Сишәмбе, 16.04.2024, 11:48
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9466
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог

Бүген, 28 мартта, Татнетны үстерү фонды катнашында, Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең актлар залында «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасы үтте. Моннан ике атна элек, 14 мартта, бәйгегә нәтиҗәләр ясалган иде. Бүген исә, конкурсның гран-при ияләре һәм җиңүчеләре бүләкләү тантанасында үз иҗатлары белән таныштырдылар һәм берсеннән-берсе матур чыгышлар ясадылар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 94 | Өстәде: admin | Дата: 28.03.2024

Кичә, 24 нче мартта XXVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итү ачылды: https://vk.com/wall-143856908_22261.

Әдәби марафонда катнашучылар 58 әдәби әйдаман арасыннан үз әйдаманнарын сайлый һәм алар "канаты астында" 21 көн дәвамында Әдәби марафон проектында уңышлы катнаша алачаклар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 74 | Өстәде: admin | Дата: 25.03.2024

Бүген «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. 

Бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту. Бәйгедә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр яшь аралыгында мәктәпкәчә белем оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 107 | Өстәде: admin | Дата: 13.03.2024

Бүген, 2 нче мартта, Казан шәһәренең "Дворянское гнездо" ресторанында VII #ТәмлеМарафон финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде. Әлеге чара күренекле татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановның туган көне (28.02.1927) уңаеннан 1 атна дәвамында (21-27 февраль көннәрне) үткәрелгән иде. Араның ерак булуына карамастан, тантанада Башкортостан һәм Чувашия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән, Татарстанның ерак районнарыннан да финалистлар катнашты. Күп кенә катнашучыларның проектта гаиләләре белән катнашулары һәм тантанага гаиләләре белән килүләре дә быел матур күренеш иде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 116 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2024

Хөрмәтле аш-су осталары һәм татар милли ризыкларын хуш иткән интернет-кулланучылар!

Без бүген күренекле татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановның туган көне (28.02.1927) уңаеннан 1 атна дәвамында (21-27 февраль көннәрне) үткәрелгән VII #ТәмлеМарафон проектына нәтиҗәләр ясадык һәм финалистларны билгеләдек. 

Проектта катнашучылар саны артты - "Тәмле марафон"да катнашырга быел 90 кеше теләк белдерде һәм аларның күпчелеге финалга барып җитә алды. Узган (алтынчы) "Тәмле марафон" проектында башка төбәкләрдән нибары 2 генә кеше катнашкан булса, бу юлы башка төбәкләрдән катнашучылар саны 10 га җитте (5 төбәктән аш-су осталары катнашты).  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 127 | Өстәде: admin | Дата: 29.02.2024

16-17 февральдә Казанда «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә, Бөтендөнья татар конгрессы катнашында, «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Белем Академиясе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан үткәрелде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 147 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2024

Бүген Казан шәһәренең "Шәрык клубы" татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында Татнетны үстерү фондының XIX Попечительләр Советы утырышы үтте.

Утырышта Фондның химаячеләре - татар җәмгыяте, мәгариф, мәдәният, мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәләрендә җитди эшчәнлек алып барган дәүләт структуралары һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Утырышта Фондның башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин 2023 елда эшләнгән эшләр турында хисап тотты һәм попечительләр белән 14 пункт буенча киңәшләшеп 2024 елга планнарны раслады. Мәскәү һәм Санкт-Петербург вәкиллләре утырышта видеоконференцэлемтә форматында катнаштылар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 109 | Өстәде: admin | Дата: 06.02.2024

Әдәби марафон (#ӘдәбиМарафон) проектының яңа сезоны әдәби әйдаманлыкка гаризалар кабул итүдән башланды. Һәм, XXVI #ӘдәбиМарафон проектында катнашыр алдыннан, һәркем үзенә Әдәби әйдаман сайларга һәм аның командасына эләгү өчен үз әйдаманы белән элемтәгә керергә тиеш иде.

Әдәби марафонның 2024 ел сезонында әдәби әйдаман булырга 47 әдәби марафончы теләк белдерде. Әдәби әйдаман дип әдәби марафонда актив катнашучы, үзенең гаиләсен, якыннарын, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен әдәби марафонда катнашырга өндәүче, шул рәвешле, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү аша татар телен саклау һәм үстерүдә өлеш кертүче, ачык күңелле, максатчан, позитив фикер йөртүче, үзе артыннан башкаларны әйдәп барырга сәләтле, ныклы рухлы әдәби марафончы атала. Әдәби әйдаман булырга 14 яше тулган һәркем дәгъва кыла ала: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 110 | Өстәде: admin | Дата: 04.02.2024

Әдәби марафонның яңа сезоны яңа рекордлар белән башланып китте!

Яңа сезонның беренче генә марафоны булуга карамастан, XXVI #ӘдәбиМарафон проектында шактый зур үсеш күзәтелә.

Беренчедән, Соңгы елларда катнашучылар саны буенча әлеге марафонны катнашучылар саны арту белән билгеләп үтәргә була.

Икенчедән, Әдәби марафонга чит илләрдә яшәүче татарлар янәдән кушыла башлады. Төркиядән (Искешәһәр) катнашучы Гәрәева Айзирәк Наил кызын без чын күңелдән финалга узуы белән котлыйбыз һәм аның киләчәктә әдәби әйдаман дәрәҗәсенә күтәрелүен көтеп калабыз!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 91 | Өстәде: admin | Дата: 27.01.2024

Бу көннәрдә «Илһамият– Вдохновение» IX Халыкара конкурс-фестивале старт алды. 

Бәйгенең максаты - талантлы балаларны һәм яшүсмерләрне барлау, татар теле һәм Идел буе төбәгендә яшәгән халыкларның телләрен популярлаштыру, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне пропагандалау.

Бәйгене оештыруның беренче көннәреннән алып Татнетны үстерү фонды әлеге бәйгене танытуда һәм үстерүдә ярдәм итә.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 124 | Өстәде: admin | Дата: 24.01.2024

1 2 3 ... 20 21 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[28.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[08.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә катнашты
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез командасы 1 нче урын алды
[20.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Белем җәүһәрләре – 2017» VIII Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
[19.01.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре белән очрашу узды
[06.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[30.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[09.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Халыкара дуслар көне» узды
[15.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[01.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[25.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныф укучылары онлайн-чарада катнаштылар
[16.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар