Сишәмбе, 13.10.2026, 07:02
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 11091
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:41
Казанда IV Россиякүләм "Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр" конференциясе бара

Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының конференцияләр залында IV Россиякүләм "Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр" конференциясенең пленар утырышы үткәрелде (Фоторепортаж). Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан Халыкара туган тел көне уңаеннан мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләр проблемаларын тикшерү, чишелеш юлларын табу үткәрелә. 

Конференция программасы юнәлешләре: 

1. Хәзерге җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләр диалогы;
2. Интернет челтәрендә тел һәм сөйләм;
3. Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм коммуникация; 
4. Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр; 
5. Мәгълүмати һәм лингвистик иминлек проблемалары; 
6. Мәгълүмати җәмгыятьтә медиакультура һәм әдәбият; 
7. Шәхес һәм җәмгыятьнең виртуаль үзара хезмәттәшлегенең психологик аспектлары;
8. Заманча тәрҗемә итү проблематикасы.
9. Ясалма интеллект һәм җәмгыять.
10. Заманча контекстта Ватанны саклау (секция 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итүгә багышланган).

Иртәгә конференциядә катнашучылар секцияләрдә чыгышлар ясаячаклар.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/735

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 112 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/12
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[17.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдуллаҗан абый урманында булдылар
[07.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Кошлар безнең дусларыбыз» исемле викторина үткәрелде
[27.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп китапханәсендә күргәзмә эшләп куелды
[16.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде
[16.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көзге кросс – 2019» үткәрелде
[02.10.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика укытучыларының район семинары узды
[22.09.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыларыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[15.08.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итте
[23.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
[06.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 4 нче көн
[23.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча II урын алдылар