Җомга, 19.04.2024, 16:07
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9473
Статистика

Онлайн барлыгы: 4
Кунаклар: 4
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог

Бөек Ватан сугышның дәһшәтле өермәсе инде күптән узган. Күпме халык яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Ятим калган сабыйлар, тол хатыннар, гомерлеккә газизләрен югалткан аналар. Җимерек шәһәрләр, көлгә әверелгән авыллар, шартлаулардан тетелеп калган җирлекләр. Ләкин бу куркыныч көннәр турында хәтер картаймый һәм үлми.

9 май көнне «Белем радиосы» (https://radio.belem.ru/#/) радиотыңлаучыларны Бөек Җиңү көне белән котлап узды. Ихлас һәм җылы рәхмәт сүзләре, әлбәттә, безнең хөрмәтле ветераннарыбызга багышланган иде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 121 | Өстәде: admin | Дата: 13.05.2023

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан 28-30 апрель көннәрендә «ZAMAN» блогинг мәктәбе уздырылды.

Бу елны блогинг мәктәбендә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан кала, Башкортостан, Удмуртия Республикаларыннан; Әстерхан, Оренбург, Пенза, Самара, Ульян, Чиләбе өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Мәскәү шәһәреннән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашты.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 220 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2023

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән VII #Сәламәтиртә үзүсеш проектын башлыйбыз!

Проект 11-31 майда (21 көн дәвамында) үткәрелә.

Проект түбәндәгедән гыйбарәт. Һәр катнашучыга:
- иртән иртүк торырга,
- сәламәтлек өчен файдалы күнегүләр ясарга,
- йорт янында ачык һавада (стадионда, кырда, паркта, ...) җиңелчә йөгереп кайтырга,
- проектта катнашып сәламәт яшәү рәвешен алып баруыңны социаль челтәрләрдә популярлаштырырга кирәк.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 106 | Өстәде: admin | Дата: 04.05.2023

Татнетны  үстерү фонды, «Белем.ру» ҖЧҖ һәм «Радио Белем»-«Белем радиосы» интерет-радиосы белән берлектә уздырылучы «Мое перо»‒«Минем каләмем» Бөтенроссия иҗади бәйгесенә  нәтиҗә ясалды.

Бәйгене уздыруның төп максаты: балалар һәм яшүсмерләр арасында уку һәм әдәби иҗатны популярлаштыру, ике телдә әдәби әсәрләр язучы яшь авторларны илһамландырып, аларга үсәргә ярдәм күрсәтү. Бәйгедә 8–18 яшьтәге татар һәм рус телләрендә иҗат итүче конкурсантлар катнашты. Нәтиҗәләр яшь категорияләренә карап шигърият һәм проза өлкәләрендә ясалды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 116 | Өстәде: admin | Дата: 29.04.2023

«Белем радиосы» кастинг уздыра!

Катнашучылар: 14–20 яшьтәге укучы балалар һәм яшьләр.
Нинди һөнәр буенча: радио алып баручысы.
Вакыты: 20 апрельдән 22 майга кадәр.
Кастинг 2 этаптан узачак: дистанцион – 20 апрель–15 май;  финал – 20–21 май.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 102 | Өстәде: admin | Дата: 28.04.2023

Хөрмәтле китап сөюче дуслар!

2023 елның 1-21 апрель көннәрендә үткәрелгән XXIII #әдәбимарафон проектында катнашырга теләк белдереп 1200 гә якын гариза кабул ителгән иде.

Алдына максат куйган китап сөючеләрнең күбесе финалга барып җитте һәм ВКонтакте социаль челтәрен 22 меңгә якын файдалы һәм кызыклы әдәби әсәрләрдән һәм шигырьләрдән өзекләр белән баетты. Сезгә әлеге финалистларның исемлеген тәкъдим итәбез!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 110 | Өстәде: admin | Дата: 27.04.2023

24 апрель көнне «Белем радиосы» «Әкият» курчак театрында татар теленнән олимпиадада катнашучылар белән очрашу үткәрде. Олимпиадага Пенза, Киров, Омск, Төмән һәм башка төбәкләрдән килгән 430 укучы «Белем радиосы» белән якыннанрак танышты. «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры Гатауллин Р.М. тарафыннан радионың кыскача презентациясе уздырылды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 77 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2023

Хөрмәтле китап сөючеләр! Кичә, 18 апрель көнне, Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышы узды һәм анда республикабызның Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде. Шулар арасында безнең актив әдәби марафончыбыз - Гүзәл Ибраһим кызы Галләмова да бар! 

Бүгенге көндә Гүзәл Галләмова - публицистик язмалар тупланган "Ямьлисе иде тормышны" китабы, "Сәхнәле балачак", "Яшьнәтик әле яшьлекне!", "Канатлар куя сәхнә!", сценарийлар җыентыклары; "Ялгыз көймә", "Түз, йөрәк!", "Ызандашлар" әдәби әсәр басмалары авторы.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 94 | Өстәде: admin | Дата: 19.04.2023

Бүген, 17 апрель көнне, “Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры Гатауллин Р.М. җитәкчелегендә "Белем радиосы" (https://radio.belem.ru) командасы (Хисмәтова Л.К. – тапшыруларны эфирга чыгаручы редактор, Мансурова Р.Н. - программалар редакторы, Рәшитова Г.Р. - SMM-менеджер һәм тапшырулар алып баручы) Татарстан Республикасының Әлмәт һәм Сарман районнарында мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, журналистлар белән файдалы һәм нәтиҗәле очрашулар уздырды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 91 | Өстәде: admin | Дата: 18.04.2023

Бүген, 10 апрель көнне, «Белем Радиосы» (https://radio.belem.ru) командасы Мамадыш районының «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә кызыклы очрашу уздырды.

Әлеге очрашуда тагын кемнәр катнашты диярсез? Менә алар: "Ялкын" журналы, «Кәеф» блогерлар медиамәктәбе һәм ТР Язучылар берлеге.

Бүген балалар, «Белем радиосы» һәм «Кәеф» блогерлар медиамәктәбе белән якынрак таныштылар, каләм тибрәтүчеләргә шагыйрь һәм прозаик Марат Закир, шулай ук Раил Гатауллин киңәшләрен бирделәр.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 112 | Өстәде: admin | Дата: 10.04.2023

« 1 2 3 4 5 6 7 ... 20 21 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[06.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында III урын алдылар
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең 110 еллыгы билгеләп үтелде
[03.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеменнән район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[27.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
В нашей школе прошел семинар учителей русского языка и литературы
[07.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[14.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә кубок алды
[06.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелде
[19.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[07.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[12.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[08.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә кубок алды
[14.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы «Сөмбелә – 2017» исеменә лаек булды