Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Блог
Хөрмәтле дуслар! Татнетны үстерү фонды бүгеннән үзенең татар интернеты үсешен анализлау эшләрен янә торгызып җибәрә. Без бүген (25 нче апрельдә) актуаль булган LiveInternet статистикасын алдык һәм аны 2018 елгы статистика белән чагыштырдык.
Нәтиҗәләр бик кызыклы. LiveInternet'ның TOP-250 исемлегенә 2018 елда 22 татар сайты гына кергән булса, быел андый популяр татар сайтларының саны 34 кә җиткән (диаграммада бирелгән)! Ә ике телдә (татар һәм рус телләрендә) эшли торган сайтларның саны 54 тән 80 гә кадәр арткан! Димәк, шушы 2 ел эчендә яңа файдалы татар сайтлары булдырылган һәм алар үз кулланучыларын тапкан, дигән сүз. Әгәр министрлыкларның һәм башка күп кенә татар сайтларының LiveInternet счетчигы булса, әлеге исемлек әле тагын дистәләгән сайт белән тулыланыр иде.
...
Дәвамын укырга »
|
"Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасына (http://tat-i.net/tt) 2013 елның 27 мартында нигез салынган иде. Нәкъ менә шушы көнне Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Татнетны үстерү фондын Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәде.
...
Дәвамын укырга »
|
Проектның максатлары: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле китап укучылар һәм татар әдәбиятын яратучылар!
Хәтерләсәгез, 2019 елның 6 ноябре көнне без сезгә IX Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында катнашкан китап укучылар фикерен ирештергән идек: http://tat-i.net/tt/node/171.
Бүген исә сезнең игътибарга X #әдәбимарафон проектында катнашкан 1082 китап укучының фикерен хәбәр итәргә телибез. 21 нче февраль көнне үткәреләчәк #әдәбимарафон проекты финалистларын бүләкләү тантанасында марафончылар нәкъ менә әлеге шәхесләрне күрергә теләк белдерделәр. Ягъни, 1082 марафончыга (алар арасыннан 307 марафончы - 16 яшькә кадәр балалар!) "Финал тантанасында кайсы язучы яисә шагыйрьне күрергә телисез?" дигән сорау бирелде һәм бу сорауга бары тик өч кандидатураны гына тәкъдим итәргә ярый иде.
...
Дәвамын укырга »
|
X Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында катнашкан хөрмәтле китап укучылар һәм татар әдәбияты белән кызыксынучы дуслар!
"Әдәби марафон" онлайн-проекты 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көнендә үзенең беренче юбилей тантанасын үткәрәчәк. Әлеге тантанага татар әдәбиятын яраткан һәм татар телен ихтирам иткән 1100 гә якын финалист чакырулы. Әлеге финалистлар - 21 көн дәвамында үзләрендә яхшы гадәт - татар телендә китап/журналлар уку гадәтен тәрбияли алдылар һәм әлеге яхшы гамәлгә якыннарын һәм дусларын да чакырдылар.
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле дуслар! 1 гыйнвар көнне X (юбилей!) Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) башлана!
Бәйге турында тулырак мәгълүматны http://tat-i.net/tt/adabimarafon-10 адресы буенча күчеп укый аласыз.
Проектта катнашу өчен марафон башланыр алдыннан Татарстан Язучылар берлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменә (https://vk.com/yazuchilar) кушылырга һәм марафонның рәсми берләшмәсендә дә теркәлеп (https://vk.com/adabimarathon), беркетеп урнаштырылган игълан-яңалыкка комментарийларда "+" тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилияне һәм яшегезне, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны язып катнашырга теләк белдерергә кирәк.
...
Дәвамын укырга »
|
Татар әдәбияты, татар дөньясы белән кызыксынучы дуслар!
15 ноябрь көнне X Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе финалистларын тәбрикләү белән беррәттән Казанда IX #әдәбимарафон проекты финалистларын бүләкләү тантанасы да үткәреләчәк!
Тантананы оештыру уңаеннан 907 марафончыга "Финал тантанасында кайсы язучы яисә шагыйрьне күрергә телисез?" дигән сорау бирелде һәм бу сорауга бары тик өч кандидатураны гына тәкъдим итәргә ярый иде. Соңгы марафоннарда тантанага нәкъ менә китап укучылар иң күп сораган язучы һәм шагыйрьләрне чакыру гадәткә кереп китте. Гадәттә, әлеге мәгълүматны без үзебезнең эш өчен генә файдаланабыз. Әмма әлеге статистика күпләрне уйга салыр, язучылар һәм шагыйрьләрне китап укучылар белән ешрак аралашырга мәҗбүр итәр, дип санап, анкета нәтиҗәләре белән һәркемне дә таныштырырга булдык.
...
Дәвамын укырга »
|
IX Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында катнашкан хөрмәтле китап укучылар!
1 - 21 октябрь көннәрне өч атна дәвамында Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан интернет челтәрендә #әдәбимарафон проекты үткәрелде. 21 көн дәвамында кулга китап алырга, 21 көн дәвамында укыган китаплардан иң кызыклы һәм файдалы өзекләрне үзеңнең ВКонтакте яисә Инстаграмм аккаунтларында урнаштырып барырга кирәк иде. 900 гә якын кеше әлеге марафонның ахырына кадәр барып ирешә алды.
Проектны уңышлы үткән финалистлар 15 нче ноябрь көнне Казан шәһәре Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең "Академия" концертлар залына Казан шәһәре, Универсиада авылы, 35 адресы буенча чакырулы. Тантана 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.
...
Дәвамын укырга »
|
"Илһамият" дип исемләнгән халыкара бәйге-фестиваль быел 7-8 декабрь көннәрне үткәрелер, дип көтелә. Бәйгегә гаризалар кабул итү инде башланып китте.
Әлеге дәрәҗәле халыкара бәйгене оештыручылар рәтендә Татнетны үстерү фонды да бар. Ә Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин, бәйгенең жюри әгъзасы буларак, конкурсантларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын, чыгыш ясый алу сәләтләрен, сәнгатьле сөйләмне бәяләүдә катнашачак.
...
Дәвамын укырга »
|
Татнетны үстерү фондының директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы 2019 елның 22-25 октябренда үткәрелгән Россиякүләм "Лидеры НКО" бәйгесендә #әдәбимарафон поректы белән I урын яулады.
Конкурста катнашырга теләк белдереп бәйгенең оештыру комитетына барлыгы 85 гариза кабул ителгән. Финалга алар арасыннан барлыгы 30 конкурсант кына чакырылган. Ә биш кеше бәйгенең I дәрәҗә бүләгенә ия булдылар. Алар арасында Татнетны үстерү фондының директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы да бар.
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 10 11 12 13 14 ... 20 21 »
|
Календарь
« Апрель 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|