Сишәмбе, 23.04.2024, 09:30
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9486
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


15:59
I Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесенең беренче җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

22 май көнне I Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесенең беренче җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге Бәйге Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан үткәрелде.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:

  • укучыларда Интернет челтәренең татар сегментын һәм Интернет челтәрендә татар телен файдалануга карата кызыксыну уяту;
  • заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар балаларының санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую.

Бәйгедә, Татарстан мәктәпләренең башлангыч һәм урта сыйныф укучылары (I-IX сыйныф укучылары) - гамәлдә булып эшләп килүче 27 сайт авторы катнашты.

Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, бәяләү критерийлары һәм принциплары буенча, беренче чиратта сайтлар татар телендә эшләнеп, татар телендә файдалы мәгълүматны үз эченә алырга тиеш иде.

Шулай ук, әлеге сайтларны бәяләгән вакытта, мәгълүмати технологияләр белән якыннан таныш булган компетенцияле татар теле белгечләре, мәгариф өлкәсе белән якыннан таныш һәм татар телен яхшы белгән мәгълүмати технологияләр өлкәсе специалистлары түбәндәге критерийлар һәм принципларга таянып эш йөрттеләр: дизайнны бәяләү – графиканың сыйфаты, шрифтлар һәм төсләрнең дөрес сайланышы, форматның уңышлы кулланылуы, сайт алдына куелган тематикага һәм аудиториягә туры килүе; эчтәлек (контент) һәм интерактивлык; функциональлек, технология ягыннан камиллек һәм әһәмиятлелек.

Нәтиҗәдә, заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле һәм үрнәк итеп куярлык 17 сайт авторы финалга чыкты.

Җиңүчеләр башлангыч һәм урта сыйныфлар арасында аерым билгеләнде.

Бәйгедә җиңгән урта (V-IX) сыйныф укучыларын Татнетны үстерү фонды һәм Җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы котлады, аларга диплом-грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды:

  • I дәрәҗә диплом: Фәррахов Габделгаффар – “Минем гимназиям” (minem-gimnaziyam.jimdo.com)
  • II дәрәҗә диплом: Гыйлмуллин Илназ – “Җиңү эзләре буйлап” (belpobeda.jimdo.com)
  • III дәрәҗә диплом: Әюпова Илүзә һәм 9б сыйныф укучылары – “Тәнәфес” (tenefec.jimdo.com)
  • III дәрәҗә диплом: Исхакова Алисә – “Алисә Исхакова сайты” (ishakova.ucoz.ru)
  • Грамота: Шәрифҗанова Айзирә – “Тузганак” (youngtalents.jimdo.com)
  • Грамота: Галләмова Айгизә – “Айгизә сайты” (aigizia.jimdo.com)
  • Грамота: Хисамова Ралина – “Туган авылым минем – Аккүзем” (akkuzsait.jimdo.com)
  • Грамота: Камалетдинов Альберт – “Иҗади бөреләр” (poet-gumaz.jimdo.com)
  • Грамота: Мәтҗанова Ләйсән – “Саулыгым – байлыгым” (moe-zdorovie.jimdo.com).

Башлангыч (I-IV) сыйныф укучыларын Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» директоры Әюпова Фирдүсә Фәнәвис кызы котлады, иң яшь татнетчыларга диплом-грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды:

  • I дәрәҗә диплом: Ризатдинова Мәрьям – “Татарстанның балалар театрлары” (tatarstankidtheatre.jimdo.com)
  • II дәрәҗә диплом: Шарафеев Айнур – “Алтын компьютер” (goldcomputer.jimdo.com)
  • III дәрәҗә диплом: Вәлиулина Азалия – “Дуслык” балалар бакчасы (dusluk-bakchasu.jimdo.com)
  • Грамота: Акмалетдинов Кәрим – “М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназия” (gymnasium2.jimdo.com)
  • Грамота: Фарваева Азалия – “Минем яраткан шөгыльләрем” (favoritehobby.jimdo.com)
  • Грамота: Зиганшин Газиз – “Спорт дөньясы” (worltsport.jimdo.com)
  • Грамота: Евграфова Камилә – “Татар халык мәкальләренә таянып” (tatar-mekellere.jimdo.com)
  • Грамота: Ханова Әдилә – “Безнең сыйныф” (hanovaedile.jimdo.com).

Татнетны үстерү фонды яшь татнетчыларны "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә (http://konkurs.belem.ru) көтеп кала.

ps: Тантанадан фото авторы: бәйгенең идея авторы һәм җитәкчесе Д.М. Мөхәмәдиева.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/86

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 449 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Май 2015  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[10.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Күлле Киме мәктәбендәге Сибгат Хәким музеенда булдылар
[26.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара узды
[19.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә I урын алды
[09.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз республика проектында катнаштылар
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Без бергә» фестивалендә 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар
[28.11.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[23.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[22.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә III урынга лаек булды
[05.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
5 нче июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, экологлар бәйрәме
[22.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз театраль фестивальдә катнаштылар
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Аҗаган–2018» хәрби-спорт уенында I урынны алдылар
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды