Шимбә, 14.02.2026, 07:46
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 11000
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:50
«Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә старт бирелде

Хөрмәтле шигърият яратучылар!

Бүген Татнетны үстерү фонды белән партнерлыкта «Алтын хыял» оештырган «Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә старт бирелә. Әлеге бәйге Россия төбәкләрендә яшәүче 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар арасында үткәрелә. 

Бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту.

Бәйгедә катнашу өчен:

* балаларның әти-әниләре яисә тәрбиячеләре/педагоглары татар телендә шигырь иҗат итәләр;
* балалар әлеге шигырьләрне ятлыйлар һәм аларның яттан сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре (3 минуттан артмаган) видеога яздырыла;
* әлеге видеолар Нигезләмәдә күрсәтелгән адрес буенча 28 нче февральгә кадәр оештыручыларның электрон почтасына җибәрелә, оргвзнос түләнелә.
* 3 нче марттан 14 нче мартка кадәр Жюри әгъзалары Бәйгегә килгән эшләрне бәялиләр һәм җиңүчеләрне билгелиләр.

Бүләкләү тантанасы 15 нче марттан 21 нче мартка кадәр арада Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең актлар залында үткәрелә.

Бәйге 2025 елның 20 нче гыйнварыннан 22 нче мартка кадәр үткәрелә, гаризалар 28 нче февральгә кадәр кабул ителә.

Кушымта: 
«Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе НИГЕЗЛӘМӘСЕ
Нигезләмәгә кушымта

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/732

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 110 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/36
Эзләү
Календарь
«  Гыйнвар 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Татнет сулышы
Материалов за текущий период нет.
Үткәндә калдылар
[05.08.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе шау чәчәккә күмелде
[18.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәяхәт итү көне» узды
[23.05.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Казан арты – Әтнә төбәге
[27.08.2025][2025/2026 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды
[11.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәчеләр күргәзмәләр эшләп куйды
[02.03.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Кызлар арасында чаңгы ярышы узды
[12.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбызга II дәрәҗә диплом тапшырылды
[21.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[04.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә технология атналыгы узды
[20.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз иҗади эшләр бәйгесендә II урын алды
[02.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[16.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез илнең генераль өмәсенә кушылды
[02.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тамчы–шоу» тапшыруында катнаштылар