Шимбә, 20.04.2024, 10:25
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9476
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


16:31
Җиңү көне алдыннан "Ул көннәрнең даны онытылмас" видеочыгышлар бәйгесе финалистлары билгеле булды

Без Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Белем.ру порталы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" ("Этих дней не смолкнет слава") дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесе үткәрүе турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге бәйгене үткәрү тәкъдиме белән Татнетны үстерү фондының Попечительләр советы утырышында (13.02.2015) Фондның попечительләр советы әгъзасы Мифтахов Фәрид Фәиз улы чыккан иде.

Бу тәкъдим бертавыштан хупланды, бәйгенең нигезләмәсе әзерләнде һәм март-апрель айларында бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан гаризалар кабул итү оештырылды. Электрон почта адресына һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы адресына барлыгы 41 видеоресурс килде.

Һәм менә бу көннәрдә әлеге хезмәтләр белән жюри әгъзалары танышып чыкты һәм бәя бирде:

  • Гатауллин Раил Мәүлет улы (Татнетны үстерү фонды)
  • Галләметдинова Рәмзия Дәүләт кызы (Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы),
  • Татарстанның атказанган артистлары Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы һәм Габдрахманов (Абрахманов) Илдус Илгизәр улы (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры).

Жюри әгъзалары тарафыннан финалга 19 проект тәкъдим ителде. Әлеге проект исемнәрен кулланучыларыбызга ирештерәбез.

  • Актаныш районы (МБОУ «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа») - Видеофильм. "Сугыш иртәсе";
  • Актаныш районы (МБОУ «Аккузовская основная общеобразовательная школа») - Видеофильм. "Хәтер йомгакларын сүткәндә";
  • Әлмәт районы (МБОУ "Нижнемактаминская средняя общеобразовательная школа №1") - "Без - Җәлил оныклары";
  • Әлмәт районы (МБОУ "Нижнемактаминская средняя общеобразовательная школа №1") - Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тапшыру “Рәхмәт Сезгә, Җиңүчеләр!”;
  • Апас районы (МБОУ "Кабы Коприйская ООШ") - Видеорассказ. "Этих дней не смолкнет слава";
  • Арча районы (МБОУ «Старочурилинская средняя общеобразовательная школа») - "Исемең калды моңлы бер җыр булып, Үзеңнән соң килгән буынга";
  • Арча районы (МБОУ "Арская средняя общеобразовательная школа №7") - «Сугыш шулай башланды…»;
  • Балтач районы (МБОУ "Кугунурская СОШ") - "Батыр биргән төбәк";
  • Балтач районы (МБОУ "Кугунурская СОШ") - Муса Җәлилнең “Ана  бәйрәме” шигыренә нигезләнгән әдәби-музыкаль композиция;
  • Балтач районы (МБОУ "Кугунурская СОШ") - "Сугыш чоры балалары" темасына эзтабарлар сборы;
  • Казан шәһәре (МАОУ «Средняя общеобразовательная школа №141 с углубленным изучением отдельных предметов») - Спектакль. «Их, Уфа кызлары»;
  • Яшел Үзән районы (ГБОУ для детей и сирот, оставшихся без попечения родителей "Нурлатский детский дом") - Видеосюжет. "Напутсвие ветеранов детям";
  • Яшел Үзән районы (ГБОУ для детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей «Нурлатский детский дом») - Театр теней "Вернисаж". "Дети войны";
  • Кукмара районы (МБОУ «СОШ д.Верхний Арбаш») - "Онытырга мөмкин түгел";
  • Кукмара районы (МБОУ «СОШ д.Верхний Арбаш») - Шигырь. «Бабамның медальләре”;
  • Лениногорск районы (МБОУ «Урмышлинская ООШ») - "Бабаларым эзеннән…";
  • Норлат районы (ГБС(К)ОУ для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья «Нурлатская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VIII вида») - Танец. "Озатып вокзаллар каршында";
  • Чувашия Республикасы, Батыр районы (МБОУ "Шыгырданская СОШ №1") - Театрализованное представление. "Не забыть нам этих дней";
  • Чувашия Республикасы, Батыр районы (МБОУ "Шыгырданская СОШ №1") - Инсценированная песня. "А закаты алые".

Финалистларны бүләкләү тантанасы 18 май көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында узачак. Тантана башлану вакыты - 11.00 сәг.

Без әлеге хезмәтләрнең авторларын чын күңелдән котлыйбыз һәм алардан 13 майга кадәр түбәндәге мәгълүматны көтеп калабыз (мәгълүматныbulgar-r@mail.ru адресына юлларга кирәк):

  • Тантанага барлыгы ничә кеше килә (ничә укучы, ничә укытучы, ничә ветеран).
  • Килә алган очракта ветеранның тулы ФИОсы, аңа ничә яшь булуы (мөһим дип саналган башка).
  • Кирәк булган очракта тантанада (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә) чыгыш ясый алу мөмкинлеге бармы? Нинди шартлар тәэмин итү кирәк?

Барлык кулланучыларыбызны Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу көне белән тәбрик итәбез! Әлеге Җиңү көнен алып килгән әби-бабайларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/83

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 357 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Май 2015  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[04.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
4 нче июнь көнне «Китап көне» узды
[10.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Хоккей фестивалендә катнаштылар
[26.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында кубок алды
[24.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында III урын яулады
[08.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[06.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унике ел тулды
[24.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең 8 нче сыйныфында ачык дәрес узды
[14.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[21.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[30.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[07.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[02.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәп ачылуга 10 ел тулу уңаеннан, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм укытучыларны очрашуга чакырабыз