Чәршәмбе, 24.04.2024, 14:19
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9490
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:03
IX Дөньякүләм "Әдәби марафон" финалистларын тантанага чакырабыз!

IX Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында катнашкан хөрмәтле китап укучылар!

1 - 21 октябрь көннәрне өч атна дәвамында Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан интернет челтәрендә #әдәбимарафон проекты үткәрелде. 21 көн дәвамында кулга китап алырга, 21 көн дәвамында укыган китаплардан иң кызыклы һәм файдалы өзекләрне үзеңнең ВКонтакте яисә Инстаграмм аккаунтларында урнаштырып барырга кирәк иде. 900 гә якын кеше әлеге марафонның ахырына кадәр барып ирешә алды.

Проектны уңышлы үткән финалистлар 15 нче ноябрь көнне Казан шәһәре Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең "Академия" концертлар залына Казан шәһәре, Универсиада авылы, 35 адресы буенча чакырулы. Тантана 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк. 

Тантанада китап укучылар белән очрашуга танылган язучылар, шагыйрьләр, Г.Тукай премиясе лауреатлары, телевидение һәм матбугат чакырулы. Чара барышында автограф-сессияләр, танылган шәхесләр белән фотосессияләр оештырылачак, финалистларны сәхнәдә бүләкләү тантанасы үткәреләчәк. "Әдәби марафон" финалистларын бүләкләү белән беррәттән әлеге тантанада бу көнне X Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең финалистларын да бүләкләү оештырылачак.

IX Дөньякүләм "Әдәби марафон" финалистларын тантанага чакыру турындагы мәкаләнең дәвамы...

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/170

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 245 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/3
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2019  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Коллектив килешү имзаланды
[16.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[11.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[04.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Китап көне» узды
[28.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[12.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Россия көне билгеләп үтелде
[19.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә мәрхәмәтлелек атналыгы үтте
[08.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә катнашты
[09.08.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[21.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[30.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[16.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды