тирәсенә матуррак булсын дип, безнең якларда үсүче агачлар һәм куакларны утырта. Полоса, урман, басу кырыйларында үсеп чыккан агач үсентеләрен кәсләре белән төпләп алып, үзенең "УАЗ" машинасында алып кайта. Вакытны кичектермичә, планлаштырган урыннарга аларны утыртып та бара. Буш урыннарга, басу читләренә нарат агачы әкәлесен чәчеп тишелдереп тә үстерә. Йөзләгән урман, имән чикләвеген төрле урыннарга күмеп куя. Тишелеп, шытып чыккан агачлар инде 1 метр зурлыкка күтәрелгәннәр. Аңа кошлар да ярдәмгә килә: тирәлеккә ямь өстәп, сайраша-сайраша миләш, балан, шомырт агачларын алар күчерә. Аргы якка җилләр каен, нарат орлыкларын тарата. Чишмә яны тирәлегендә, эченә керсәң, хәзер кырые да күренми торган урман. “Мин аны дендрарий дип атыйм. Дендрарийны кеше тудыра. Мондый урыннар Казан шәһәрендә дә бар. Дендрарий – төрле агач һәм куакларның бер урында тупланып үсүе ул”, – ди Габдуллаҗан абый. Ул һәр агачны утыртканда аның үзлекләрен дә белергә кирәклеген дә искәртә.
Урман булгач, урман булсын инде дип, авылыннан 3 км ераклыктагы Ибраш урманыннан бер кырмыска оясының өчтән берен алып (рөхсәт ителә), капчыкка тутырып, чишмә янындагы урманга сала. Ул аларның яшәешен күзәтә, әмма алар үзенекен итәләр, кояшлы тау битләренә күченеп бетәләр. Хәзер алты урында кырмыска оясы барлыкка килгән. Чишмә янындагы чокырга иртә язда чәчәк ата торган үсемлекләр утырта. Үзгә үсемлекләрнең үзе утыртмаган урыннарда да үсеп чыгуларын һәм моңа сәбәпчеләр булып кырмыскалар торуын да әйтеп узды.
Төрле фенологик күзәтүләр алып бара белгеч, табигать тормышында ул да кырмыска кебек кайный: үсемлекләрнең кайчан чәчәк атулары, кошлар кайчан килүе, китүе белән кызыксына. Агачларның кайчан саргаеп, яфрак коюларына кадәр игътибар итә.
“Минем дендрариемда хәзер 7000нән артык төр агач, куак үсә”, – ди ул. Анда  безнең якларда үсүче 50гә якын төрдәге агач һәм куакны күрергә була. Дендрарийда безнең якларда очрамаган 10га якын төр яңа агач үстерә. Безнең якларда 41 төрле тал үсә икән.
Габдуллаҗан абыйның тормышы да кеше кызыгырлык: ул тормыш иптәше Илсөяр ханым белән мәктәптә таныша. Алар бер коллективта эшли. Илсөяр апа белән 2 егет һәм бер кыз үстерәләр. Ул бүгенге көндә кадерле әти, балаларына ныклы терәк, тормыш иптәшенә таяныч, оныклары өчен горурланып туймаслык бабай. Нигъмәтҗановларның 5 оныгы бар. Алар да бабалары кебек үк табигать белән кызыксынучан. Габдуллаҗан ага утырткан агачлыкны да алар “бабай” урманы дип атаган.
Агачларны кайчан утыртканны Габдуллаҗан абый язып та бара.
Бу очрашуда аның тирә-якка даны таралган дендрариенда үскән 60лап агач һәм куакның төрләреннән ясалган гербариеннан күргәзмә оештырылды. Анда үскән агачларга мәгълүмат тупланып күргәзмәгә куелды.
Соңыннан Габдуллаҗан абый укучыларның һәркайсына нәсел шәҗәрәләренең үзәк тармагын ясап бүләк итте.

Рүзия ЗАРИПОВА, Түбән Көек авылы

Чыганак: «Әтнә таңы» газетасы сайты (27.10.2018)

Категория: Табигать, тарих… | Өстәде: admin (06.11.2018)
Карап чыгулар: 700 | Рейтинг: 5.0/46
Эзләү
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[26.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр
[07.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз рәхмәт хаты белән бүләкләнде
[05.07.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унбер яшь тулды
[15.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
«Ел укытучысы – 2020» конкурсының муниципаль этабы узды
[22.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
«Яз» коллективы 1 нче дәрәҗә дипломант булды
[05.07.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка ун яшь тулды
[21.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[29.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Ш. Мәрҗани исемендәге республика укуларында катнашты
[27.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды
[03.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Тапкырлык» көнендә катнаштылар
[23.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды