Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 11:38
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Бүлекләр
Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9492
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Каталог статей


Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы
Түбән Көек урта мәктәбенең әйдәп баручы укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы (2002 ел) Югары Көек авылында яшәүче Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы география һәм хезмәт фәннәрен укытты. Педагогик стажы 39 ел. 1970 нче елдан башлап метео- һәм фенологик күзәтүләр алып бара. Безнең төбәк авылларының тарихын өйрәнә. Ул үзенең остазы итеп, туган ягының тарихын өйрәнү белән бергә, 1924 нче елдан бирле фенологик күзәтүләр дә алып барган укытучы Крупчатников Семен Ивановичны (Атамыш мәктәбендә укыткан) саный. Г.С. Нигъмәтҗанов үз күзәтүләрен системага салу буенча зур эш алып бара, кайбер кызыклы нәтиҗәләрен районда чыга торган «Әтнә таңы» газетасында да бастыра. Габдуллаҗан Сәлихҗан улы 2008 нче елның җәеннән лаеклы ялда. Сезгә район газетасында дөнья күргән кайбер мәкаләләрне тәкъдим итәбез.
 
 
 
 
 

Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы 2011 нче елда басылып чыккан «Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы географиясе» китабы авторларының берсе.   

Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улының дендрариесы (2015 нче елның 13 нче сентябре)

Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улының дендрариесы

Югары Көек авылында дендрарий

Тау астында чишмә бар. Исән вакытта чишмәне әти карап торды. Шушы чишмә янына, чишмәгә төшә торган сукмак буена, инешнең ике як ярына, янәшәдәге ерымга әйләнә-тирәгә ямь биреп торсын өчен агачлар утырта башладым. Тал, тополь ботаклары утыртып, әйләнәсен такталар белән каплап куйдым. Соңрак чишмә тирәсендә безнең якларда үсүче барлык төр агач һәм куакларны булдырдым. Лаеклы ялга чыккач агачларны инеш ярының басу кырыенда калган буш урыннарга да утырта башладым. Хәзер монда 60тан артык төрдәге агач үсә. Төрле төрдәге агачларның бер урында тупланып үскән урынны дендрарий диләр. Дендрарийда ылыслы агачлар (артыш, карагай һ.б.) яфраклы агачлар (элмә, зирек һ.б.), безнең якта очрамаучы агачлар (кедр, тиле нарат, тау нараты, каштан һ.б.) үсә. Имәнне, каштанны чикләвектән чәчеп үстерәм. Нарат элпәсен яз җир өстенә чәчәм, бер өлеше тишелеп чыга. Хәзер миңа агач утыртырга кошлар (миләш, шомырт, балан) һәм җил дә (клен, каен) булыша.
Дендрарийда 1974 нче елдан башлап утыртылган 6000нән артык агач үсә. Быел көз шуларга 220 нарат, 130 чыршы, 213 каен, 60 өрәңге, 87 каштан, 17 тополь, 6 карагай өстәлде. Посадка кырыйларына чыгып үскән үсентеләрне кәс белән бергә алып кайтам. Дендрарийга урман үсемлекләре күчереп утырттым. Дистәдән артык кырмыска оясы бар. Агачларга эленгән 80 сыерчык оясының һәрберсендә сыерчыклар бала чыгара. Дендрарийда дистәләгән төрдәге кош оялый. Урман-паркта авыл кешеләре ял итә, чишмәгә суга килә. Узган ел авыл мәчете ярдәме белән чишмәне яңартып эшләдек. Кукмара районында Вахитов исемендәге бик бай хуҗалык бар. Шуның җитәкчесе Президенттан авылда парк төзү өчен акча сораган. 10 миллион сум акча бирелгән. Шул акчага быел паркның нигезен салып куйганнар. Ә монда Югары Көек авылында әзер урман, парк-дендрарий. Кил дә ял ит.

Габдуллаҗан НИГЪМӘТҖАНОВ, Татарстанның атказанган укытучысы

Чыганак: "Әтнә таңы" газетасы | 15 нче декабрь, 2017 нче ел.

Категория: Табигать, тарих… | Өстәде: admin (26.11.2011)
Карап чыгулар: 2468 | Рейтинг: 5.0/527
Эзләү
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[26.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Корней Чуковскийның туган көне билгеләп үтелде
[30.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Татар теле буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[03.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте
[20.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда II урын алды
[30.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде
[01.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере эшен башлап җибәрде
[06.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[26.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара узды
[19.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[23.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфта «Профсоюз һәм без» темасына сыйныф сәгате уздырылды
[18.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз баскетбол ярышында кубок алды
[25.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныф укучылары онлайн-чарада катнаштылар
[23.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды