2025 елның 21 июнендә иртән Казан шәһәренең Горький паркында IX «#СәламәтИртә» проектының финалистларын бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге проект быел тугызынчы мәртәбә үткәрелде. Елдагыча проект 11-31 май көннәрендә үткәрелә, проект кысаларында иртән йокыдан торгач саф һавада паркта, стадионда яисә басу-кырда җиңелчә йөгереп кайтырга һәм үзеңдә шундый сәламәт яшәү рәвешен алып бару гадәтен формалаштыру сорала. Проектта быел да 100 дән артык кеше катнашырга теләк белдерде, аның күпчелеге финалга барып җитте (20-21 көн дәвамында катнашты).
Финал чарасы иң беренче булып гимнастикадан һәм бергәләшеп Горький паркында зур булмаган дистанцияне йөгереп үтүдән башланды. Ахырда чарага килгән һәр финалистка дипломнар, Татнетны үстерү фондыннан һәм аның партнерларыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Сәламәт иртә - 2025» проектының партнерлары:
«Шах Group» компаниясеннән – татлы пәхләвәләр,
«Сөембикә» журналыннан – һәр финалистка журнал,
«Сәхнә» журналыннан – 6 айга язылу,
«Акчарлак» газетасы – 3 төрле газетага берәр айга язылу,
«Казан утлары» журналы редакциясеннән – Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» китабы,
Гөлсинә Галимуллинадан – бию дәресенә сертификат,
«Массажлар» салоныннан – массажга сертификат,
Дизайнер Ләйсән Хаҗиевадан – сертификат,
Динә Мәннәповадан – алка-йөзекләр,
Резеда Аглиулловадан – алкалар,
Лилия Локмановадан – сертификат.
Финалистларны чын күңелдән котлыйбыз һәм проектның партнерларына олы рәхмәтебезне белдерәбез!
Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/741 |