Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Блог
Татнетны үстерү фондының LiveInternet рейтингында булган татар сайтларына анализ ясауны 2015 елның сентябрь аеннан башлап көн саен алып барганын инде хәбәр иткән идек. Даими мәгълүмат җыя башлаган вакыттан алып төгәл бер ел узды, дияргә була. Тулы статистикага бер еллык күзәтү ясарга, яңа статистик ел башланыр алдыннан башлангыч күрсәткечләрне алыр вакыт.
Иң элек, гадәттәгечә, бүгенге көнгә татар сайтларының рейтингын билгелик. Бирелгән статистик киселеш 2015 елның 15 нче феврале өчен гадел. Анда LiveInternet рейтингында булган 25 татар телле яисә татар версияләре булган татар интернет-проектын кулланучылар саны (Казан өчен) һәм әлеге санның никадәр процент алып торуы күрсәтелгән.
...
Дәвамын укырга »
|
"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән файдалы татар сайтлары арасында үткәрелә торган дөньякүләм бәйге быел җиденче мәртәбә үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә һәркем - балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Моның өчен нибары татар телле (яисә татар версиясе булган) файдалы сайт авторы булырга гына кирәк.
...
Дәвамын укырга »
|
Көн саен ук булмаса да, атна саен интернет челтәрендә яңа татар сайтлары туып тора. Кайсыларыдыр үсә һәм ныгый, кайсыларыдыр бераз вакыттан юкка да чыга.
"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм татар сайтлары бәйгесе (konkurs.belem.ru) нәкъ менә файдалы татар сайтларын популярлаштыру, ныгыту, таныту максатыннан үткәрелә башлаган да иде инде. Быел бәйгегә инде 7 яшь тула. Җиде ел дәвамында бәйге ярдәме белән шактый татар сайтлары популярлашып китә алды. Укытучылар уңышлы гына аттестация якладылар һәм категорияләрен күтәрделәр, укучылар IT-өлкәсендә яхшы белгеч булып киттеләр, аларның күбесе әлеге юнәлештә югары уку йортларына керә алдылар, тематик ресурслы сайтларның трафиклары артты һәм рейтинглары ныгыды.
Бәйгегә бөтен дөнья татарлары катнаша ала. Узган елларда бәйгедә Татарстан
...
Дәвамын укырга »
|
11-24 май көннәрендә Татнетны үстерү фонды Белем.ру порталы кысаларында республикабызның 8-11 нче сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучы яшьләр арасында шагыйрьләр бәйгесен үткәрде. Бәйгенең шарты буенча яшь шагыйрьләр Белем.ру порталында яисә аның рәсми төркемендә мәктәпкә яисә укытучыларга багышланган үз шигырьләрен урнаштырырга тиешләр иде.
Әлеге бәйгедә Сәрбиназ Шәйхел исемле кулланучыбыз җиңеп чыкты. Аңа Татнетны үстерү фонды исеменнән ВКонтакте челтәрендә 100 тавыш (700 сумга тәңгәл) бүләк ителде, тапшыру өчен диплом әзерләнде. Ул гына да түгел, аның шигыре "Идел" журналында бастыру өчен тәкъдим ителде.
...
Дәвамын укырга »
|
"Яшь татнетчылар" татар сайтларын ясаучы балалар бәйгесе быел икенче мәртәбә үткәрелде. Ул Татнетны үстерү фонды һәм Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»се тарафыннан 2015 елда оештырылган иде. Быел бәйгене оештыручылар составына ТР «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы да кушылды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә үтте.
...
Дәвамын укырга »
|
«Яшь татнетчылар» республикакүләм интернет-проектлар бәйгесе Татнетны үстерү фонды, Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»се тарафыннан быел икенче мәртәбә оештырылды. Бәйгене оештыруга быел ТР «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы да кушылды.
Бәйге заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар балаларының санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую максатыннан оештырыла.
...
Дәвамын укырга »
|
Хөрмәтле яшь татар интернетчылары!
Уку елы тәмамланырга төгәл 2 атна вакыт калды. 25 май - традицион Соңгы кыңгырау бәйрәме үткәрелә. Кемнәрдер тагын бер сыйныф өскә күтәреләчәк, ә кемнәрдер олы юлга аяк басачак, ә кайберәүләр югары уку йортын тәмамлап эшкә урнашачаклар. Мәктәпкә, югары уку йортына, укытучыларга рәхмәт әйтеп яңа тормыш сукмагыннан атлап китәчәкләр.
Шушы уңайдан, Татнетны үстерү фонды Белем.ру порталы кысаларында республикабызның 8-11 нче сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучы яшьләр арасында шагыйрьләр бәйгесен үткәрә. Сездән мәктәпкә һәм укытучыларга рәхмәт белдереп үзегез язган татарча шигырьләрне көтеп калабыз. Аларны әлеге игълан астында (порталдагы яңалык белән ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркемдәге әлеге яңалык астында) урнаштыра
...
Дәвамын укырга »
|
2016 ел - татар дөньясы өчен күренекле, истәлекле даталарга бай ел. Әле февраль аенда гына татар халкы каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен (тууына 110 ел) билгеләп үткән иде. Апрель аенда исә татар дөньясы, бик зур чаралар үткәреп, күренекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.
Әлбәттә, әлеге чаралар интернет челтәрендә дә яктыртыла, булган мәгълүмат кайвакыт вирус тизлеге белән төрле татар сайтларында урын ала һәм күп кенә кулланучыларның игътибарын җәлеп итә. Еш кына андый вакытларда интернет челтәренең татар сегментында да яңадан-яңа интернет-проектлар дөнья күрә.
Габдулла Тукайның тууы белән бәйле чаралар һәм Габдулла Тукай шәхесе татар интернетына (Татнетка) ничек тәэсир итте соң? Татар интернетына игътибар никадәр артты? Габдулла Тукайның үзенә игътиба
...
Дәвамын укырга »
|
Кичә, 22 апрель көнне, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында шагыйрьнең тууына 130 ел тулуы уңаеннан күп кенә бәйрәм чаралары үткәрелде.
Бу көнне Кушлавычта үткәрелгән иң төп чара - "Әдәби җәүһәрләр" дип исемләнгән I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең финал туры булды. Әлеге бәйгенең беренче туры 2015 елның сентябрь аенда аның төп оештыручылары - Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге белән оештырылып башланып киткән иде. Бәйгенең финал туры ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе белән берлектә оештырылып үткәрелде.
Бәйгенең иганәчеләре:
|
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр, "Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесендә уңышлы катнашкан китап укучылар!
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең I туры тәмамланды һәм бәйгенең икенче этабында - финал турында гран-при өчен көрәшәчәк конкурсантлар билгеле булды.
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 14 15 16 17 18 ... 20 21 »
|
Календарь
« Апрель 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|