Сишәмбе, 23.04.2024, 15:19
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9487
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


16:50
V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалистларын тәкъдим итәбез

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары, "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнашучы интернет-проектларның авторлары!

Бәйгене оештыру комитеты исеменнән сезне V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары белән таныштырабыз.

"Белем җәүһәрләре" файдалы татарча интернет-проектлары бәйгесе 2010 елдан башлап Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылып үткәрелеп килә. Төрле елларда бәйгедә дөньяның төрле почмакларында, Россиянең төрле регионнарында яшәүче һәм иҗат итүче сайт авторлары катнашты. Шулай да, бәйгедә катнашучыларның күпчелеге - Татарстаннан.

Быел бәйгедә катнашырга теләп барлыгы 63 гариза кабул ителде. Бәйгедә катнашучылар исемлегенә алар арасыннан 57 интернет-проект кабул ителде, нигезләмә таләпләренә туры килеп бетмәгән интернет-проектлар бәйгедә катнашу мөмкинлегенә ия була алмадылар. Сайтларны яхшыртып алар киләсе бәйгеләребездә катнаша алырлар дип ышанып калабыз.

Интернет-проектларны бәяләүдә быел 14 жюри әгъзасы һәм татнет эксперты катнашты. Алар бәйгенең финалына 38 интернет-проектны тәкъдим иттеләр.

Бәйгедә катнашкан иң актив татар интернетчылары Яр Чаллы шәһәрендә, Мөслим һәм Актаныш районнарында яшиләр. Шулай ук Казан шәһәре, Сарман, Лаеш, Арча, Норлат һәм Лениногорск районнары интернет-проект авторлары да бәйгебезнең финалына үттеләр. Тагын бер куанычлы хәбәр - Чувашия Республикасы Комсомольск районы Урмай авылы сайты да бәйгебезнең финалистлары арасында!

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе

  • Айгөл сайты
  • Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты
  • Мурзина Силүзә Нәҗип кызының шәхси сайты
  • Мөгаллим язмалары. Фәрит Вафинның шәхси сайты.
  • Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты
  • Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәҗитова Айгөл сайты
  • Туган телем - татар теле
  • “Дустым-китап”

"Укучы - җәүһәр" номинациясе

  • Хәзинә
  • Якты Күл
  • "Туган авылым минем - Аккүзем"
  • "Тәнәфес" газетасы
  • Иҗади бөреләр

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

  • Энҗе бөртекләрем
  • Минем гимназиям
  • Бәхетле балачак
  • Замалиева Фәридә сайты

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

  • "Классташлар" - Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбе блогы
  • Түбән Көек урта мәктәбе сайты
  • "Илһам" газетасы
  • МБББУ "Сарман гимназиясе" сайты

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе

  • Фәрит Гыйбатдинов - "Урмай авылы сайты"
  • "Язмышмы, ялгышмы?"
  • Татар мәдәнияте
  • “Халкым минем”
  • "Хәят" интернет әдәби журналы
  • "Сәхнә көзгесе" республикакүләм милли балалар театр фестивале сайты
  • Моңлы курай
  • Гыйлем

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе

  • Минем йорт
  • Сабыем
  • Нәселем - горурлыгым
  • Яшәү яме - гаиләдә
  • Бәхет

“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе

  • “Нигез ташым”
  • Балачак илендә
  • Татар әдипләре порталы
  • Язучы Фоат Садриев сайты

Хөрмәтле татнетчылар!

Татар телендә интернет-проектлар төзеп, аны күп еллар югары дәрәҗәдә матур итеп алып бару - хөрмәткә лаек! Шушы уңайдан без "Белем җәүһәре" исемен яулап, әлеге данны күп еллар югары дәрәҗәдә саклап килгән интернет-проектларның авторын аерым бүләкләүне кирәк дип таптык. Һәм быелдан башлап җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында рәсми рәвештә "Җәүһәрләрнең җәүһәрләре"н бүләкләү оештырылачак.

"Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеме - бәйгедә I урын алып, әлеге дәрәҗәне даими саклап тотучы интернет-проект авторларына (укытучыларга һәм укучыларга) бирелә. Быел андый дәрәҗәдә зур эш башкаручы өч укытучыбыз бар. Алар - Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы, Җәлилова Гөлназ Илсур кызы һәм Шакиров Булат Мәхмүт улы.

Бәйгенең финалистларын һәм Җәүһәрләрнең җәүһәрләрен 25 октябрь көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында көтеп калабыз. Тантана 10.00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/65

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 571 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/2
Эзләү
Календарь
«  Октябрь 2014  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[05.07.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унбер яшь тулды
[17.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызлы сәгать» уены узды
[25.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[05.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[15.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апаны туган көне белән котлыйбыз
[13.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Человек человечества славен на века
[05.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Математика буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды
[09.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Бер күрешү − бер гомер» исемле очрашу кичәсе узды
[24.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[01.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Тамчы-шоу» уенында катнаштылар
[19.01.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз онлайн очрашуда катнаштылар
[09.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз театр бәйгесенең җиңүчесе булдылар