Җомга, 26.04.2024, 02:02
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9493
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


16:52
"Белем җәүһәрләре - 2014" җиңүчеләрен бүләкләү тантанасыннан фоторепортаж

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе быел бишенче мәртәбә татар телендә ясалган иң файдалы сайтларны һәм аларның авторларын ачыклады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.

Тантанага финалистлар һәм бәйгене оештыручылар (Татнетны үстерү фонды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, "Белем.ру" ҖЧҖ ) белән бергә күп кенә татар шәхесләре, иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары, финалистларның җанатарлары һәм телевидение һәм матбугат чараларыннан корреспондентлар килгән иде.

Тантана Г.Камал театры артистлары сәламләве - Татарстанның атказанган артисты Илдус Габдрахманов һәм Алмаз Гәрәев башкаруында татар биюе белән башланып китте. Аннары тантананы алып баруны "Болгар радиосы"ның "Сау булыйк", "Йолдызлар кайтавазы" һәм "Чәкчәк-шоу" тапшыруларын алып баручы Айгөл Хәйруллина белән "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең яшьләр тапшыруларын алып баручы Рузәл Әхмәдиев үз кулларына алдылар.

Тантана котлау илә концерт тамашасы белән үрелеп барды. Иң беренче булып бәйгенең дипломантларын котладылар, аннары номинацияләр буенча II һәм III урын яулаган интернет-проект авторларын бүләкләү өчен сәхнәгә чакырдылар. Бары тик ахырда гына бәйгенең "Белем җәүһәре" исемен яулаган интернет-проект авторлары билгеле булды һәм гран-при - "Белем җәүһәре" исемен яулап, озак еллар буе аның дәрәҗәсен саклап килгән татнетчыларга "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеме бирелде.

Шунысын әйтергә кирәк, бәйгенең бүләкләре елдан-ел кыйммәтләнә бара һәм оештыручылар моны нәкъ шулай булырга тиеш дип саныйлар да! Быел бәйгедә I урын алган интернет-проект авторларына "PocketBook" электрон китаплары, ә "Җәүһәрләрнең җәүһәрләре"нә - ноутбуклар тапшырылды.

Сезне Татнетны файдалы татар интернет-проектлар белән баетучылар исемлеге белән таныштырып үтәсебез килә:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе

1. Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты (http://muslumtat.ru) I
2. Айгөл сайты (http://aigyl.jimdo.com) II
3. Мөгаллим язмалары. Фәрит Вафинның шәхси сайты (http://faritvafin.ru) II
4. Туган телем - татар теле (http://zagirova-gulnara.mugallim.com) III
5. Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты (http://raushania.ucoz.ru) Д
6. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәҗитова Айгөл сайты (http://mazitova-aygul.jimdo.com) Д
7. Мурзина Силүзә Нәҗип кызының шәхси сайты (http://abuzinlaes.wix.com/mat-msn) Д
8. “Дустым-китап” (http://kitap.ucoz.ru) Д

"Укучы - җәүһәр" номинациясе

1. "Тәнәфес" газетасы (http://tenefec.jimdo.com) I
2. Якты Күл (http://svetloeozero.ru) II
3. "Туган авылым минем - Аккүзем" (http://akkuzsait.jimdo.com) III
4. Хәзинә (http://tuganavilim.jimdo.com) Д
5. Иҗади бөреләр (http://poet-gumaz.jimdo.com) Д

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

1. Минем гимназиям (http://minem-gimnaziyam.jimdo.com) I
2. Энҗе бөртекләрем (http://enje-berteklerem.jimdo.com) II
3. Замалиева Фәридә сайты (http://zam-far.ucoz.ru) Д
4. Бәхетле балачак (http://kbalachak.jimdo.com) Д

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

1. Түбән Көек урта мәктәбе сайты (http://tkoek.ucoz.ru) I
2. "Илһам" газетасы (http://ilhamgazite.ru) II
3. "Классташлар" - Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбе блогы (http://iglaikino.ru) III
4. МБББУ "Сарман гимназиясе" сайты (http://sarmangimnazia.ucoz.ru) Д

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе

1. "Язмышмы, ялгышмы?" (http://yazmysh.ru) I
2. Татар мәдәнияте (http://tatarkulturasi.com) II
3. “Халкым минем” (http://khalkym-minem.ucoz.ru) III
4. Фәрит Гыйбатдинов - "Урмай авылы сайты" (http://urmai.ru) III
5. Моңлы курай (http://monlu-kuray.jimdo.com) Д
6. "Сәхнә көзгесе" республикакүләм милли балалар театр фестивале сайты (http://sehne.ru) Д
7. "Хәят" интернет әдәби журналы (http://khayat.ru) Д
8. Гыйлем (http://aktanysh.esy.es) Д

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе

1. Сабыем (http://sabyem.ru) I
2. Минем йорт (http://watan.su) II
3. Яшәү яме - гаиләдә (http://alfija.jimdo.com) III
4. Нәселем - горурлыгым (http://habibullinnar.jimdo.com) Д
5. Бәхет (http://baxet.jimdo.ru) Д

“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе

1. Балачак илендә (http://balachak-ilenda.ru) I
2. “Нигез ташым” (http://nigezem.ucoz.ru) II
3. Язучы Фоат Садриев сайты (http://f-sadriev.hostenko.com) III
4. Татар әдипләре порталы (http://adiplar.narod.ru) III

“Җәүһәрләрнең җәүһәре”

1. Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы (http://tarkhanova.ru) ҖҖ
2. Җәлилова Гөлназ Илсур кызы (http://muslumfolklor.narod.ru, http://gzalilova.narod.ru) ҖҖ
3. Шакиров Булат Мәхмүт улы (http://meshabash.ru) ҖҖ

Шунысын әйтергә кирәк, югары уку йортларында татар теленә карата мөнәсәбәт әле һаман да түбән дәрәҗәдә. Шул сәбәпле, "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә быел да катнашырдай сайтлар табылмады.

Тантананы тагын да яхшырак күзаллау өчен яңалыкка өстәп кулланучыларыбызга тантанадан фоторепортаж тәкъдим итәбез, ә бәйгедә җиңгән сайт авторларына эшләрендә куллану өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус карарын беркетәбез.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/69

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 715 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[16.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Табиблар әти-әниләр белән очраштылар
[06.03.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[19.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Район күләмендә «Аҗаган – 2021» хәрби-спорт уены узды
[21.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[01.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде
[25.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Олимпиада нәтиҗәләре
[29.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урынга лаек булды
[09.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Яңа Шимбер авылында һәйкәл ачылды
[02.06.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[15.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика атналыгы башланды
[15.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Мәктәп спорт клублары уеннарында катнашты
[07.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[08.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә кубок алды