Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 09:21
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9491
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог

Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында "Илһамият" бәйгесе үткәрелде. Без Белем.ру порталында бу турыда кулланучыларыбызга бер ай элек игълан иткән идек.

Әлеге бәйгенең төп оештыручысы - Казан дәүләт мәдәният институты. Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырылды.

Бәйгедә катнашырга теләк белдереп йөздән артык гариза килгән булган. Бүген әлеге конкурсантлар университетның ике залын тутырып 4 номинациядә көч сынаштылар.

Әлбәттә, яшь зуррак булган саен укучыл ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 495 | Өстәде: admin | Дата: 11.04.2016

Татнетны үстерү фонды ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе белән берлектә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган, кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесен тәкъдим итә.

Бәйгедә гомуми белем учреждениеләре белән беррәттән өстәмә белем бирү учреждениеләре, сәнгать мәктәпләре, махсус (коррекцион) мәктәпләр дә (!) катнаша ала. Катнашучыларның эшләре 4 яшь категориясендә бәяләнәчәк:

  • мәктәпкәчә яшьтәге укучыларның эшләре (5-7 яшь);
  • башлангыч сыйныф укучыларның эшләре (7-10 яшь);
  • 5-8 нче сыйныф укучыларын ... Дәвамын укырга »
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 498 | Өстәде: admin | Дата: 15.03.2016

1946 елның 14 февралендә халыкка иң беренче мәртәбә реаль эшли торган электрон компьютерны тәкъдим иткәннәр. Әлеге компьютерның исеме – ENIAC I (Electrical Numerical Integrator And Calculator).

Димәк, быел февраль аенда компьютерның юбилее, аңа – 70 яшь, дигән сүз! ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 552 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2016

Татнетны үстерү фонды, 2013 елда нигез салынганнан бирле, инде өч ел дәвамында Татнеттагы сайтларны анализлап, аларның үсеш динамикасын күзәтеп тора, мәгълүматны үз базасында туплап алып бара. Мәгълүматлар елдан-ел арта, алар арасында күңелгә хуш килгән мәгълүмат та, күңелне төшергән мәгълүмат та бар.

Татар интернетында соңгы өч елда нинди мөһим вакыйгалар булган? Үсеш динамикасы нинди? Интернет челтәрендә татар сайтлары саны арта барамы, әллә кимиме? Әлеге аналитик мәкаләдә шушы сорауларга җавап биреп карарбыз. ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 632 | Өстәде: admin | Дата: 20.02.2016

Бүген, 15 февраль көнне, интернет челтәрендә VII Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе (konkurs.belem.ru) старт ала. Гаризаларны кабул итү төгәл 7 ай дәвамында барачак һәм 15 сентябрь көнне тәмамланачак. Бәйгегә нәтиҗәләр октябрь аенда ясала.

Бәйгедә татар сайтлары һәм татар версиясе булган сайтлар гына кабул ителә. Сайтлар файдалы булырга, татар кулланучылары өчен файдалы мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш.

Бәйгенең төп оештыручылары:

  • Татнетны үстерү фонды;
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;
  • ... Дәвамын укырга »
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 385 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2016

15 февраль көнне "Белем җәүһәрләре" VII Дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе старт ала. Әлеге көннән башлап бәйгенең рәсми сайтына http://konkurs.belem.ru адресы буенча кереп гариза тапшырырга мөмкин булачак.

Бәйге елдан-ел камилләшә. Быел да бәйгедә катнашучыларны зур яңалыклар көтә.

1. Бәйгенең номинацияләре үзгәртелде, хәзер "Белем җәүһәрләре" тагын да күбрәк татар интернетын колачлый ала. "Башлангыч белем - җәүһәр чаткылары" номинациясе белән "Белемле гаилә - нурлы җәүһәр" номинацияләре берләштерелде. Бәйгедә ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе өстәлде. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ал ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 574 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2016

2016 елның 22 гыйнвары көнне Татнетны үстерү фондының чираттагы Попечительләр советы утырышы үткәрелде.

Утырышка химаячеләр һәм аларның вәкаләтле вәкилләре 100% составта килделәр. Утырышны Попечительләр советы рәисе Илфир Якупов алып барды.

Иң беренче булып Фондның учредителе һәм башкаручы директоры Раил Гатауллин 2015 елда башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. Эшләгән эшләр шактый булып чыкты. ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 447 | Өстәде: admin | Дата: 28.01.2016

Хөрмәтле татар сайтлары авторлары һәм сайт ясарга теләге булган интернетчылар!

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе быел җиденче мәртәбә үткәреләчәк. Бәйге башлануга нибары 2-3 атна вакыт калып бара.

Ел саен без бәйгене камилләштерергә, яхшыртырга тырышабыз. Быел да бәйгене тагын бер баскыч югары күтәрергә исәбебез бар. Шул ук вакытта, бәйге белән кызыксынып барган, аның елдан-ел яхшыруын теләгән кулланучыларның фикерләрен дә исәпкә аласыбыз килә. Шуңа күрә дә, бәйгене башлар алдыннан, без сезнең белән киңәшләшергә, сездән фикер-тәкъдимнәр кабул итәргә булдык.

Бәйгедә быел нинди номинацияләр булуын телисез? Финалга эләкмәгән, әмма бәйгедә катнашкан кулланучыларга катнашу турында электрон сертифик ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 367 | Өстәде: admin | Дата: 19.01.2016

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Тантанага барлыгы 46 финалист, бәйгенең башка еллардагы җиңүчеләре, оештыручылар һәм иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары һәм укучылары, матбугат чаралары чакырулы иде. Камал театры инде өченче мәртәбә үзенең кече залында татар интернетчыларын шундый матур тантанага җыя. Быел, тантана башланыр алдыннан, театр артистлары татнетчыларга "Галиябану" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.

Тантана дипломантларны бүләкләүдән башланды. Җиңү яулауга бер генә адым калган сайтларның саны быел - 21:

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 480 | Өстәде: admin | Дата: 17.10.2015

Хөрмәтле дуслар, татар интернетчылары!

Әлеге шатлыклы хәбәрне, ниһаять, сезгә дә ирештерәбез! Бүләкләү тантанасы алдыннан, алдан ышандырганча, "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең яңартылган сайтын ачып җибәрәбез!

Сайтның дизайны гына үзгәреп калмады, функциональ яктан да аның мөмкинлекләре шактый артты. Алар турында әле алга таба яңадан язып чыгарбыз.

Ә әлегә якындагы зур шатлыклы матур вакыйга турында исегезгә төшерәбез!

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы быел 16 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында узачак.

... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 620 | Өстәде: admin | Дата: 14.10.2015

« 1 2 ... 15 16 17 18 19 20 21 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[20.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Белем җәүһәрләре – 2017» VIII Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
[13.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[16.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Психолог мәктәбебез укучылары белән тренинг уздырды
[07.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[18.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укучылар катнашында төрле чаралар үткәрелде
[26.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр
[25.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Әтнә таңы» газетасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
[25.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды
[14.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы «Сөмбелә – 2017» исеменә лаек булды
[26.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[10.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Хоккей фестивалендә катнаштылар
[18.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Казан арты – Әтнә төбәге» бәйгесендә катнаштылар
[11.03.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
5 нче сыйныф өчен мәктәп музеенда тәрбия сәгате үткәрелде